Нократ республикасы

Нократ вече республикасы (рус. Вятская вечевая республика) — Урта гасырлар заманында Нократ җирендә идарә итү формасы.

Вятка вече республикасы
Вятская вечевая республика

XII гасыр — 1489



Башкала Вятка
Дин праваслау дине, мәҗүси (фин-угырларда)

Тарих үзгәртү

Беренче рус күчеп килүчеләр Нократ төбгенә XII гасырның азагында — XIII гасырның башында күренә башлый. Аңарчы Нократ бассейнында чирмешләр (көнбатыш өлешендә), арлар (көнчыгыш өлешендә), коми (төньяк өлешендә) яшәгән. Аларны кысрыклап, руслар Никулицын, Котельнич, Колын (Хлынов) шәһрләрен төзетәләр. Монгол-татар ябырылуыннан соң күчеп килүчеләр ташкыны тагын да арта. XIV гасырның икенче яртысында Колын Нократ җиренең үзәге булып киткән.

1378 елдан — сүздәл-Түбән Новгород кенәзе Дминтрий Константиновичның биләмәсе (формаль рәвештә). Аның үлеменнән соң кенәзлектә үзара сугыш башлана. Сугыш нәтиҗәсендә Түбән Новгород кензәлеге аның энесенә, Борис Константиновичка, Сүздәл кенәзлеге һәм Нократ җире — аның улларныа (Семён һәм Василийга) күчкән. Семён һәм Василий үлгәч, Мәскәү кенәзе Василий I аны Мәскәү кенәзлегенә куша.

Василий I үлеменнән соң, Галич һәм Мәскәү группировкалары низагында Нократ җире галичлыларны яклый. Галичлыларның җиңелүдән соң хакимият җирле аксөякләргә күчә. 1455—1457 елларда Колында агач кирмән төзелә.

1457 елда Василий II Колынга яу белән бара, ләин ул уңышсыз булып чыкты. 1458 елда Колын татарлар тарфыннан уңышлы яулап алына һәм Нократ җире белән килешү төзелә.[1]

1471 елның язын нократлылар Иван IIIның Новгород явында катншалар, ә җәен Олы Урданың башкаласы Сарай-әл-Җәдидкә ябырылган һәм аны талап бетергән.

1485 елда нократлылар Иван IIIның Казан явында катншуыннан катгый рәвештә баш тартканнар.[2] Җавап итеп, ул Колынга гаскәр җибәрә, ләкин ул шәһәрне ала алмаган. Өстәвенә, шәһәрдән Мәскәү калгае куып чыгарылган.

1486—1488 елларда нократлылар Бөек Устюгка һәм башка Мәскәү олысларына уңышлы яу оештырганнар.

1489 елның җәен Иван III Нократка 64 меңле гаскәр җибәрә. Орлов һәм Котельничны яулап алып, август уртасында гаскәр Колынга барып җитә. Нократлылар бирелергә мәҗбүр булалар. Җитәкчеләрне җәзалап үтерәләр, Мәскәү патшасына тугрылыкка ант иттерәләр.

1490 елда үз хакимиятен ныгыту өчен, Иван III Нократ җирле аксөякләрне башка төбәкләргә (Боровск, Алексин, Кременец, Дмитров) сөрә. Нократ җире Россия составына тәмам кертелә.

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү