Карачайлар

Төньяк Кавказда яшәүче төрки телле халык. Карачай-Чиркәсиянең төп халкы.

Карача́йлар (карач.-балк. аланла) — Төньяк Кавказда яшәүче төрки телле халык. Балкарлар белән бергә бердәм карачай-балкар халкын тәшкил итәләр. Карачай-Чиркәсиянең төп халкы.

Карачайлар
Үз аталышы

аланла

гомуми сан

225 000,
218 403

яшәү җире

Россия (Карачай-Чиркәсия, Ставрополь крае, Кабарда-Балкария)

Теле

Карачай-балкар теле

Дине

Ислам

Кардәш халыклары:

Балкарлар

Commons-logo.svg Карачайлар Викиҗыентыкта

Россиядән башка шулай ук Төркиядә, Сүриядә, Мисырда, Европа дәүләтләрендә һәм АКШда Төньяк Кавказны XIX гасырда калдырып китәргә мәҗбүр булган мөһаҗир-карачайлар яши.

ГеографияҮзгәртү

Карачайлар Үзәк Кавказның тарлавыкларында һәм тау битләрендә, Кубань, Зеленчук, Кума елгалары үзәнлекләрендә көн күрәләр.

Кисловодск, Черкесск һәм Ставрополь кебек шәһәрләрдә шактый күп карачайлар яши.