Киров өлкәсе татарлары

Киров өлкәсе татарлары - Русияның Киров өлкәсендә яшәүче татарлар.

Татарларның күпчелеге Киров шәһәрендә (4455), Нократ Аланы (8669), Сосновка, Малмыж, Красная Поляна (4300) һәм Көлмез (2000) бистәләрендә яши.

Нократ Аланы районының Иске Пенәгәр (1234), Урта Шөн (1021), Түбән Шөн (816), Сасмак (520), Ямул (321) авыллары, Малмыж районының Иске Йөрек (797), Яңа Смәел (582), Таң (433) авыллары зур татар авылларыннан санала.

Моннан тыш, татарлар Малмыж районының рус авыллары Калинино (1165), Рожки (381), Әҗем (364), Константиновкада (320) яши.

Нократ Аланы һәм Малмыж районының зур авылларында мәдәният йортларында үзешчән иҗат коллективлары эшли. 15 елдан артык “Кояш”, “Идел” вокал ансамбльләре уңышлы эшләп килә. Яңа гына “Мирас” ансамбле оештырылган.

2011 елның 26 октябрендәКиров өлкәсе татарларының төбәк милли-мәдәни мохтарияте” булдырыла. Аның составына Нократ Аланы, Кирово-Чепецк, Көлмез, Малмыж районнары җирле милли-мәдәни мохтариятләре һәм төбәк “Яшьлек” иҗтимагый оешмасы керә.

Кировта дини оешма буларак 32 мәхәллә эшли. “Нократ мөфтияте” төбәк мөселманнары Диния нәзарәте эшләп килә.

Татар телендә 1506 экземплярда “Дуслык” газеты чыгарыла. Газета бюджет һәм татар эшмәкәрләре хисабына нәшер ителә.

Малмыж һәм Нократ Аланы районнарында 6 татар мәктәбе эшли, ике мәктәптә татар теле предмет буларак укытыла.

Татарлар өлеше үзгәртү


* Милләтне әйтмәгән кешеләрне исәпләмичә

Шулай ук карагыз үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү