Николай Иванович Демидов (1933 елның 8 апреле, Урта Девятово, Лаеш районы, Татарстан АССР, ССРБ2021 елның 6 октябре, Мәскәү, Россия) — совет һәм Россия дәүләт эшлеклесе, эчке хезмәт генерал-лейтенанты (1984). ТАССР Эчке эшләр министры (1978—1983), ССРБ Эчке эшләр министры урынбасары.

Николай Демидов
Туган 8 апрель 1933(1933-04-08)
Урта Девятово, Лаеш районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Үлгән 6 октябрь 2021(2021-10-06) (88 яшь)
Мәскәү, Россия
Ватандашлыгы  Россия
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре сәясәтче, министр, укытучы
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Балалар Виктор Демидов һәм Юрий Демидов
Хәрби дәрәҗә генерал-лейтенант

 Николай Демидов Викиҗыентыкта

Тормыш юлы үзгәртү

Николай Демидов 1933 елның 8 апрелендә Татарстан АССРның Лаеш районы Урта Девятово авылында крестьян гаиләсендә туа. Әтисе — Иван Герасимович, әнисе — Лукерья Ивановна. Гаиләдә сигез бала — алты ул һәм ике кыз була[1]. Николай уллары арасында олысы була[2].

Лаеш урта мәктәбен тәмамлап, 1950 елда хәрби-диңгез училищесына укырга керү өчен имтиханнар тапшыра һәм кабул ителә, әмма тиздән, 18 яше тулмаган буларак төшереп калдырыла[3]. Өйгә кайткач, 17 яшендә Чырпы авылының җидееллык мәктәбендә рус теле укытучысы булып эшли башлый, шулай ук анда комсорг булып сайлана. 1951 елда Казан юридик институтына (хәзер Казан дәүләт университетының юридик факультеты) укырга керә.

Партия эшчәнлеге үзгәртү

Белем алганнан соң, партия-дәүләт эшенә җибәрелә. 1956 елда Алабуга район прокуратурасы прокуроры ярдәмчесе итеп билгеләнә. 1958 елда СБКФга керә[4]. 1958—1960 елларда ВЛКСМның Алабуга район комитеты секретаре, ә 1960—1962 елларда — ВЛКСМ Алабуга район комитетының беренче секретаре булып эшли. 1962 елда СБКФның Алабуга шәһәр комитеты инструкторы һәм бер үк вакытта Татарстан АССР территориаль-җитештерү колхоз-совхоз идарәсе парторгы була. 1958—1967 елларда берничә тапкыр Алабуга хезмәт ияләре депутатларының район советы депутаты итеп сайлана.

1967—1971 елларда Түбән Кама район башкарма комитеты рәисе вазыйфасын башкара, шулай ук Түбән Кама хезмәт ияләре депутатларының шәһәр советы депутаты булып эшли. 1971 елда СБКФның Татарстан өлкә комитеты пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире итеп билгеләнә. 1971—1985 елларда VIII, IX һәм X чакырылыш ТАССР Югары Советы депутаты итеп сайлана.

Эчке эшләр органнарында үзгәртү

1978 елның 27 мартында ССРБ ЭЭМ боерыгы белән бер үк вакытта эчке хезмәт полковнигы махсус исеме белән Татарстан АССР Эчке эшләр министры вазыйфасына билгеләнә. 1980 елның 31 октябрендә Демидов эчке хезмәт генерал-майорына кадәр күтәрелә.

1983 елның 5 октябрендә ССРБ ЭЭМ урынбасары — ССРБ ЭЭМ социалистик милек урлауга каршы көрәш идарәсе башлыгы итеп билгеләнә. 1984 елның 29 октябрендә Демидов эчке хезмәт генерал-лейтенанты исемен ала. 1985 елда Демидов ССРБ ЭЭМ Фәнни-техник советы җитәкчесе итеп билгеләнә, шулай ук барлык оператив баш идарәләрнең кураторы була[5].

