Кубер яки Кувер (tat.lat. Quber(үле сылтама)) (7 гасыр) — Бөек Болгар иле хәкиме, Кубрат ханның дүртенче улы, Идел буе Болгарына нигез салучы Котрагның һәм Дунай буе Болгарына нигез салучы Аспарухның бертуганы.

Кубер
Туган 7 гасыр
Үлгән 7 гасыр
Бөек Болгар иле
Милләт протоболгар
Һөнәре сәясәтче, гаскәри
Ата-ана

 Кубер Викиҗыентыкта

Чыгышы үзгәртү

632 елда Бөек Болгар дәүләтенең ханы булып Органаның бер туганының улы Кубрат тәхеткә утырган. Кубрат VII йөзнең 50 нче еллар ахыры—60 нчы еллары башында үлгән (кайберәүләр иртәрәк, төгәлрәк вакытны күрсәтәләр — 642 елда, диләр). Аның үлеме чынында үзе төзегән берләшмәнең яшәүдән туктавына китергән.

Риваятьтә Кубрат хан улларыннан өчесенең исеме аталган: өлкәне — Батбай, икенчесе — Котраг , өченчесе — Аспарух, Әлчек һәм Кубер. Гомумән, ханның биш улы турындагы риваять Бөек Болгар илендә булган биш этник төркем, биш эре кабиләне гәүдәләндерә.

Көрәше һәм мирасы үзгәртү

 
 

Кубрат хан үлгәннән соң 670-елларда Кубер үз гаскәре, христианнар, славян, герман халыклары белән Паннониягә - Авар каһанлыгының өлешенә күчкән. Бу кабиләләр Кубер җитәкчелегендә Авар дәүләтендә зур роль уйнаган. Кубер Авар хәкимиятенә каршы баш күтәрергә тырышкан, ләкин аның фетнәсе уңышсыз булганга күрә Кубер үз гаскәр белән Византиянең провинциясенә - Македониягә күчәргә дучар булган. Аннаң соң Кубер болгарлары славяннар белән Македониядә берләшкәннәр һәм 800 елларда Беренче Болгар патшалыгына кергәннәр.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Документаль фильмнар үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү

  • Идел Болгар иле
  • Повесть временных лет. М.-Л., 1950. Ч. 1-2; Полное собрание русских летописей. М., 1949. Т. 2; М., 1962. Т. 1, вып. 2.
  • Волжская Булгария и Русь. Казань, 1986.