Киров җәмигъ мәчете

ислам гыйбадәтханәсе (Киров, Киров өлкәсе, Россия)

Киров җәмигъ мәчете (рус. Соборная мечеть г. Киров) ― Киров өлкәсе административ үзәге Киров шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (җәмигъ мәчете). 1909 елда төзелгән. ҮДН составындагы Киров өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәтенә (Вятка мөфтияте) керүче Киров шәһәре мөселман җәмгыяте (мәхәллә) карамагында. Имам-хатыйбы (2016 елның 16 маеннан) ― мөфти Зөфәр Шәйдулла улы Галиуллин.[1][2]

Мәчет
Киров җәмигъ мәчете
рус. Соборная мечеть г. Киров
Ил Россия
шәһәр 610000
Киров өлкәсе,
Киров, Беренче Май районы, Хезмәт ур., 4
Дин Ислам
Мәхәллә Киров өлкәсе МТДН
Киров шәһәре мәхәлләсе 
Кайсы дини агымга карый хәнәфи
Бина төре манарасы түбәсендә урнашкан мәчет
Беренче телгә алу 1906
Нигезләнгән 1906
Төзелеш еллары 19061909 еллар
Төп даталар:
1906 (гариза язу)
1907 (проект раслану)
1909 (манарга ярымай куелу)
1917 (мәчет тартып алыну)
1996 (беренче каты кире кайтарылу)
2000 (бина кире кайтарылу)
2013 (манара торгызылу)
Халәте гамәлдә
Сайт Рәсми сайт

Җәмигъ мәчете ― шәһәр формалаштыру объекты, гамәлдәге мәдәни мәйданчыкларның берсе.[3] Мәчетнең манарасы совет елларында янгында җимерелә, 2013 елның 7 июлендә торгызыла.

Мәчет бинасында Киров өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте урнашкан.

  Тышкы рәсемнәр
  Мәчет фасады фоторәсемнәре.
  Тышкы рәсемнәр
  Мәчет тарихы буенча фоторәсемнәр.
 
Мәчетнең архитектор М. В. Дружинин төзегән проекты
 
Мәчетне ремонтлау өчен Киров проектлау оешмасы төзегән проект

XX гасыр башы архив мәгълүматларына караганда, Вятка шәһәрендә (хәзер ― Киров) мөселман җәмгыяте Җәмигъ мәчете төзелгәнче үк яшәгән, ләкин җәмгыять буларак ул теркәлмәгән, җәмгыятьнең мәчете, ягъни гыйбадәт кылу өчен аерым урыны, булмаган. XX гасыр башында Вятка губернасында якынча 125 мең мөселман яшәгән. [4]

1905 елның 17 апрелендә император Николай II «Дини түземлелек башлангычын ныгыту турында указ»га(рус.) кул куйганнан соң, шәһәр мөселманнары мәчет төзү турында гариза яза башлыйлар. [5] Моның өчен ышанычлы затлар итеп Казан губернасы Цивиль өязе крестьяннары М. В. Сәмитов һәм Х. Әюпов сайлана.

1906 елның 30 апрелендә мөселман-йорт хуҗаларының гомуми җыелышы уза, анда 76 йорт хуҗасының 61 е катнаша, җыелыш Вятка шәһәрендә мәчет салырга карар кыла, мәчетне төзүне һәм соңыннан тотуны (имамнар штатын да кертеп) мөселманнар үз хисабына һәм иганәләр хисабына алып барырга сүз бирә. Мәчет мәхәлләсенә барлыгы 318 ир-ат кергән. Ырынбур мөселман диния нәзарәте (хәзерге вакытта ― Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте) бу карарны хуплаган.

