Красногорский (Мари Иле)
(Красногорский (Мари Ил) битеннән юнәлтелде)
Красногорский (рус. Красногорский, чир. Лушмара) — Мари Илнең Звенигово районында урнашкан шәһәр тибындагы бистә.
Красногорский | |
---|---|
Ил | Россия |
Республика | Мари Ил |
Муниципаль район | Звенигово районы |
Координатлар | 56°9'тн, 48°20'кнч, 56°9'9"тн, 48°19'33"кнч |
Халык саны | 6 698 кеше |
Сәгать кушагы | UTC+4 |
Почта индексы | 425091 |
Автомобиль коды | 12 |
Халык саны — 6 698 кеше (2010).[1]
География үзгәртү
Красногорский Илләт елгасында, Звениговодан 25 километр төньяк-көнчыгыштарак урнаша. Яшел Үзән — Яраң тимер юлында 43 км тукталыш пункты тимер юл станциясе.
Красногорский «Марий Чодра» милли паркы территориясендә урнашкан, аның идәрәсе нәкъ бистәдә урнашкан.
Тарих үзгәртү
Шәһәр тибындагы бистә статусын 1938 елда ала.
Халык үзгәртү
1959[2] | 1970[3] | 1979[4] | 1989[5] | 2002[6] | 2010[1] |
---|---|---|---|---|---|
8 100 | 7 828 | 9 327 | 8 660 | 7 152 | 6 698 |
Милли состав (2002): чирмешләр – 28,8%, руслар – 56,9%, татарлар – 11,9%.[7]
Икътисад үзгәртү
- Автофургоннар комбинаты
- "Элетродвигатель" заводы, һ.б.
Дәвалау чыганаклары нигезендә посёлок янында санаторийлар эшлиләр.
Танылган шәхесләр үзгәртү
- Камил Сәмигуллин - ислам дин әһеле.
Искәрмәләр үзгәртү
- ↑ 1,0 1,1 архив күчермәсе, archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2012-10-21
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus59_reg2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus70_reg2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus79_reg2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus89_reg2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus02_reg2.php
- ↑ 2002 елгы җанисәп алу базасы., archived from the original on 2019-07-12, retrieved 2013-06-14