Мирза Мәхмүтов исемендәге премия

Татарстанның дәүләт премиясе

Мирза Мәхмүтов исемендәге премия, Татарстан Республикасының Мирза Мәхмүтов исемендәге дәүләт премиясе (рус. Государственная премия Республики Татарстан имени М. И. Махмутова) ― Татарстан мәгариф оешмаларының педагогик хезмәткәрләре өчен дәүләт бүләге. Академик Мирза Исмәгыйль улы Мәхмүтовның (1926―2008) истәлеген мәңгеләштерү өчен Татарстан Республикасы Президенты Указы белән билгеләнгән.

Мирза Мәхмүтов
исемендәге премия
Ил Россия байрагы РФ
Татарстан Татарстан
Төр премия
Статусы {{{статусы}}}
статистика
Булдыру датасы {{{булдыру датасы}}}
Юкка чыгару датасы гамәлдә

Тарих үзгәртү

 
Академик Мирза Исмәгыйль улы Мәхмүтов (1926―2008)

2017 елның 26 декабрендә ТР Президентының «Татарстан Республикасының М. И. Мәхмүтов исемендәге дәүләт премиясен гамәлгә кую турында» УП-1169 санлы Указы белән гамәлгә кертелгән[1].

Максаты үзгәртү

Премия педагогларның фәнни һәм фәнни-методик эшчәнлеген стимуллаштыру һәм күренекле Россия педагогы һәм көнчыгышны өйрәнүче, ТР Фәннәр Академиясе һәм Россия мәгариф академиясе академигы, РФ атказанган фән эшлеклесе Мирза Исмәгыйль улы Мәхмүтовның (1926―2008) истәлеген мәңгеләштерү өчен билгеләнгән.

Статус үзгәртү

Ел саен 5 октябрьгә һәрберсе 100 мең сум күләмендә ике премия бирелә[2].

Премия ТР Президенты тарафыннан премияне бирү комитеты тәкъдимнәре нигезендә бирелә.

Премиягә Татарстан мәгариф оешмаларының педагогик хезмәткәрләре, дидактика өлкәсендә зур фәнни-методик һәм гамәли казанышлары, педагогик кадрлар әзерләү һәм белем бирү процессына нәтиҗәле технологияләр керткән өчен, дәгъва кыла ала. Педагогик хезмәткәрләр коллективларын күрсәтү рөхсәт ителми.

Премиягә лаек булган затларга «М. И. Мәхмүтов исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты» исеме бирелә, акчалата бүләк, диплом һәм мактау билгесе тапшырыла.

Мактаулы билге алтын төстәге металлдан ясала һәм 32 мм диаметрлы түгәрәк формада була. Мактаулы билгенең сул ягында үзәк буенча академик Мәхмүтовның портреты сурәтләнгән. Икенче якта «Мәгарифтә фәнни-гамәли казанышлар өчен» дигән язма урнаштырылган.

Лауреатлар үзгәртү

Моны да карагыз: Төркем:Мирза Мәхмүтов премиясе лауреатлары

  • 2018 – Юрий Владимирович Мышин, Советлар Берлеге Каһарманы Павел Семенович Ханжин исемендәге 1нче санлы Тәтеш урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы[3][4]
  • 2019Валерьян Фәрит улы Габделхаков, педагогика фәннәре докторы, КФУның психология һәм мәгариф институтының мәктәпкәчә белем бирү кафедрасы профессоры; Фидалия Дамир кызы Халикова, педагогика фәннәре кандидаты, КФУның IT-лицееның химия укытучысы[5].
  • 2020Ләйлә Салехова, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең билингваль һәм цифрлы белем бирү кафедрасы профессоры, Ольга Григорьева, Әлмәт шәһәренең 8нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең химия укытучысы[6].
  • 2021 – Елена Геннадий кызы Азина, Яр Чаллының Батырлык ордены кавалеры Дмитрий Бәдретдинов исемендәге 46нчы санлы мәктәбенең укытучы-логопеды; Елена Михаил кызы Ибраһимова, педагогика фәннәре докторы, профессор, КФУ юридик факультетының хокук белеме теориясе һәм методикасы кафедрасы мөдире[7]
  • 2023Дания Әхмәтова, педагогика фәннәре докторы, өзлексез белем бирү буенча проректор, Тимирясов исемендәге Казан инновация университетының Педагогик инновацияләр һәм инклюзив белем бирү фәнни-тикшеренү институты директоры; Ольга Гаврилова, Казанның Совет районындагы 141нче гимназиясенең инглиз теле укытучысы[8][9]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. ТР Президентының «М. И. Мәхмүтов исемендәге дәүләт премиясен гамәлгә кую турында» УП-1169 санлы Указы
  2. Положение о Государственной премии Республики Татарстан имени М. И. Махмутова (pdf). әлеге чыганактан 2018-10-17 архивланды. 2018-10-17 тикшерелгән.
  3. О присуждении Государственной премии Республики Татарстан имени М.И. Махмутова в 2018 году (pdf) (2018-10-05). әлеге чыганактан 2018-10-17 архивланды. 2018-10-17 тикшерелгән.
  4. Указ Президента РТ УП-707 О присуждении Государственной премии Республики Татарстан имени М.И.Махмутова в 2018 году 2022 елның 24 август көнендә архивланган.
  5. Названы лауреаты премии М. Махмутова. Всемирный конгресс татар
  6. Минниханов присудил двум педагогам по 100 тысяч рублей премии
  7. Минниханов присудил государственную премию РТ им. Махмутова. Рамблер, 14.09.2021
  8. Указ Раиса Республики Татарстан № 652 19.09.2023(үле сылтама)
  9. Педагогларга бирелә торган Мирза Мәхмүтов премиясенең 2023 елгы исемлеге билгеле булды. Татар-информ, 19.09.2023

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү