Төп менюны ачу

Юлий Борис улы Харитон (русча Харитон Юлий Борисович) (1904-1996) — ССРБ һәм Рәсәйнең күренекле физик-теоретигы һәм физиохимик.

Юлий Харитон
Rus Stamp GSS-Hariton.jpg
Туган телдә исем Ю́лий Бори́сович Харито́н
Туган 14 февраль 1904(1904-02-14)
Петербург
Үлгән 18 декабрь 1996(1996-12-18) (92 яшь)
Саров
Күмү урыны Новодевичи зираты[d]
Ватандашлыгы ССРБ/Рәсәй
Әлма-матер Кембриҗ университеты[d] һәм Питырбур политехника университеты
Һөнәре физик-теоретик, физиохимик
Эш бирүче РФА физика-техника институты[d], РФА химик физика институты[d] һәм РФЯЦ-ВНИИЭФ[d]
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Ата-ана
Бүләк һәм мөкәфәтләре Социалистик хезмәт каһарманы (өч тапкыр), Ленин (1956) һәм өч Сталин премиясе (1949, 1951, 1953) иясе
Гыйльми дәрәҗә: физика-математика фәннәре докторы[d]
Юлий Харитон яшь чакта

Өч тапкыр Социалистик Хезмәт Каһарманы дәрәҗәсенә лаек була (1949, 1951, 1954).

Совет атом-төш коралы проектының җитәкчеләренең берсе. Ленин (1956) һәм өч Сталин премиясе (1949, 1951, 1953) иясе.

Тормыш юлы|[1]Үзгәртү

Петербург шәһәрендә журналист һәм актриса гаиләсендә туа. Милләте – яһүд. Юлий Харитон туганда аның әтисе, журналист булып эшләү белән бергә, Петербургта Язучылар йорты директоры да була. 1925 елда политехника институтын тәмамлап, мөһәндис-физик белгечлеген ала. 1921 елдан башлап — аспирант. 1926-1928 елларда Кембриҗ университетының (Бөекбритания) Кавендиш лабораториясендә галимнәр Эрнест Резерфорд (инг. Ernest Rutherford) һәм Джеймс Чедвик (инг. James Chadwick) җитәкчелегендә эшли. 1928 елда философия докторы фәнни дәрәҗәсен ала. 1931 елда Юлий Харитон Ленинград химик физика институтында шартлаткыч матдәләр лабораториясен җитәкли.

1939 еллар азагында Яков Зельдович белән бергә уранның критик массасын билгеләү һәм чылбыр реакциясе шартларын тәгаенләү белән шөгыльләнә.

1942 ел башында аны Мәскәүгә, Хәрби кораллар халык комиссариатының 6 нчы фәнни тикшеренү институтына күчерәләр, Бөек Ватан сугышы елларында ул шунда эшли.

ССРБ Фәннәр академиясендә 2 нче санлы лаборатория ачылгач, аны җитәкләгән Игорь Курчатов Юлий Харитонны эшкә чакыра. Биредә галим атом-төш коралын эшләү белән шөгыльләнә. 1945 елда ССРБ Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы, ә 1953 елда гамәли әгъзасы булып китә.

 
"Бомба-патша" (су тудыргыч бомбасы) макеты

1945 елда Юлий Харитонны ЭЭХК (НКВД) полковнигы сыйфатында Алманиянең совет оккупациясе зонасына җибәрәләр. Биредә ул Һитлер заманында алман атом-төш коралын эшләүдә катнашкан галимнәрне эзләп табарга һәм ССРБ өчен атом-төш коралын булдыруга җәлеп итәргә тиеш була. Нәтиҗәдә физик Густав Һертцны (Gustav Hertz) һәм Кайзер Вилһелм институты җитәкчесе Петер Адольф Тиссенны (Peter Adolf Thiessen) Советлар Берлегенә алып китәләр.[2]

1946 елда Юлий Харитонны 11 нче санлы конструкторлык бюросының баш конструкторы итеп билгелиләр. Шуннан башлап, гомеренең соңгы көннәренә кадәр ул Саров шәһәрендә яши һәм хезмәт итә.[3]

Биредә галим, Андрей Сахаров, Яков Зельдович һәм Николай Духов кебек шәриктәшләре белән бергә, атом-төш һәм термотөш коралларын эшләүдә катнаша. Галимнәрнең эшенә совет хакимияте тарафыннан эчке эшләр комиссары Лаврентий Берия күзәтчелек итә. Галимнәрнең эше катгый басым һәм хәтта турыдан-туры янау шартларында бара. Уңышсызлыкка очраган мәлдә аларны алмаштыру өчен, алдан ук башка галимнәрдән "дублёрлар" да билгеләнгән була. Шулар арасыннан ике математик — Михаил Лаврентьев һәм Александр Ильюшин — конструкторлык бюросы составында барысын да күзәтеп, тикшереп һәм өйрәнеп торалар.[4]

1953 елның 12 августында Советлар Берлегенең беренче термотөш бомбасы (РДС-6с) Казакъстанның Симәй (каз. Семей) өлкәсендә сынау рәвешендә шартлатыла.[5] Эшнең уңышлы баруы галимнәрне катгый җәзадан коткарып кала, аларга Социалистик Хезмәт Каһарманы исемнәре, орденнар һәм медальләр тапшыралар.

 
РФ почтасы маркасы, 2004 елда Юлий Харитонның 100 яшенә багышлап чыгарылган

1959 елдан башлап 1992 елга кадәр Юлий Харитон Бөтенсоюз эксперименталь физика фәнни-тикшеренү институтының (ВНИИЭФ) 11 санлы конструкторлык бюросын җитәкли. Аннары КБ-11нең шәрәфле җитәкчесе булып кала.

Өч тапкыр Социалистик Хезмәт Каһарманы исеменә лаек була (1949, 1951, 1954 елларда). Алты Ленин ордены, Октябрь Инкыйлабы, Кызыл Йолдыз, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары белән бүләкләнә, ССРБ Фәннәр академиясенең И.В.Курчатов (1974) һәм М.В.Ломоносов (1982) исемендәге алтын медальләрен ала. Ленин бүләге (1956) һәм өч тапкыр Сталин бүләге (1949, 1951, 1953 елларда) лауреаты.

Озак еллар буе ССРБ Югары Шурасы депутаты булып тора. Аңа шулай ук Саров шәһәренең шәрәфле ватандашы исеме дә бирелә. Шәһәрдә Ю.Б.Харитон яшәгән йортта ВНИИЭФ-РФЯЦ музей оештырган.[6]

Мәскәүнең Новодевичье зиратында җирләнгән.

Тагын карагызҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү

СылтамаларҮзгәртү