Кукмара металл савыт-саба заводы

завод (Кукмара, Татарстан, Россия)

«Кукмара металл савыт-саба заводы» ААҖ ― Kukmara (рус. ОАО «Кукморский завод металлопосуды» ― Kukmara) ― Татарстанның Кукмара районы үзәге Кукмара шәһәрендә урнашкан сәнәгать предприятиесе. Районның бюджет барлыкка китерүче сәнәгать предприятиеләренең берсе. Районда сәнәгать продукциясе җитештерүнең ~51 % ы әлеге заводка туры килә[2]. Махсус өслек белән капланган металл савыт-саба җитештерү буенча махсуслашкан.

Кукмара
металл савыт-саба заводы
рус.  Кукморский завод металлопосуды
Kukmara
Элеккеге исемнәр
Кукмара бакыр эретү заводы
Төр
АҖ
Сәнәгать тармагы җиңел сәнәгать
Нигезләнгән 1950 ел
Штаб-фатир 422111 РФ, ТР, Кукмара районы, Кукмара шәһәре, Ленин ур., 154
Төп затлар
генераль директор Азат Ясәви улы Заһидуллин
Продукциясе
савыт-саба
Керем 1,7 млрд. сум (2018)[1]
Чиста керем
262,2 миллион сум (2018)
Хезмәткәрләр саны
891 (2018)[1]
Сайт kukmara.com

Тарих үзгәртү

 
Завод бинасы
Төп мәкалә: Туеш заводы
Төп мәкалә: Янсыбы заводы

Завод 1743 елдан бакыр эретү заводы буларак билгеле. 1730 елда Янсыбы инешендә Хлынов (хәзерге Киров) сәүдәгәре Иван Тряпицын бакыр заводы төзи башлый[3], ул үлеп киткәч, 1730 елда улы Дмитрий заводны Хлынов сәүдәгәре Григорий Вяземскийга сата. 1730 елда Янсыбы заводы төзелеп бетә һәм эшли башлый. 1734―1735 елларда заводка Сембер сәүдәгәре Глазов та өлешчә хуҗа булган. 1735 елның 27 ноябрендә Григорий белән аның улы Карп Вяземскийлар заводны Казанның аракы белән сәүдә итүче сәүдәгәре Семён Еремей улы Иноземцевка сата. Семён Еремей улы заводны күчерергә уйлый. 1738 елда ул заводның 1/4 өлешен туганы Пётрга сата. 1741 елда алар заводны Норма елгасы буенда Туеш авылы (хәзерге Кукмара) кешеләреннән арендага алган җирдә төзи башлый. 1743 елда сәүдәгәр С. Е. Иноземцевның Туеш–Кукмара заводы эшли башлаган[3]. Заводны булдыру өчен уңайлы шартлар булган: урман, 2 буа, гамәлдәге бакыр рудниклары. Завод 5 бакыр эретү миченнән торган. Завод елына 1600 потка кадәр бакыр җитештергән. Заводка беркетелгән крестьяннар башта 49 булып, XVIII гасыр азакларына 100 кешегә җитә. Аннары аларга ирекле кешеләр өстәлә. Завод 22 ел эчендә (1775 елдан соң) 50 мең поттан артык бакыр эреткән. 1773 елда Кукмара заводы Е. И. Пугачев гаскәрен сугыш кирәк-яраклары белән тәэмин иткән, шул сәбәпле патша хөкүмәте заводны яптырган. XIX гасыр башында мәгъдән генә чыгарылган, 1812 елда илгә мылтык ясау өчен металл кирәк булу сәбәпле, бакыр эретү яңадан торгызылган. 327 крепостной һәм 118 ялланган эшче эшләгән предприятие 1 400 поттан артык бакыр биргән. 1851 елда янып китү сәбәпле яшәүдән туктый. XVIII гасыр ахырында завод ширкәт итеп үзгәртеп корыла, ширкәт хуҗалары татар сәүдәгәрләре (Үтәмешевлар) дә була. XIX гасыр башында заводта 700 дән артык кеше эшләгән. Рудникта чимал беткәннән соң, ширкәт бөлгенлеккә төшә һәм үз эшчәнлеген туктата.