16 июньдә Вятка губерна идарәсе, Ырынбур мөселман Диния нәзарәте ризалыгын исәпкә алып, Вятка шәһәрендә мәчет төзергә рөхсәт бирә. 17 июньдә бу карар Император Указы белән рәсмиләштерелә һәм 20 июньдә яңа төзелгән мәхәлләнең ышанычлы кешеләренә хәбәр ителә. Башта агач мәчет төзү күздә тотыла, ләкин 1907 елның июнендә мөселманнар Вятка губерна идарәсеннән таш мәчет төзергә рөхсәт итүне сорыйлар.

1907 елның 5 июнендә губернатор мәчетнең ике катлы бинасын һәм манарасын үз эченә алган яңа проектын раслый. Мәчетнең проекты Вятка губерна архитекторы Василий Михайлович Дружининның (1840—1900) улы Михаил Васильевич Дружинин тарафыннан башкарылган. [6]

Мәчет һәм аның каршында мәктәп төзелеше җыелган иганәләргә алып барыла (акчаны мөселманнар гына түгел, башка диннәр вәкилләре дә бирә). Мәчет төзелешенә 9826 сум акча тотылган, бина нигездә тәмамланган. Барлык иганәләрнең өчтән берен – 3450 сумны Карино́да (татарлар арасында Нократ буларак билгеле) яшәүче С. Деветьяров шәхсән үзе керткән, «Шәфигуллиннар Сәүдә йорты» 500 сум биргән.

1908 елның 11 октябрендә мәчет мөселманнар өчен гыйбадәт кылу өчен ачыла. 1909 елның 6 сентябрендә Вятка шәһәрендә беренче мөселман мәчете манарасына ярымай куела. «Вятская речь» газетасы 1910 елның 14 гыйнварында «шәһәр мәчете төзелешенә тагын 1000 сумга якын акча кирәклеге» турында хәбәр итә.

Мәчет 38нче кварталда Раздерихин урамында (хәзерге вакытта ― Хезмәт урамы, 4нче йорт) төзелә. Ике катлы бина мич ягып җылытылган һәм электр белән яктыртылган. Мәчет бинасында шулай ук башлангыч мөселман мәктәбе урнашкан булган. Имам-хатыйб булып Габдрахман Бәдретдин улы Кәримов тора. Ул Иж-Бубый мәдрәсәсендә (Вятка губернасы Сарапул өязе Әгерҗе волоосте Иж-Бубый авылындагы мәдрәсә) 12 еллык курсны тәмамлаган һәм Ырынбур мөселман диния нәзарәтеннән «имам-хатыйб» һәм «мөдәррис» вазыйфасына таныклык алган. Мәчет имамы вазыйфасында Вятка губерна идарәсе тарафыннан 1909 елның 11 сентябрендә раслана.[7]

1910 елның 28 октябрендә Вятка шәһәре мөселманнары җәмгыяте мәчет эшләре буенча попечительлек рәисе итеп 35 яшьлек Казан сәүдәгәре Габдулла Йосыф улы Госмановны, попечительлек әгъзалары итеп ― Вятка мещаны 53 яшьлек Нәҗметдин Сәлитовны һәм Казан губернасы Цивиль өязе крестьяны 60 яшьлек Мөхәммәт Вәлитовны сайлый. Шул рәвешчә, җәмгыятьнең барлык катлам вәкилләре дә җәмгыять эшләрендә катнашкан.

«1911 елга Вятка өязе мөселманнары турында статистик мәгълүматлар» буенча, Вятка өязендә мәчеттә урнашкан бер мәктәп була. Мөселман мәктәбендә 39 укучы: 18 малай һәм 21 кыз укыган. Кызларга мулланың башлангыч мөселман белеме булган хатыны белем биргән. Мәктәптә катгый дини фәннәр генә укытылган, рус теле укытылмаган. [8]

1917 елгы революциядән соң мәчет бинасы мөселманнардан дәүләт файдасына алынган. 1930-еллар башына кадәр мөселманнарга, бинаны арендага алып торып, гыйбадәт кылырга рөхсәт ителә. Аннары мәхәллә кешеләренә мәчеткә керү тыела.

