Юрий Демидов (1938)

Татарстан АССР җирле сәнәгать министры (1985―1989)

Бу ТАССР министры турында мәкалә, полиция генерал-лейтенанты турында биредә укыгыз.

Юрий Демидов
Туган телдә исем Юрий Иванович Демидов
Туган 27 октябрь 1938(1938-10-27)
СССР, РСФСР, ТАССР, Лаеш районы , Урта Девятово
Үлгән 17 гыйнвар 2024(2024-01-17) (85 яшь)
РФ, ТР, Казан
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре укытучы, колхоз рәисе, райком секретаре, министр
Җефет Ида Александровна
Балалар кызы Светлана, улы Андрей
Ата-ана
  • Иван Герасимович (әти)
  • Лукерья Афанасьевна (әни)
Бүләк һәм премияләре «Хөрмәт Билгесе» ордены
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
«Фидакарь хезмәт өчен» медале«ТАССР төзелүгә 100 ел» медале — 2021ТР атказанган җиңел һәм тукыма сәнәгате хезмәткәре - 1998

Юрий Демидов, Юрий Иван улы Демидов (рус. Юрий Иванович Демидов, 1938 елның 27 октябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Лаеш районы, Урта Девятово2024 елның 17 гыйнвары, РФ, ТР, Казан) ― Татарстанның фирка-хуҗалык эшлеклесе, КПССның Югары Ослан райкомының беренче секретаре (1976―1985), ТАССРның җирле сәнәгать министры (1985―1989), «Татарместпром» акционерлык җәмгыяте президенты (1989 елдан). Татарстан Республикасының атказанган җиңел һәм тукыма сәнәгате хезмәткәре (1996) [1]. Югары Ослан районының мактаулы гражданы[2].

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1938 елның 27 октябрендә Татарстан АССР Лаеш районы Урта Девятово авылында күпбалалы (алты ир бала, ике кыз бала) гаиләдә туган [3]: Александр, Алексей, Фаина, Тамара, Николай (Мәскәүдә яши), Виктор һәм Анатолий (икесе дә вафат)[4].

Белеме үзгәртү

Читтән торып, Алабуга дәүләт педагогика институтын (1965, кызыл дипломга), КПСС Үзәк Комитеты каршындагы Югары партия мәктәбен (1976, кызыл дипломга) тәмамлаган[4].

Хезмәт юлы үзгәртү

Мәктәпне тәмамлаганнан соң һәм бер ел Лаеш районының Урта Девятово авылында клуб мөдире булып эшләгәннән соң (1956), район хәрби комиссариаты аша документларын Ленинград югары хәрби-диңгез училищесына җибәргән, әмма укырга кабул ителмәгән. Тын океан флотына хезмәт итәргә киткән. Запаска киткәнче, беренче статья старшинасы Демидовка теләсә кайсы хәрби уку йортында укырга тәкъдим итәләр. Ул шулай ук К. А. Тимирязев исемендәге Мәскәү авыл хуҗалыгы академиясенә мөрәҗәгать итә һәм анда кабул итү турында хәбәр ала. Ләкин Юрий туган ягы ― Лаеш районына кайтуны кирәк саный[4].

«25 Октябрь исемендәге» совхозның комсомол комитеты секретаре, партбюро секретаре һәм аннары (24 яшендә) «Комбайн» колхозы рәисе, район үзәгендә урнашкан зур «Ленин юлы» колхозы рәисе, 1968 елдан ― КПССның Лаеш район комитетының икенче секретаре, 1970 елдан ― Лаеш район башкарма комитеты рәисе ― болар барысы да Юрий Демидовның туган районындагы үсеш баскычлары[4].

1974―1976 елларда Мәскәүдә КПСС Үзәк Комитеты каршындагы Югары партия мәктәбен кызыл дипломга тәмамлаган.

1976―1985 елларда ― КПССның Югары Ослан район комитетының беренче секретаре. Әлеге вазыйфада ул район торак пунктларын газлаштыру һәм төзекләндерү, социаль өлкә объектларын төзү, юл челтәрен үстерү, авыл хуҗалыгы өчен кадрлар әзерләү белән шөгыльләнгән[5].

1985―1989 елларда ― ТАССРның җирле сәнәгате министры (кинәт вафат булган министр (1965―1985) Николай Хәлим улы Козлов (1924―1985) урынына куелган)[6]. Аның актив катнашында республика җирле сәнәгатен реформалаштыру буенча масштаблы эш алып барыла, яңа җитештерү куәтләре булдырыла, җитештерелгән продукция ассортименты киңәйтелә. Мәсәлән, Кукмарада ул вакытта яңа металл савыт-саба заводы төзелә, аның продукциясе хәзер дә бөтен Россиядә һәм аннан читтә билгеле[7][8]. Арчадагы фабрика[9], милли аяк киеменнән тыш, көндәлек аяк киеме дә чыгара башлаган булган[10].

1989 елдан лаеклы ялга чыкканчы җирле сәнәгать җитештерү берләшмәсенең генераль директоры һәм «Татарместпром» ААҖ генераль директоры булып эшләгән.

2024 елның 17 гыйнварында Казанда 85 яшендә инсульттан соң вафат булган. Лаеш районы Урта Девятово авылында җирләнә [11].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Гаиләсе үзгәртү

Каеп авылында өйләнгән. Хатыны Ида Александровна, РОНО инспекторы булып эшләгән. Кызлары Светлана, уллары Андрей. 1976 елда гаилә Югары Ослан районына, 1985 елда Казанга күченгән.

Моны да карагыз үзгәртү

  • Алексей Демидов (1952, бертуган энесе), Татарстан Хисап палатасы рәисе.
  • Виктор Демидов (1961, туганнан туганы), ТР буенча баш федераль инспектор.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. В Казани простились с экс-министром местной промышленности ТАССР Юрием Демидовым. Бизнес-Онлайн, 19.01.2024(рус.)
  2. 2,0 2,1 В наших сердцах: ушел из жизни Юрий Демидов. «Волжская новь», 18.01.2024(рус.)
  3. Николай Мышев. Демидов из династии Демидовых. Казанские ведомости, 19.10.2018(рус.)
  4. 4,0 4,1 4,2 4,3 Александр Простатов. Зов родной земли. «Республика Татарстан», 25.10.2018(рус.)
  5. «Юрий Демидов: штрихи к портрету». Верхнеуслонская Центральная районная библиотека
  6. 1989 елда ТАССР җирле сәнәгать министрлыгы бетерелгән
  7. Никита Перфильев (2017-09-15). На заводе Kukmara. Репортаж с производства знаменитой посуды из Татарстана. Электронный журнал «Техномод».. 2020-11-22 тикшерелгән.
  8. В Казани наградили производителей лучших товаров и услуг. Бизнес Online (2019-12-23). 2020-11-22 тикшерелгән.
  9. «Милли аяк киеме» ААҖ 2006 елда юкка чыккан
  10. Минпромторг РТ выражает соболезнования.(үле сылтама) Министерство промышленности и торговли Республики Татарстан
  11. ТАССРның элеккеге җирле сәнәгать министры Юрий Демидов вафат булган. «Татар-информ» МА, 19.01.2024
  12. Руководство Татарстана выразило соболезнования по случаю смерти Юрия Демидова. ИА «Татар-информ», 18.01.2024

Сылтамалар үзгәртү