Андрей Дмитрий улы Сахаров (рус. Андре́й Дми́триевич Са́харов , 1921-1989) — совет физигы, ССРБ Фәннәр Академиясе әгъзасы, су тудыргыч бомбасы булдыручыларының берсе.
Соңрак иҗтимагый эшлекле, диссидент һәм хокук яклаучы. Гомеренең соңгы елында — ССРБ халык депутаты.
Тынычлык буенча Нобель премиясе лауреаты (1975 ел).
Галим истәлегенә Казан шәһәренең Совет районында Академик Сахаров исемендәге урам бар.

Андрей Сахаров
Туган телдә исем Андрей Дмитриевич Сахаров
Туган 21 май 1921(1921-05-21)
Мәскәү
Үлгән 14 декабрь 1989(1989-12-14) (68 яшь)
Мәскәү
Үлем сәбәбе миокард инфаркты
Күмү урыны Вострәков зираты[d]
Ватандашлыгы Русия
Әлма-матер МДУның физика факультеты[d]
Һөнәре физик, хокук яклаучы, иҗтимагый эшлекле
Эш бирүче РФА физика институты[d], РФА физика институты[d] һәм РФА физика институты[d]
Җефет Елена Боннэр
Ата-ана
Бүләк һәм премияләре Социалистик хезмәт каһарманы (өч тапкыр), Нобель премиясе (Тынычлык, 1975) һ. б.
Гыйльми дәрәҗә: физика-математика фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: ССҖБ ФА академигы[d] һәм академик АН СССР[d]

 Андрей Сахаров Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле[1] үзгәртү

Андрей Сахаров туганда аның әтисе Ленин исемендәге педагогия институтында физика укыта, әнисе хуҗабикә була.
Булачак галим, урта мәктәпне тәмамлагач, Мәскәү университетының физика факультетына укырга керә. 1941 елда сабакташларының күбесен Хәрби һава академиясенә юллыйлар, ләкин аның үзен медицина комиссиясе үткәрми. Университетны Ашгабатка күчерәләр, һәм Сахаров аны 1942 елда тәмамлый. Корал җитештерү халык комиссариаты аша аны Ульяновскидагы патрон заводына эшкә җибәрәләр. Шул ук елда ул беренче уйлап табуын тәкъдим итә.
1943-44 елларда берничә фәнни хезмәт яза һәм аларны Лебедев исемендәге Физика институтына җибәрә. 1945 ел башында яшь һәм перспективалы галимне, аспирантлык имтиханнары бирү өчен, Мәскәүгә чакыртып алалар, һәм ул аларны уңышлы үтә.
1947 елда кандидатлык диссертациясен яклый. 1948 елда Сахаровны термотөш коралын булдыру төркеменә алалар, ул бу юнәлештә 1968 елга кадәр эшли. 1950-51 елларда төркем җитәкчесе Игорь Тамм белән бергә идарә ителүче термотөәш реакциясе буенча хезмәтләр әзерли. 1950 еллар уртасында термотөш коралын кирәксә-кирәкмәсә сынауларга каршы чыга, аларны өч мохиттә сынауларны тыю буенча Мәскәү Килешүен эшләгәндә үзеннән өлеш кертә. 1960 елларда иҗтимагый проблемалар буенча да чыгышлар ясый башлый.
1968 елда "Янәшә тыныч яшәү, алгарыш һәм интеллектуаль ирек турында" брошюра яза, ул күп кенә чит илләрдә басылып чыга. 1970 елда кеше хокуклары комитетын булдыруда катнашкан өч кешенең берсе була.
1971 елда совет хөкүмәтенә "Истәлекле язма" дип аталган хат юллый. 1975 елда "Ил һәм дөнья турында исемле китап яза. Шул ук елны Андрей Сахаровка Тынычлык буенча Нобель бүләген бирәләр. 1977 елда "Хәвефләнү һәм өметләр" мәкаләсен яза. 1979-1980 елларда совет гаскәрләрен Әфганстанга кертүгә кискен каршы чыга.
Шуннан соң ул 1980 елда бөтен хөкүмәт бүләкләреннән мәхрүм ителә (өч тапкыр бирелгән Социалистик Хезмәт Каһарманы исеменнән, Ленин һәм Дәүләт премияләреннән). Хөкемсез-нисез Мәскәүдән Горький шәһәренә сөрелә. Анда "Тынычлыкны саклап калу өчен, ССРБ һәм АКШ ниләр эшләргә тиеш" һәм "Термотөш сугышы куркынычы" мәкаләләрен яза.
1986 ел азагында Андрей Сахаровка Мәскәүгә кайтырга рөхсәт бирелә. Галим Лебедев исемендәге Физика институтындагы элекке хезмәтен дәвам итә".[2]