1986 елның май-июнь айларында Демидов Чернобыль атом электростанциясендә булган һәлакәт нәтиҗәләрен бетерү белән шөгыльләнүче ЭЭМ оператив штабын җитәкли.

1991 елның 30 сентябрендә ССРБ Эчке эшләр министрлыгының квалификация күтәрү бөтенсоюз институты башлыгы вазыйфасын башкара. 1994 елның 1 ноябрендә Россия ЭЭМ академиясе башлыгы, эчке эшләр органнарының баш уку-укыту һәм фәнни учреждениесе башлыгы итеп билгеләнә.

1997 елның 5 ноябрендә Демидов эчке эшләр органнарыннан сәламәтлек торышы буенча эштән азат ителә. 1997 елда Россия Табигый фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы итеп сайлана.

2021 елның 6 октябрендә Мәскәүдә вафат була[6].

Бүләкләр үзгәртү

Шәхси тормыш үзгәртү

Хатыны — Елизавета Ильинична, тарих фәннәре кандидаты, доцент. Ике улы булган[9]:

  • Юрий (1963), Дәүләт Думасының куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору комитеты аппараты җитәкчесе;
  • Виктор (1961), Татарстан Республикасы Конституция суды рәисе (2004—2014), Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор.

Хәтер үзгәртү

  • 2023 елның 7 апрелендә Казанда Николай Демидов яшәгән йорт диварында истәлек тактасы ачылган.[10]
  • Николай Демидовның улы профессор, полиция генерал-лейтенанты Юрий Демидов әтисе турында истәлекләр китабы язган. Китапка Николай Демидовның дуслары һәм хезмәттәшләре истәлекләре, төрле еллардагы фотолар кертелгән. Әлеге китап 2023 елның 13 апрелендә Мәскәүдә Россия Эчке эшләр министрлыгы Академиясендә узган түгәрәк өстәлдә тәкъдим ителгән. [11]
  • 2023Казанның Идел буе районындагы урамга исеме бирелгән. [12][13]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Александр Простатов (25 октября 2018). Зов родной земли. Газета «Республика Татарстан». 7 октября 2021 тикшерелгән.
  2. Равиль Ахметшин вручил медаль в честь 100-летия ТАССР генерал-лейтенанту Николаю Демидову. Полномочное представительство Республики Татарстан в Российской Федерации (17 декабря 2020). әлеге чыганактан 2021-10-08 архивланды. 7 октября 2021 тикшерелгән.
  3. Ольга Иванычева (9 августа 2018). Николай Демидов: Елабуга мне даже снится. Казанские ведомости (гәҗит). 8 октября 2021 тикшерелгән.
  4. Демидов Николай Иванович. Некролог. Газета «Республика Татарстан» (6 октября 2021). 7 октября 2021 тикшерелгән.
  5. Шамиль Мулаянов (8 апреля 2003). Слово о наставнике. Газета «Республика Татарстан». 8 октября 2021 тикшерелгән.
  6. Скончался экс-глава МВД ТАССР генерал Николай Демидов. Бизнес Online (6 октября 2021). 7 октября 2021 тикшерелгән.
  7. Признание заслуг. Газета «Республика Татарстан» (7 апреля 2018). 8 октября 2021 тикшерелгән.
  8. Елена Миронова (5 июня 2008). Назиф Мириханов вручил государственную награду РТ генералу Николаю Демидову. Татар-информ. 8 октября 2021 тикшерелгән.
  9. Алёна Чернова (3 июня 2020). Из династии Демидовых. Газета «Республика Татарстан». 7 октября 2021 тикшерелгән.
  10. Рөстәм Миңнеханов Казанда Николай Демидовка истәлек тактасы ачты. Татар-информ, 7.04.2023
  11. В Москве презентовали книгу об экс-замглавы МВД СССР и главе МВД ТАССР Демидове. Татар-информ, 13.04.2023
  12. Пять новых улиц в Советском и Приволжском районах Казани получили названия. Татар-информ, 27.07.2023
  13. №28 (709) от 27 июля 2023 года - Сборник документов Официальный портал Казани

Сылтамалар үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү