Янсыбы заводы
Янсыбы (Анцуб) бакыр эретү заводы (шулай ук Тряпицын яки Кукмара заводы) — Урта Кама буенда урнашкан кечкенә металлургия заводы, 1728 - 1743 елларда эшләп килгән.[1][2]
Янсыбы заводы | |
Тармак | төсле металлургия[d] |
---|---|
Нигезләнү датасы | 1728 |
Нигезләүче | Тряпицын[d] |
Дәүләт | Россия империясе |
Штаб-фатирының урнашуы | Россия империясе |
Тәмамла(н)у вакыты | 1743 |
Җитештерә | бакыр |
Гамәлдән чыгу датасы | 1743 |
Тарихы
үзгәртүЗаводка И.В. Тряпицын һәм аның улы Д.И. Тряпицын тарафыннан 1728 елда нигез салына. 1732 елда И.В. Тряпицынның тол хатыны заводны Г.М. Вяземскийга һәм аның улы К.Г. Вяземскийга сата. 1735 елның 27 ноябрендә завод 1100 сумга Вяземскийлардан Казан сәүдәгәр С. Е. Иноземцев тарафыннан (1736 елдан — Казан бургомистры) сатып алына. 1738 елдан башлап заводның ¼ өлешен Семен Еремеевичның абыйсы, Петр Еремеевич Иноземцев җитәкли.[3][4]
Заводның төрле чыганакларда географик урнашуы турындагы версияләр аерылып тора. В.де Геннин «Урал һәм Себер заводлары тасвирламалары»нда (1735) Анцуб заводын Нократ губернасында тип тасвирлый. «Россия. Безнең Ватаныбызның тулы географик тасвирламасы» китабында Тряпицыннар заводы Нократ губернасына кертелгән.[5] Анцуб (Янцоб) заводы Татарстанның Кукмара районының хәзерге Янсыбы авылы янында, Норманың сул як кушылдыгында урнашкан дигән версия дә бар.[6][7][8] Бу версия Туеш елгасында, Нократ кушылдыгы янында, Малмыждан 50 км көньяк-көнчыгышка таба, Анцуб заводыннан 5 чакрым ераклыкта урнашкан Туеш бакыр эретү заводының Анцуб заводыннан 5 чакрым ераклыкта урнашуын раслый. Башка мәгълүматлар буенча, завод Пермь губернасында Анцубский инеше тамагында, Тулвага койган урында, Осадан көньякка урнашкан булган.[1][9].
Завод җиһазлары 2 бакыр эретү миченнән (1 гармахер горн), руда яндыру миченнән һәм ярдәмче цехлардан торган. Рудна җирле Янсыбы (заводтан 1 чакрым ераклыкта), Зиновьевский (4 чакрым), Каракаус (25 чакрым), Кетецкий (15 чакрым), Кукмара (2 чакрым) рудникларыннан китерелгән. Заводта нигездә ирекле эшчеләр эшлиәгән.
1728 елда 100, 1730 елда 180 пот бакыр, 1833-34 елларда завод эшләмичә торган, 1735 елда — 201, 1737 елда — 1047, 1741 елда — 1337, 1742 елда — 457, 1743 елда 203 пот бакыр җитешетерелгән. Завод штык бакыры, шулай ук савыт-саба һәм кыңыгыраулар җитештергән. Продукция җирле базарларда сатыла. 1737 елда бакыр партиясе В.Н. Татищевның шәхси заказы буенча әзерләнә, ә 1740 елда 500 пот бакыр Петербург адмиралтействосының «Императрица Анна» исемендәге 110 пушка корабына җибәрелә.
Заводны чимал белән тәэмин итү өчен С.Е. Иноземцев Берг-директориумнан Иков рудникларыннан файдалануга рөхсәт алырга маташса да, килеп чыкмаган. Рудникларның тулысынча бетүе сәбәпле, Анцуб заводы 1743 елның 1 июлендә туктатыла, җиһазлар шул ук елның 16 сентябрендә Туеш заводына күчерелә. Шул вакыт эчендә Анцуб заводында 6873 пот (110 тонна) бакыр чыгарылган.[1][2]
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 1,2 Анцубский (Тряпицынский, Кукморский) медеплавильный завод / Корепанов Н. С., Гаврилов Д. В. // Металлургические заводы Урала XVII—XX вв.: Энциклопедия / глав. ред. В. В. Алексеев. — Екатеринбург : Издательство «Академкнига», 2001. — С. 34. — 536 с. — 1000 экз. — ISBN 5-93472-057-0.
- ↑ 2,0 2,1 Кулбахтин Н. М. Анцубский завод // Башкирская энциклопедия / гл. ред. М. А. Ильгамов. — Уфа : ГАУН «Башкирская энциклопедия», 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-306-8.
- ↑ Неклюдов, 2013
- ↑ Павленко, 1962
- ↑ Горнозаводская промышленность // Россия. Полное географическое описание нашего отечества / под ред. В. П. Семёнова-Тян-Шанского и под общ. руководством П. П. Семёнова-Тян-Шанского и В. И. Ламанского. — СПб. : Издание А. Ф. Девриена, 1914. — Т. 5. Урал и Приуралье. — С. 305. — 669 с.
- ↑ Анцубский завод на портале Ураловед
- ↑ Ногманов А. И. {{{башлык}}}(рус.) : журнал. — ГБУ «Институт истории имени Шигабутдина Марджани Академии наук Республики Татарстан». — Т. 2. — № 1. — С. 177—189. — ISSN 2587-9286.
- ↑ Гунько А. А.. Медные выработки у села Жилой Рудник // Пещеры: Сборник научных трудов / Максимович Н. Г.. — Пермь : Естественнонаучный институт Пермского государственного национального исследовательского университета, 2014. — Вып. 37. — С. 77. — 294 с. — 200 экз. — ISBN 978-5-7944-2460-7.
- ↑ Тиунов В. Ф. Промышленное развитие Западного Урала: Историко-экономический очерк. — Молотов: Молотовское книжное издательство, 1954. — Т. 1. — С. 29. — 208 с. — 5000 экз.
Әдәбият
үзгәртү- Авторы-составители: Е. Г. Неклюдов, Е. Ю. Рукосуев, Е. А. Курлаев, В. П. Микитюк. Предприниматели Урала XVII — начала XX в. Справочник. Выпуск 1. Уральские горнозаводчики / отв. ред. Г. Е. Корнилов. — Екатеринбург: УрО РАН, 2013. — 128 с. — 500 экз. — ISBN 978-5-7691-2353-5.
- Павленко Н. И. История металлургии в России XVIII века: Заводы и заводовладельцы / отв. ред. А. А. Новосельский. — М.: Изд-во АН СССР, 1962. — 566 с. — 2000 экз.