Символ

идеяны, процессны яки физик затны күрсәтүче нәрсә

Символ (грекчадан symbolonтамга, аеру билгесе) — матди җисемне алыштыручы идеаль билге.

Символ
Сурәт
Исем Symbols[1] һәм symboles[1]
Кайда өйрәнелә семиотика
 Символ Викиҗыентыкта
Арыслан йолдызлыгы символы

Таҗ патша хакимиятен символлаштыра. Дини йолада теләсә кайсы хәрәкәткә, ишарәгә, сүзгә яки предметка билгеле бер мәгънә салынган, алар символлар буларак аңлашылалар. Күп кенә йолалар һәм культлар, архаик диннәрдә барлыкка килеп, тора-бара хәзерге заманнарга барып җиткәннәр. Менә, мәсәлән, начарлыктан чистарынуны гәүдәләндергән суга чуму белән бәйле чистарыну, арыну йолалары борынгы ыруглык җәмгыятендә үк барлыкка килгәннәр һәм хәзерге дөньяда да сакланалар. Христианнарда су белән чукындыруга корылган чистарыну йоласы баштагы гөнаһтан чистарынуны һәм чиркәүгә кушылуны аңлата.

Мәрхәмәтләндерү хәрәкәтләренә корылган корбан китерү дә борынгы йола. Бик борынгы заманнардан ук кешеләр ата-бабаларына, аллаларга һәм рухларга, аларның ачуын китермәү яки яхшылыклары өчен рәхмәт йөзеннән, корбан биргәннәр. Күп очракларда корбан итеп сарык яки сыер чалганнар.

Борынгы җәмгыятьтә корбан китерүнең өч төре яшәгән:

  • сыйлау корбаннары,
  • чистарыну корбаннары,
  • багу корбаннары.

Беренче очракта корбан Алланы сыйлау буларак аңлатылган. Әгәр Алла бер кешегә барлык эшләрендә дә булыша икән, һәр уңышлы очрактан аңа да өлеш чыгарырга кирәк була. Уңыш җыйганда, беренче башакларны, беренче җимешләрне Аллага биргәннәр. Ашаганда, Аллага махсус пешерелгән печенье яки баллы белен калдырганнар. Икенче очракта корбан кешенең гаебе өчен китерелгән. Әгәр дә кеше очраклы рәвештә кеше үтерсә, ул туган ягыннан китәргә һәм, чит җирләрдә яшәп, бу гөнаһыннан арынырга тиеш булган. Каһин алтарьда ут кабызган, дуңгыз баласын чәнчегән, аның канын килгән кешенең кулларына чәчрәткән, ә аннан соң кулларны изге су белән юган һәм сөрткән. Бу канның кан белән юылуын һәм кешенең туганнары янына кайта алуын белдергән. Сугышлар алдыннан багу корбаннары китерелгән. Хайванны суйганнар да алтарьда аның ите, аеруча койрыгы ничек януын күзәткәннәр; әгәр дә койрык бөгәрләнеп килсә, бу алда торган авырлыкларны аңлаткан, әгәр дә инде койрык очы аска караса — җиңелүне, күтәрелсә җиңү килүне белдергән. Кешенең ләззәтләрдән, байлыктан баш тартуы да корбан китерү булып исәпләнгән. Христианлык реаль корбан китерүләрне символик корбаннар белән алыштырган. Иконалар алдында шәм һәм лампадалар яндыру ритуалы шуның ачык мисалы булып тора.

Чыганаклар

үзгәртү
  • Кравченко А.И., Певцов Е.А. Җәмгыять белеме: 9 сыйныф өчен уку ярдәмлеге./Русчадан М.А. Хәйруллин тәрҗ.-Казан: Татарстан Республикасы "Хәтер" нәшрияты, 2005. - 223 б. рәс. б-н. ISBN 5-94113-205-0



  1. 1,0 1,1 https://www.unicode.org/iso15924/iso15924-codes.html