Яңа заман үзгәртү

1930 елда завод тимер ырмаулы арбалар эшләү, металл савыт-саба һәм йорт җиһазлары ясау белән шөгыльләнә башлый. 1940 елда кою цехы оештырыла. 1940―1945 елларда завод фронтка җибәрү өчен арбалар һәм чаналар җитештерә. 1950 елда алюминийдан савыт-саба җитештерү бүлеге ачыла, шушы ел хәзерге заводның ачылу елы булып исәпләнә. 1967 елда завод «Кукмара металл савыт-саба заводы» дигән исем ала.

Хәзерге заман үзгәртү

«Кукмара металл савыт-саба заводы» ААҖ РФ, БДБ, якын һәм ерак чит илләрдә, коеп ясалган алюминий савыт-саба, көюгә каршы торучы катламлы савыт-саба, туризм һәм ял өчен товарлар, икмәк пешерү формалары җитештерүче буларак билгеле.

Аурупада керамик һәм көюгә каршы торучы капламалар базары лидерларының берсе ― Weilburger Coatings GmbH (Алмания) компаниясе белән тыгыз хезмәттәшлектә, «Кукмара металл савыт-саба заводы» ААҖ керамик катламлы һәм көюгә каршы катламлы югары сыйфатлы аллюминий савыт-саба җитештерә.

Завод эшчәнлеге юнәлешләре үзгәртү

  • көюгә каршы каплам йөгертелгән савыт-саба
  • керамик өслекле савыт-саба
  • декоратив өслекле савыт-саба
  • алюминий савыт-саба
  • туризм һәм ял итү өчен товарлар
  • икмәк пешерү формалары [4]

Продукция үзгәртү

Бүгенге көндә җитештерелә торган продукциянең ассортиментында 600 төрдән артык әйбер-эшләнмә, яки 10 төрле линиядә югары сыйфатлы продукция җитештерелә: таба (классик һәм агач тоткалы), коймак табасы, таба-гриль, таба-сотейник, ләвәш табасы, WOK табасы, кәстрүлләр, чүмечләр, пылау өчен казан, поход товары (казан, өчаяк, мангал, шампур, учак), капкач-табалы казан, үрдәк пешерү савыты, пешерү формалары, кекс пешерү савыты, икмәк пешерү формалары һ. б.[5].

Җитештерелә торган барлык савыт-саба нигезендә ― кулдан кою методы белән махсус формаларга коелган калын корпус. Заводның үз технологияләре 6 мм калынлыктагы сыйфатлы савыт-саба алырга мөмкинлек биргән. Җитештерүдә кулланыла торган барлык продукция дәүләт органнары һәм заводның эчке контроль хезмәте тарафыннан сәламәтлек өчен куркынычсызлык нормаларына туры килү-килмәүгә җентекле даими контрольдә тотыла[6].

2016 елда, завод җитештергән продуктлар Россия базарында җитештерелгән алюминий әйберләренең 60 % тан артыгын тәшкил итә. 2017 елда заводта 800 кеше эшли. Заводның 2018 елда табышы 2,16 миллиард сум, чиста керем ― 262,2 миллион сум. Компания иң яхшы 100 "Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре" исемлегенә керә[7][8][9][10].

Әдәбият үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 ОАО «Кукморский завод Металлопосуды». заводы.рф(рус.)
  2. Район турында. Сәнәгать җитештерүе. 2021 елның 8 сентябрь көнендә архивланган. Кукмара районы рәсми сайты
  3. 3,0 3,1 Валиев, 2013
  4. Кукморский завод металлопосуды(рус.)
  5. Декларация о соответствии АО «Кукморский завод металлопосуды» на 2020―2023 гг.
  6. Полный каталог посуды «KUKMARA»
  7. ОАО Кукморский завод металлопосуды. Реальное время (2020-09-25). әлеге чыганактан 2021-01-15 архивланды. 2020-11-22 тикшерелгән.
  8. Kukmara показал сокращение прибыли на 12% при росте выручки до 2 млрд рублей. Реальное время (2019-05-31). әлеге чыганактан 2021-08-04 архивланды. 2020-11-22 тикшерелгән.
  9. Никита Перфильев (2017-09-15). На заводе Kukmara. Репортаж с производства знаменитой посуды из Татарстана. Электронный журнал «Техномод».. 2020-11-22 тикшерелгән.
  10. В Казани наградили производителей лучших товаров и услуг. Бизнес Online (2019-12-23). 2020-11-22 тикшерелгән.