Совет хакимияте елларында мәчет бинасында төрле дәүләт учреждениеләре (соңгысы ― геологик разведка) урнаша һәм фатирларга бүленә. 1928 елгы янгын вакытында манарасы яна һәм яңартылмый.

1996 елда мөселманнарга мәчетнең беренче катын алырга рөхсәт ителә.[9] 2000 елның 21 августында мәчет бинасы тулысынча Киров шәһәре мөселман җәмгыяте милкенә күчә. Бина мөселманнарга хакимият тарафыннан коточкыч тузган хәлдә кире кайтарылган (совет чорында бинада бер тапкыр да ремонт үткәрелмәгән). Бина тапшырылганнан башлап, мәхәллә кешеләре иганәләренә мәчет бинасын тиешле тәртипкә китерү буенча ремонт эшләре бара. Катлар арасындагы тузган агач каплаулар тулысынча алыштырыла, мәхәллә кешеләренә уңайлы булсын өчен, ике янкорма төзелә, агач баскыч металл арматура нигезле бетон баскыч белән алыштырыла, шулай ук суүткәргеч һәм мәчетнең җылыту системасы да алыштырыла. [10]

Торгызылган манараның тантаналы ачылышы 2013 елның 7 июлендә булган. [11]

Мәчетнең ике каты бар. Бина төньяк-көньяк күчәре буенча урнашкан. Югарыдан карасаң, бина Т-формасына ия; мәчетнең урамга чыгучы фасадында чыгынтылар-ризалитлар бар. Көньяктан бинаның төп өлешенә михрабның бишкырлы чыгынтысы кушыла.

Бина кирпечтән төзелгән. Өч яруслы яктылыкка ия. Өске ярус түгәрәк нишаларга урнаштырылган түгәрәк тәрәзәләрдән төзелгән. Икенче яктылык ярусы тәрәзә йөзлекләренең ярымбоҗра рәвешендә төгәлләнүе белән хәл ителгән. Декоратив элементларның түгәрәк һәм балдак формалары архитектор В. М. Дружинин иҗатына аеруча хас. Мәчет бинасы архитектурасы һәм декорацияле чишелешендә катгыйлык һәм төгәллек күзәтелә. Төп фасадның тәрәзә йөзлекләренең үзенчәлекле бизәлеше ― икенче катның ике дәрәҗәсендәге тәрәзәләрне берләштерүче ачык сигезлек (8) формасында. Шулай итеп, гади, ләкин бик экспрессив детальләр аша архитектор яктылык тәэсире, бинаның тышкы экзотик кыяфәте барлыкка килүга ирешә. Бу, һичшиксез, М. В. Дружининның зур таланты турында сөйли.[12]

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Местная Мусульманская Религиозная Организация (Махалля) Города Кирова Кировской области
  2. Муфтий Кировской области Зуфар Галиуллин. ЦДУМ России
  3. Соборная мечеть г. Кирова. Киров ― Zoon.ru(рус.)
  4. Магометанская мечеть. Пешком по Вятке(рус.)
  5. Мечеть в Вятке. arch-heritage.livejournal.com(рус.)
  6. Мечеть в Вятке. Архитектурное наследие, LiveJournal(рус.)
  7. «Статистические сведения о мусульманах Вятского уезда» на 1911 год
  8. «Сведения о мусульманских школах», представляемые инспектором народных училищ директору народных училищ Вятской губернии»
  9. Открытие минарета. (ГТРК Вятка) – YouTube, 3:18
  10. История строительства Вятской соборной мечети(рус.)
  11. Ю. С. Путрик. Соборная мечеть в Кирове. Культура.РФ, 29.12.2014(рус.)
  12. Соборная мечеть г.Киров. ЦДУМ России(рус.)

Әдәбият

үзгәртү
  • Энциклопедия земли Вятской / отв. В. Ситников. - ГИПП «Вятка», 1996. - Т. 5 - Архитектура.- 385 с.

Сылтамалар

үзгәртү