Киров өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте
Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте составындагы Киров өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте белән бутамагыз
Киров өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте | |
ЦРО ДУМ Кировской области | |
Баш-фатир: | |
---|---|
Оешма төре: |
үзәкләшкән дини оешма |
Рәсми теле: | |
Җитәкчеләр | |
Рәис |
Нияз хәзрәт Кашапов |
ЦРО ДУМ КО |
Киров өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте (рус. Духовное управление мусульман Кировской области, ЦРО ДУМ Кировской области) ― Киров өлкәсе мөселманнарының Россия мөфтиләр шурасы составындагы үзәкләшкән дини оешмасы. Нократ Аланы һәм Малмыж районнарында урнашкан берничә җирле мөселман дини оешмасын (мәхәллә) берләштерә.
Диния нәзарәте рәисе (2012 елдан) – Нияз Шамил улы Кашапов.
Тарих
үзгәртүКиров өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәтенә караучы мөселман җәмгыятьләренең күп өлеше Нократ Аланы һәм Малмыж районнарында халык саны буенча татарлар өстенлек иткән авылларда һәм бистәдә урнашкан.
2012 елга кадәр Киров өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәтен Рифнур хәзрәт Закиров җитәкләгән (Малмыж районы Әҗем авылы мәчете имамы). 2012 елдан рәис – Нияз Шамил улы Кашапов (1982 елгы).
2012 елда Диния нәзарәте составында 8 җирле мөселман җәмгыяте була:
- Әҗем авылы мөселманнарының җирле дини оешмасы,
- Рожки авылы мөселманнарының җирле дини оешмасы ,
- Татар Югары Конбашы авылы мөселманнарының җирле дини оешмасы ,
- Иске Йөрек авылы мөселманнарының җирле дини оешмасы ,
- Яңа Йөрек авылы мөселманнарының җирле дини оешмасы ,
- Савали авылы мөселманнарының җирле дини оешмасы,
- Салкын Чишмә авылы мөселманнарының җирле дини оешмасы,
- Яңа Смәел авылы мөселманнарының җирле дини оешмасы .
Югарыда санап үтелгән барлык мөселман җәмгыятьләрендә мәчетләр булган, әмма аларның барысына да ремонт һәм реконструкция кирәк булган. Биналар заманча техник һәм санитар таләпләргә дә, мәхәллә кешеләренең санына да туры килми. Рожки һәм Әҗем авылларында мәчетләрдә манаралар булмый (Әҗем мәчетендә манара һәм ярымай 2021 елның 17 июлендә урнаштырыла[1]). Балалар өчен ислам нигезләре буенча даими дәресләр бары тик Салкын Чишмә, Яңа Смәел авылы мәчетләрендә, шулай ук Иске Йөрек һәм Яңа Йөрек авылларында үткәрелгән.[2]
2022 елда Диния нәзарәте составында – 9 мөселман җәмгыяте:
- Нократ Аланы районының Кызыл Алан шәһәр тибындагы бистәсе мөселманнарының җирле дини оешмасы кушылган.
- Диния нәзарәте канаты астында шулай ук Малмыж районы Иске Тушка, Никольское, Актүбә авыллары һәм Нократ Аланы районының Сасмак авыллары мөселманнарының дини төркемнәре эшли.
Барлык җәмгыятьләрдә дә квалификацияле имамнар һәм укытучылар алып бара торган өлкәннәр һәм балалар өчен ислам нигезләре буенча даими дәресләр оештырылган. Һәр мәчет һәм һәр җирле дини җәмгыятьтә өлкәннәр һәм балалар өчен мәктәпләр эшли, ислам нигезләре буенча дәресләр үткәрелә.[2]
2021 елдан Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте ярдәме белән «Вәгазь» газетасы яңадан нәшер ителә (мөхәррир Фирүзә ханым Кашапова). [3]
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Аджимская мечеть обрела минарет. 2022 елның 7 декабрь көнендә архивланган. Духовное управление мусульман Кировской области
- ↑ 2,0 2,1 Нина Зотова. Двойной юбилей Нияза Кашапова - председателя ЦРО ДУМ Кировской области. Сайт Мусульмане России, 28.04.2022(рус.)
- ↑ Увидел свет ноябрьский номер газеты "Вәгазь", издаваемый Духовным управлением мусульман Кировской области при поддержке ДУМ РФ
Сылтамалар
үзгәртү- ЦРО ДУМ КО официальный сайт 2022 елның 7 декабрь көнендә архивланган.
- Нина Зотова. Двойной юбилей Нияза Кашапова - председателя ЦРО ДУМ Кировской области. Сайт Мусульмане России, 28.04.2022(рус.)
- ЦРО ДУМ Кировской области. ВКонтакте