Казан дәүләт университетының актлар залы

(КФУ император залы битеннән юнәлтелде)

Казан дәүләт университетының актлар залы, КФУ император залы (2017 елдан, рус. Императорский зал КФУ, Актовый зал Казанского государственного университета) – Казан (Идел буе) федераль университетының төп укыту корпусында урнашкан аерым статуска ия (мемориаль) тантаналар залы. 1825 елда ачылган. 1887 елда залда халык мәгарифе өлкәсендә патша хөкүмәте сәясәтенә каршы (юридик факультетның I курс студенты В. И. Ульянов катнашында) студентлар сходкасы була.
Адресы: Казан, Кирмән урамы, 18.

актлар залы
КФУ император залы
Шәһәр Казан
Төзелеш 18221825 еллар

Тышкы рәсемнәр
Борис Ельцин актлар залында. 2002.

Тарих үзгәртү

 
Казан университетының баш корпусы
 
Х. Якупов. «Сходкага»

Актлар залының тарихы 1825 елдан башлана. Архитектор П. Г. Пятницкий проекты буенча университетның баш корпусы төзелеп бетә (элекке Казан вице-губернаторы Д. В. Тенишев йорты белән гимназия бинасын берләштерү нәтиҗәсендә, 18221825). 1825 елның җәендә император Александр I нең Казанга килүе көтелә, шуңа күрә барлык төзү эшләре шул вакытка төгәлләнә. Александр I Казанга килми кала.

200 еллык тарихында актлар залы күп мәртәбәләр үзгәрешләр кичерә: дивар буявының төсе, обойлар алмаштырыла, яктырткычлар үзгәреп тора, җиһазлар урынын үзгәртә, диварлардагы портретлар алышына. 1849 елның гыйнварында «Казанские губернские ведомости» газетасының хезмәткәре А. И. Артемьев истәлеге[1]

Зур залга алып керүче өч ишек ачылып китте... Залның уртадагы ишеккә каршы башында биегәйтелгән кафедра тора. Кафедра өстендә диварда гамәлдәге Галиҗанәп император Николай Павловичның бөтен буе белән төшерелгән портреты тора (үзәк диварда һәрвакыт гамәлдәге император портреты эленгән булган). Кафедраның ике ягында аудиториягә үтә торган ике ишек. Уң дивар Воскресенская урамына карап тора, тәрәзә асларында диваннар тезелгән. Сул дивар буйлап этнография коллекцияләре тутырылган мәһабәт шкафлар куелган.

XIX гасырның беренче яртысында актлар залында Сирәк әйберләр музее, китапханә урнаша.

Университетның йөз еллыгына сынчы К. Мюфке актлар залы бизәлешенә үзгәрешләр кертә: диварларны төсле рәсем, әвәләү элементлары белән бизи.

XIX гасырның 80нче елларында актлар залы үзгәрешләр кичерә. Шкафлар залдан чыгарыла, кафедра үзәктән сул якка күчерелә, аның янына такта эленгән, үзәк диварда гамәлдәге император Александр III портреты эленгән, портрет астында кызыл бәрхет белән капланган зур өстәл, сул диварда — вафат булган императорларның портретлары (алар арасында университетны нигезләүче Александр I нең ике портреты: Петербург рәссамы академик Роцетти эше, 1806; инглиз рәссамы Доу эше, 1824).

1917 елда залдан императорларның портретлары алып ташлана, бушап калган диварлага инкыйлаб җитәкчеләренең портретлары, «Югары уку йортлары — эшче һәм керәстияннар өчен !» дигән шигар эленә.

1924 елда үзәк дивардагы элек императорларның портретлары алып торган урынга В. И. Ульянов (Ленин)ның рәссам Павел Беньков ясаган портреты эленә.

1941 елның июлендә зал ССРБ ФА нең Мәскәү һәм Ленинградтан эвакуацияләнгән хезмәткәрләре өчен вакытлы тулай торак булып хезмәт итә.

1970 елда үзәк диварда уем тишеп ясап, В. И. Ульянов (Ленин)ның сынчы Н. Томский ясаган бюсты урнаштырыла.

Реставрация үзгәртү

1987 елда КПСС ҮК университетның элекке студенты, инкыйлабчы, ССРБны нигезләүче Владимир Ульянов (Ленин)ның 100 еллыгын киң билгеләп үтү турында карар кабул итә. КДУның тарихи актлар залын реставрацияләү турында карар кабул ителә. ССРБ хөкүмәте биргән акчага Ленинград һәм Казанның танылган белгечләре төркеме тарафыннан әлеге залны 1887 елдагы хәленә китерү эше башлана (төркем җитәкчесе профессор Григорий Вульфсон). Реставрация эшләре 5 ел дәвамында алып барыла. Сынчы К. Мюфке керткән бизәкләү элементларыннан баш тартып, залның элекке катгый тантаналы күренешен кайтару максаты куела. Буяу катламы астыннан килеп чыккан обой кисәкләре үрнәгендә Ленинград фабрикасында махсус обойлар ясатып кайтарыла. Мебель җиһазлары да XIX гасыр үрнәгендә эшләнә. Ленинградта алтын йөгертелгән бронза люстралар ясала.

1917 елгы инкыйлабка кадәр актлар залының сулъяк диварында рус императорларының портретлары эленеп торган. Реставрация вакытында портретлар кире кайтарылмаган, университетта кайчандыр укыган бөек шәхесләрнең — Лев Толстой, Сергей Аксаков, Николай Лобачевский, Александр Бутлеров, Афанасий Щапов портретлары урын алган (элек алар актлар залының уңъяк диварында эленеп торган).

1917 елга кадәр президиум өстәле артында гамәлдәге императорның (шул исәптән, университетны төзергә фатыйха биргән император Александр I нең) бөтен буе белән төшерелгән гаять зур портреты залга карап торган.

Яңа тарих үзгәртү

2004 елда университетның 200 еллыгына Александр I нең югалган портреты (рәссам С. Слесарский эшләгән реконструкция) үзәк диварга янәдән эленә.

Актлар залында КФУның туган көннәре, халыкара гыйльми конференцияләр уздырыла, университетны бик яхшы тәмамлаган студентларга диплом тапшырыла. Уникаль акустикага ия залда камера музыкасы концертлары, КФУның үзешчән сәнгатьтә катнашучы студентлары чыгышлары була.

КФУ гыйльми шурасының 2016 елның 29 декабре карары нигезендә, 2017 елда залның исеме КФУ император залы (рус. Императорский зал КФУ) итеп үзгәртелә.[2].

Актлар залында булган шәхесләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  1. Ягъсуф Шәфыйков. Казан университеты. К.: «Идел-Пресс», 2004, 166-168нче бит. ISBN 5-85247-065-1 (рус.)(ингл.)(тат.)

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Казанның истәлекле урыннары
 
Герб Казани