Сарыкылыч (рус. Саров) — Россия шәһәре, Түбән Новгород өлкәсенең халык саны буенча дүртенче каласы. Ябык административ-территориаль берәмлек, Россия Федерациясенең фән шәһәре.

Сарыкылыч
Халык саны 95 388 (1 гыйнвар 2018), 93 357 (1 гыйнвар 2021, демографик баланс) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 1691 Edit this on Wikidata
Сәгать поясы UTC+03:00
Кардәш шәһәрләр Яңа Афон, Лос-Аламос, Сергиев Посад[1] һәм Северск
География
Ил Россия
Мәйдан 232 км²
ДДӨБ 160 метр Edit this on Wikidata
Координатлар 54°56'тн, 43°19'кнч
Почта индексы 607181, 607188, 607189, 607190 Edit this on Wikidata
Телефон коды 83130 Edit this on Wikidata
Карта
Саров ирләр кәшишханәсенең каланчасы. Совет елларында телевизия манарасы буларак файдаланылды.

Халык саны — 93 357 кеше (2021).[2]

Тарих һәм чынбарлык үзгәртү

XIV гасыр башында Алтын Урдадан килгән һәм җирле татарлар тарафыннан биредә Сарыкылыч ныгытмасы нигезләнгән; 1389 елдан соң кальга бушап калган[3]. Тагын да борынгырак чорда биредә мордва һәм мишәрләр яшәгән.

XVII гасырның ахырында Саров пустыне барлыкка килә, ә 1708 елда Саров кәшишханәсе нигезләнә. Православ диненең Серафим Саровский буларак танылган изгесе, гавамда Прохор Машнин (яки Мошнин, 1754-1833), шул кәшишханәдә монах булган, соңрак аерым бер урында, урман эчендә яшәгән.

Саров шәһәренең Россия империясе, Рус православ чиркәве тарихында һәм патшалары язмышында да эзләре калган.

Чит ил һәм Россия фәнни даирәләрендә, 1825 елда Россия патшасы Александр I Таганрогта көтмәгәндә генә үлеп китмәгән, дигән фараз бар. Аның урынына башка кеше, патшаның "игезәге" мәете җирләнгән булган икән, ә бик диндар булган һәм шул сәбәпле империя эшләренә үтә сүлпән караган патша үзе Киев шәһәре аша Саров кәшишханәсенә килгән. Соңрак ул монах Фёдор Кузьмич исеме астында Себергә күчеп киткән һәм анда 1864 елга кадәр яшәгән. ССРБ һәм Россия хакимиятләре белән Россия православ чиркәве, әлбәттә, үз файдаcына булмаган фаразны кире кактылар.

1903 елның июлендә Россия патшасы Николай II Саровка килгән булган. Ул анда җәмәгате Александра белән бергә дини чараларда катнашкан һәм Алладан үзенә варис булырлык ир бала насыйп итүен сораган. Бу төбәктәге табигый чишмәләрнең шифалы суы патша галиҗәнапләренә файда китергәнме, төгәл бер ел үткәч, Николай II теләге кабул булган: аның бердәнбер ир баласы Алексей туган.

Бу елларда Саров кәшишханәсе православ диндарларының иң яраткан табыну урыннарының берсенә әверелгән. Заманында Серафим картның бер таш өстенә менеп Аллага табына торган гадәте булган. ХХ гасыр башында диндарлар ул ташны вак-вак кисәкләргә ватып, сувенир итеп алып китеп бетергәннәр. 1990 нчы елларда Серафим яшәгән пустыньда элеккегесенә охшатып яңа таш куйдылар.

 
Серафим карт һәйкәле

1927 елда кәшишханә ябыла, аның милке Эчке эшләр халык комисариаты (ЭЭХК) карамагына тапшырыла. Берничә ел дәвамында биредә тәрбиячесе-караучысы булмаган балалар (русча — беспризорники) өчен хезмәт коммунасы эшли. Бу шәһәргә илтә торган тар колеялы тимер юл тармагы да шул чорда төзелә. Берещино тимер юл станциясенә кадәр сузылган бу тармак 1950 еллар уртасына кадәр нәкъ шул рәвешчә сакланып кала, аннары аның урынына гадәти тимер юл салалар.

1929-30 елда бу "объект"та башлыча шул коммуна тормышына багышланган "Путёвка в жизнь" кинофильмы төшерелә ("Мустафа дорогу строил..." — аңардагы җырда шундый сүзләр бар). Мәскәү янындагы һәм рәсми рәвештә "прототип" буларак игълан ителгән Болшево (хәзерге Королёв шәһәре) хезмәт колониясенең биредә катнашы юк диярлек, аның эш тәҗрибәсе фильмның эчтәлеген баету өчен генә файдаланылган. Беренчедән, Болшевога тимер юл 1894 елда ук салынган булган, икенчедән, фильмда сурәтләнгән корылмаларны һәм табигатьне саровлыларның бүгенге буыны да бик тиз танып ала.

1938 елдан — Саров шәһәр тибындагы берәмлек.

 
"Бомба-патша" макеты

1946 елда Саров беренче совет атом-төш үзәге урыны итеп билгеләнә. 1954 елда биредә ССРБнең беренче су тудыргыч бомбасы эшләнә. "Кузькина мать" кушаматлы "бомба-патша"ның макеты әле бүген дә шәһәр музееның төп экспонаты булып тора.

Саров Мордва АССРның админстратив буйсынуыннан тартып алына һәм барлык хисап материалларыннан чыгарыла. 1954 елда шәһәр статусы бирелә: төрле елларда База №112, Мәскәү-300, Горький-130, Арзамас-75, Арзамас-16, Кремлёв исемнәрен йөртә. Биредәге "шәһәр саннары" Саровның теге яки бу үзәктән ничә чакрымга ераграк урнашканын күрсәтә. Арзамас-75 очрагында 75 саны — шәһәрне ябык зона буларак әйләндереп алган тимерчыбык койманың гомуми озынлыгы. Чынбарлыкта Саров Арзамастан совет заманында да, автомобиль юлы буйлап үлчәгәндә, 65 километр чамасы гына ераклыкта урнашкан иде. XXI гасыр башында төзелгән һәм Дивәй район үзәген читләтеп үтә торган яңа автомобиль трассасы бу араны тагын да кыскартты.

ССРБ заманында Саров турыдан-туры Мәскәү карамагында иде. Шул сәбәпле, шәһәр халкы азык-төлеккә кытлыкның нәрсә икәнен дә белмәде, кибетләрдә җаның ни теләсә шул бар иде. Бик әһәмиятле хәрби һәм фәнни үзәк булганга күрә, хезмәт хакы да, гадәти провинция шәһәрләрендәге белән чагыштырганда, зуррак булды. Саровлылар бары тик 1990 еллардагы кризис вакытында гына кайбер кыенлыклар кичерде. Хәзер яңадан бөтен нәрсә Мәскәүнең "кайгыртучан" кулында.

Шәһәрнең тарихи исеме 1995 елда кайтарыла.

Заманында бу шәһәрдә Андрей Сахаров, Юлий Харитон, Яков Зельдович, Николай Духов кебек танылган совет галимнәре һәм Борис Музруков, Павел Зернов кебек хуҗалык һәм сәнәгать эшлеклеләре яшәгән һәм хезмәт иткән.[4]

Моношәһәрнең төп заводлары һәм оешмалары Бөтенрусия эксперименталь физика фәнни-тикшеренү институты-Россия федераль атом-төш үзәге (ВНИИЭФ-РФЯЦ) карамагында. Татарстанның кайбер ширкәтләре Саров белән икътисадый элемтә урнаштырган. Әйтик, "КАМАЗ" акционерлык җәмгыяте 2010 елда Саровтан заманча технологияләр нигезендә эшләнгән фәнни-тикшеренү һәм сынау җиһазлары кайтартты. ВНИИЭФ-РФЯЦ белгечләре шулай ук "КамАЗ" фәнни-техник үзәгенә хәрби максатларда кулланылучы кайбер яңа модельләргә куела торган броня конфигурациясен тәгаен билгеләргә булыштылар.[5] Ә КАМАЗ машиналары шәһәрне Арзамас һәм Түбән Новгород белән тоташтыручы яңа трасса төзелешендә төп автомобиль техникасы булды.

География үзгәртү

Шәһәр Мордовия Республикасы территориясендә, Мордовия табигать тыюлыгы эчендә, Арзамастан 65 километр көньяктарак урнашкан. Административ яктан Түбән Новгород өлкәсенә буйсына.

Шәһәр һәм аны әйләндереп алган саклык зонасы аша Саров һәм Сатис елгалары үтә. Мордовия тыюлыгында аучылык рөхсәт ителми (һәм ул ябык шәһәр шартларында мөмкин дә түгел). Шул сәбәпле, биредә кыргый җәнлекләрнең һәм киек кош-кортның сирәк очрый торган төрләре дә сакланып калган. Хәтта бүреләр дә очраштыргалый.

