Универсиада авылы (Казан)
Универсиада авылы — 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасын үткәрү вакытында спортчылар һәм делегацияләр составындагы башка катнашучыларны яшәү урыннары белән тәэмин итү мәсьәләсен хәл итү өчен махсус төзелгән микрорайон.
Универсиада авылы | |
Дәүләт | Россия |
---|---|
Административ-территориаль берәмлек | Казан |
Халык саны | 14 500 |
Мәйдан | 53 км² |
Почта индексы | 420010 |
Рәсми веб-сайт | universiadevillage.ru |
Беренче язма телгә алу | 2010 |
Универсиада авылы Викиҗыентыкта |
Универсиада авылы 12 мең кешегә исәпләнелгән. Универсиадага кадәр һәм ярышлардан соң әлеге комплекс студентлар кампусы буларак хезмәт итә һәм Русиядә мондый төр корылмаларның иң зурысы. Анда Казан федераль университеты һәм Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе студентлары яши.
Универсиада авылы Казанның Идел буе районында урнашкан. Комплексның территориясе Зур Казан боҗрасының Җиңү проспекты һәм Академик Парин урамнары буенча, Хөсәен Мәүлетов урамыннан Ырынбур трактына кадәр сузылган. Өстән караганда Универсиада авылы төньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка таба сузылган зур турыпочмакны хәтерләтә.
Универсиада авылы «Җиңү Проспекты» метро станциясеннән ерак түгел урнашкан.
Моны да карагыз
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртүЧыганаклар
үзгәртү- Универсиада 2013 сайтында Универсиада авылы 2012 елның 18 июль көнендә архивланган.
Сылтамалар
үзгәртү
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|