Фәнни эшчәнлеге үзгәртү

1948 елда Сахаров Игорь Тамм җитәкләгән фәнни-тикшеренү төркеменә керә, бу төркем термотөш коралын эшкәртүдә катнаша, Олег Лаврентьев, Тамм, Юлий Харитон һәм Сахаров су тудыргыч бомбасының "катлама" схемасын тәкъдим итә.

1950 елда Тамм җитәкләгән фәнни төркем идарә ителешле термотөш синтезы өчен магнит термотөш реакторын эшли башларга тәкъдим итә. Әлегә тотрыклы идарә ителешле термотөш реакторы булдырылмаган.

Сахаров СР-симметриясе теориясенә өлеш кертә: Зур шартлауның экстремаль шартларында СР-симметриясе бозылганын күрсәтә (Сахаров шартлары). СР-симметриясенең бозылуына аксион кисәкчеге сәбәп була, дигән фараз бар. Әлегә бу кисәкчә табылмаган, ләкин кара матдәгә керүе ихтимал булган кисәкчекләрнең берсе булып тора (шулай ук суперсимметрияле нейтралино булуы да фараз ителә).

СР-симметрия - ике симметрия тапкырчыгышы:

  • С - коргы иярешү[3] (кисәкчекне антикисәкчеккә әйләндерә)
  • Р - җөплелек: физик системаның көзгечә күренешен булдыра.

Сахаров Галәмнең башлангыч чорында антиматдәне юк итү өчен СР-симметриясе бозылуы кирәклеген күрсәтә, шуның аркасында матдә антиматдәне җиңгән, дип фараз итә.

Көчле тәэсир итешү һәм электромагнит тәэсир итешүе СР-симметриясен бозмый, ләкин зәгыйфь тәэсир итешүгә бәйле кайбер таркалышларда СР-симметриясе бозыла. Кырның квант теориясе СРТ-симметриясенең саклануын таләп итә (Т-вакыт буенча инверсия). Сахаров шартларына карамастан әлегә СР-симметриясенең бозылуы табылмаган, бу мәсьәлә СР-проблемасы дип йөртелә һәм әлегә тулысынча чишелмәгән.

Андрей Сахаров белән Яков Зельдовичның термотөш коралын булдырганда хезмәттәшлеге аеруча гыйбрәтле һәм кызыклы. Галимнәр КБ-11дәге теоретик юнәлешнең төрле секторларын җитәкләгәннәр. Ләкин алар административ мәшәкатьләр белән артык мавыкмаганнар һәм хуҗалык-идарә эшләрен күбрәк урынбасарларына йөкләгәннәр. Ике секторның эшчәнлеге мәгънәсез административ киртәләрдән арындырылган һәм башлыча үзоешу принципларына корылган булган: фәнни хезмәткәрләрнең, моңа ихтыяҗ булган очракларда, ирекле рәвештә берләшеп эшләү мөмкинлеге дә булган.

Рәсми җитәкчеләр булган галимнәр үзләре дә шундый “эш бүлешү” үрнәге күрсәткәннәр. Андрей Сахаров еш кына үзенең фәнни ачышларын һәм яңа идеяләрен гомуми анализлау һәм интуитив фикер йөртү ысулы белән, теоретик яктан нигезләмичә генә тәкъдим итә торган булган. Һәм боларның дөреслеген атом-төш физикасы теориясен кулланып исбатлауны моңа аеруча сәләтле Яков Зельдович башкарган. Шуның белән күмәк эш бермә-бер тизрәк барган.[4]

Моны да карагыз үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

  1. Галимнең тормыш юлындагы төп вакыйгалар 1988 елда ССРБ Югары Шурасына сайлаулар алдыннан депутатлыкка кандидат буларак язылган автобиографиясенә таянып бирелә.
  2. http://booktracker.org/viewtopic.php?t=66583%7C"Объект" кешеләре" китабы, 1996, Саров
  3. зарядовое сопряжение
  4. http://booktracker.org/viewtopic.php?t=66583%7C"Объект" кешеләре" китабы, 1996, Саров