2010 елдагы җәйге корылык вакытында көчле янгыннар булды, аларны сүндерүдә Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы отрядлары да катнашты.

Саров климаты
Күрсәткеч Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
Уртача максимум, °C −7 −6 0 10 18 23 26 23 16 8 0 −5 9
Уртача минимум, °C −14 −12 −6 2 10 14 16 15 8 2 −4 −10 2
Явым-төшем нормасы, мм 40 30 30 35 50 55 75 70 60 60 55 50 610
Чыганак: [1]

Саровта 9 истәлекле табигать урыны бар: изге Серафимның якындагы һәм ерактагы гыйбадәт урыннары, Көмеш чишмәләр, Керемет эрзә аймагы, Сатис елгасының язын су баса торган тугае, Протяжка һәм Варламовка буалары, Шелокша буасы, Филипповка кәшишханәсе аймагы һәм Сысово кордоны.

Халык үзгәртү

1862[6] 1939[7] 2002[8] 2020[2]
350 ~2 800 87 652 96 052

Милли составы үзгәртү

1946-1954 елларда, Саровта ССРБ хәрби объекты төзелгән чорда, халык саны илнең төрле төбәкләреннән һәм тирә-яктагы шәһәр-авыллардан китертелгән эшчеләр, галимнәр, башка фәнни-техник персонал һәм армия хезмәтен үткән солдатлар һәм аларның гаилә әгъзалары хисабына арта иде. Шуңа күрә шәһәр, этнография күзлегеннән караганда, Татарстанның Чаллы шәһәре кебек үк, Советлар Берлегенең бәләкәй күчермәсе булып тора. Азчылык тәшкил иткән милләт вәкилләренең күбесе руслашып беткән һәм җанисәп алган вакытта үзен рус кешесе дип таный. Әйтик, чыгышы белән мукшы яки эрзә булган кешеләр саны биредә рәсми статистика күрсәткечләреннән бермә-бер артыграк.

Элек Саровта яшәгән татарлар арасыннан Татарстанда журналист һәм сәяси күзәтүче буларак танылган Рәшит Әхмәтовны атарга мөмкин. Ул 1956 елда туган, балачагы һәм яшьлек еллары "шәһәр"дә үткән. 2020 елда Казанда вафат булды.

Яскәр Газдал улы Ганиев — Саров шәһәрендә шашка спортын 1960 нчы елларда киң җәелдереп җибәргән кешеләрнең берсе, спорт мастеры. Ул 1935 елда Сарман районында туып үскән, армия хезмәтен Саровта үткәргән. 1974 елга кадәр шул шәһәрдә яшәгән һәм хезмәт иткән. Шуннан соң Чаллы шәһәрендә яшәде, "КАМАЗ" ветераны иде. Үз шәкертләре һәм элеккеге көндәш-дуслары белән гомер буе элемтәдә торды, һәм җирле спорт активистлары аны ел саен кунакка чакыралар иде. Әйтергә кирәк, Яскәр Газдал улы оештырып калдырган шашка түгәрәкләре бүген дә эшләп килә. Шашка спорты шәһәр мәктәпләрендә аерым предмет буларак укытыла, дәресләрне Ганиев шәкертләре һәм инде аларның үз өйрәнчекләре дә алып бара.[9] Яскәр Газдал улы 2016 елның 24 июлендә үзенең туган авылындагы дачасында бакый дөньяга күчте.

Милләт 2002[10] 2010[11]
руслар 95,2% 95,9%
мордва 1,6% 1,7%
украиннар 1,8% 1,2%

Үткәрү режимы үзгәртү

Шәһәр хәзерге вакытта да ябык территориаль берәмлек булып кала һәм сакланыла. Шәһәргә җирле регистрациясе булган кешеләр генә даими рәвештә кереп-чыгып йөри ала. Башка төбәкләрдә яшәүчеләр якын туганнары яки җирле оешмалар юллаган чакыру кәгазе нигезендә алдан ук рәсмиләштерелгән махсус рөхсәт документлары буенча гына кертелә.

Биредәге үткәрү режимы башка шундый шәһәрләрнекеннән катгыйрак та. Гәрчә федераль башкаладан, шәһәрне ачарга кирәк инде, дигән тәкъдимнәр әледән-әле ишетелеп торса да. Эш бит шәһәрдә "серле объектлар" булуда гына түгел. Моңа шәһәр җитәкчелеге һәм халкы каршы чыга. Аларның "ирекле" һәм тормыш итү өчен бик җайлы булган Саровны Россиянең башка шәһәрчекләре белән тигезлисе килми.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү