Матбагачылык

(Нәшер битеннән юнәлтелде)

Матбагачылык — басма продукция, беренче чиратта китаплар күбәйтү, ясау процессы.

Матбагачылык
Тармак полиграфия[d]
Сурәт
Җитештерә печатное издание[d]
Коллаж
 Матбагачылык Викиҗыентыкта
Шрифтлар җыелмасы һәм калып

Матбагачылык тарихы үзгәртү

 
Гутенберг бастырган Библия, беренче бастырылган Инҗил

Дөньяда иң беренче басма китап Кытайда барлыкка килә. Ван Чи исемле кеше иероглиф штампларын кызыл балчыктан ясый, аннары аларны махсус мичтә яндыра. Соңыннан китап итеп бастыра. Ләкин бу бик озак һәм мәшәкатьле эш була. IX гасырда Кытай кешесе җыелма шрифт уйлап таба. Бу шрифтны «хәрәкәтчел хәрефләр» дип атыйлар. Ул китап бастыру эшен күпкә җиңеләйтә.

1445 елдан китап бастыру бөтен Европага тарала. Борынгы Кытайда уйлап табылган кәгазь турында дә беләләр. Иң беренчеләрдән булып җыелмалы шрифт куллану ысулын Иоһан Гутенберг ысулын тәкъдим итә. Гутенберг тәкъдим иткәнчә, җыю кассасына металл хәрефләр — литерлар урнаштырыла. Хәреф җыючы аларны кассадан ала һәм, аерым бер тактага тезеп, текст «яза». Кабырынкы литерларга типография буявы (элгәре — гади корым) сылана, аның өстенә юеш кәгазь бите куела. Басу станогы кул көче белән эшләгән. Китап басылгач, җыелган текстны аерым хәрефләргә таратып, яңа текст төзегәннәр.

Китап басу станогы төзелеше ягыннан гади булган. Ул бастыргычтан һәм хәреф-литерлардан җыелган текст-раманы салып куя торган шудыргыч такта кисәгеннән торган. Рычагка баскач, бастыргыч буяу сыланган хәрефләр наборы рамасына төшкән. Бастыргыч белән набор арасына кыстырылган кәгазьдә оттиск — басып чыгарылган бит барлыкка килгән. Китап басылгач, җыелган текстны аерым хәрефләргә таратып, яңа текст төзегәннәр.

Ксилография үзгәртү

Ксилография — китап битләре бакыр пластинкага яки агач тактага уеп язу, ягъни гравюра ысулы белән күбәйтелә. Ксилография ысулы белән XIV гасыр ахырында ук кәгазь акча, уен карталары, дини рәсемнәр басылган.

Литография үзгәртү

 
Литография кярханәсе (1874)

XVIII гасыр төгәлләнеп килгәндә, Европада литография (бор. грек. lithos — таш, grapho — язу) ысулы уйлап табыла. Бу ысул белән басканда шрифтлар җыеп азапланасы юк, бары тик оста рәссам-хаттат кына кирәк. Ташбасма ксилография белән чагыштырганда җиңелрәк башкарыла. Аның технологиясе гади: шома яки кытыршы өслекле ташка кулдан язу төшергәннәр (шуңа күрә татарлар арасында ул ташбасма дип йөртелгән дә), аннары әлеге өслекне әчелек белән эшкәрткәннәр. Басарга керешкәндә, буяу бары хәрефләр һәм рәсем-иллюстрация өстенә генә ябышкан. Литография ысулы белән басу арзангарак төшкән. Казанда беренче литографияне 1844 еллар тирәсендә Шаһи Яхин оештыра. Ул нигездә шамаилләр бастыру белән шөгыльләнә.[1] Бу ысул катлаулы стиль белән язылган гарәп язулы текстларны күбәйтергә мөмкинлек биргән. Литография ысулында басылган китаплар төсләрне уңышлы файдалана башлыйлар, караңгы яшел, сыек кара төс, куертылган кара төс, хәтта кызыл һәм зәңгәр буяулар белән эшләргә мөмкинлек биргән.

Гектография үзгәртү

 
1900 ел гектографы

Гектография ысулы 1869 елда барлыкка килә. Гектографиянең өч төре бар: желатинлы, азотлы һәм спиртлы. Желатин гектография өчен шома, 1 өлеш желатин, 4 өлеш гөлсирин һәм 2 өлеш су салынган тартма файдаланыла. Калай тартмада масса куера һәм ката. Анилин кара белән язылган өлге кулъязма масса өстенә куела һәм кысылып тора. Берничә минуттан гектографта оттиск барлыкка килә. Ул яңадан куелган чиста кәгазь битләрендә кабатлана. Гектограф 100 якын оттиск бирә, ләкин аларның беренче килгән 30-50се генә укырлык була.

Линотип үзгәртү

Хәреф җыеп китап бастыру сәнгате һәм техникасы камилләшүен дәвам итә. Алга барышны бигрәк тә хәреф җыючылар хезмәтен җиңеләйтү һәм тизләтү бурычы ашыктыра. 1814 елда басу машинасы ясалу белән хәзерге полиграфиягә нигез салына.

 
Линотип

Чыгышы белән алман булган америкалы Отмар Мергенталер 1884 елда линотип машинасын уйлап таба (латинча linea — сызык, грекча typos — басма). Линотип — типограф шрифтлардан текст юлларын «кою» (җыю) һәм алардан битнең макетын ясау өчен җиһаз. Линотип клавиратурадан, линотип матрицаларыннан торган "касса"лардан, эчендә юл ясала торган калып-"верстатка"дан һәм кою аппаратыннан тора. Цилиндрга урнаштырылган түгәрәк басма формалардан күптиражлы продукцияне тиз бастыра торган ротация машиналары уйлап табылу да алга китеш булды (латин сүзе rotatio — «әйләнешле хәрәкәт» мәгънәсендә.[1] Камилләштерелгән линотиплар матбагачылыкта "фототип"лар һәм санак битләве пәйда булганчы сафта тора.

XIX гасыр уртасында пар белән баса торган машиналар һәм пресслар барлыкка килә. Алар югары полиграфия сыйфатын тәэмин итте. олиграфия — ул текст һәм сурәтләр бастыруда файдаланыла торган машиналар һәм җайланмалар җыелмасы (грекчадан: polls — күп, grapho — язам), техник сәнәгать тармагы. Полиграфия нәшрият һәм матбугат эшчәнлеген оештыруның матди-техник базасын тәшкил итә, китап бастырып чыгаруның күләмен һәм сыйфатын яхшыртуда хәлиткеч роль уйный Полиграфия технологиясе төп өч өлештән: форма ясау, бастыру һәм эшкәртү (тегү һәм төпләү) процессларыннан тора.[2]

Офсет басма үзгәртү

Офсет басма — китапларны (матбугатны) хәзер иң киң таралган басу ысулы. Аеруча күптөсле басмалар өчен уңайлы. Төп үзенчәлекләре: 1) калыптагы (формадагы) басыла торган һәм буш ара кисәкләре (элементлары) асылда бер үк яссылыкта урнашкан килеш, капма-каршы физик-химик сыйфатларга ия; 2) буяу калыптан кәгазьгә күчкәнче арадаш резин цилиндр аша үтә; нәтиҗәдә, басма форма озаккарак чыдый, басу процессы тизрәк һәм сыйфатлырак була.[3]

Лазерлы басма үзгәртү

Лазерлы басмалар лазерлы принтерлар барлыкка килгәч (1969) пәйда булалар. Алар кәгазьне бик сыйфатлы, бер дә тавышсыз диярлек чыгара.

Агынтылы басма үзгәртү

Агынтылы басма (1976) — текст яки сурәтне кәгазьгә буяуны сиптереп бастыра. Шуңа күрә вакыт-вакыт буяу салынган "кассеталар"ын алыштырып торырга кирәк. Менә шуны картридж диләр. Принтерның бу төре шауламый, сыйфатлы бастыра. Әмма шунысы бар: принтердан чыккач, кәгазьнең буявы кайвакыт кипмәгән була.

Санлы басма үзгәртү

Хәзер басма продукция өчен күбрәк санлы, ягъни санлы җиһазлар ярдәмендә бастырыла. Бу төр басманың үзкыйммәте түбән, ләкин сыйфаты офсет ысулдан калыша. Киңформатлы санлы басманың бастыру киңлеге 5 метрга җитә.

Текст җыю, биткә салу, дизайн үзгәртү

Нәшрият техник редакция аша узган кулъязманы, башка шрифт яки төс кертү өчен икенче нөсхәсе — дубликаты белән бергә типографиягә (җыю цехына) озата. Бөтен шартын китереп «ясалган» — ретушьланган, кечерәйтү-зурайту өчен үлчәмнәре процентлап билгеләнгән рәсем-фотолар исә, аларны махсус яссылыкка төшереп бирсеннәр дип, цинкография цехына тапшырыла.

Тиздән ике арада «баганалап» җыелган текст (гранка), беренче, икенче корректура, "чиста бит"ләрне һәм рәсем басмаларын (оттиск, проба) алмашу, аларны үзара «чөкердәшеп» төзәтү-килештерү башлана. Газета яки журналның һәр саны, китапның һәр басмасы өчен өр-яңабаштан «уйнала» торган бу "матч"лар, нәкъ футбол кырындагы кебек үк, төрткәләшеп алу, аяк чалу һ.б. шундый атрибутлардан азат түгел иде. Ихтимал, берәүләргә кызыгы да шунда булгандыр әле. Бүген китапның электрон версия кыяфәтендәге макет нөсхәсе (яки оригинал-макеты) тулысынча нәшриятта/ редакциядә әзерләнә. Басмаханә инде аны күбәйтү вазифасын гына үз өстенә ала, «беренче нөсхә» өчен җавап бирми (моны китапның үзендә үк «әзер диапозитив / ориги-нал-макетның сыйфатына тәңгәл рәвештә нәшер ителде» яки «оригинал-макет нәшриятта әзерләнде» дип күрсәткәлиләр).[4]

Текст җыю (набор), аны биткә салу (верстка), сәнгати бизәү (дизайн) хезмәтен санак осталары башкара. Китап макетын тезү һәм битләргә салу өчен башлыча Adobe Page һәм QuarkXPress санак программалары кулланыла. (Шулай ук, текст төренә, мөмкинлеккә карап, InDesing һәм Adobe FrameMaker программаларының да файдаланылуы мөмкин). Биткә салучы (верстка ясаучы) түбәндәге төп эшләрне башкара:

  • асыл өлге (шаблон) сәхифәсенең үлчәмнәрен (чикләрен) билгели (мәсәлән, "багана"лар киңлеген һәм аларның арасын көйли),
  • файл рәвешендә сакланучы текст һәм рәсемнәрдән материаллар тупланмасы — «китапханә» төзи, әлеге мәгълүматны нәшрият пакетына «тутыра», аларны PS (PostScript) форматында саклый,
  • текст файлларын һәм графика-рәсемнәрне биткә салу мәйданына ала,
  • текст редакторында тиешле төзәтүләр кертә, рәсемнәрне эшкәртә,
  • корректура битләрен бастырып бирә,
  • басмаханә өчен PS-файлларны яздыра.[5]

Татар матбагачылыгы үзгәртү

Татарларга басма китап XIV гасырдан бирле таныш. Дөньяда иң беренче типография Италиядә 1464 елда ачыла. Мәскәүдә типография 1553 елда ачыла. Беренче китап басучы Иван Федоров була. Беренче китаплар Италия, Төркия, Һиндстан, Мисыр илләрендә басыла башлый.

Казан университеты китапханәсендә 1593 елда Италиядә басылган Әбу Гали ибн Синаның гарәп телендәге китабы саклана. Шунда ук Ван Кулиның 1727 елда Истанбулда чыккан ике томлык «Төрки-гарәпчә сүзлек» саклана.

Гарәп шрифты белән татар телендә басылган беренче китап Лейпциг шәһәрендә 1612 елда табыла. Соңгы елларда Голландиянең Лейден университеты китапханәсендә 1618 елда Илбау шәһәрендә төрки телдә басылган бер китап табылды. Бу — татар телендәге безгә билгеле булган иң борынгы китапларның берсе. Ләкин ул әрмән хәрефләре белән басылган.

XVIII гасырның 20 нче елларында Петр I Фарсы иле походы уңаеннан «Манифест» чыгара. 1722 елда бу «Манифест» татар телендә аерым китап булып бастырыла. Ул дүрт биттән тора һәм Русиядә чыккан беренче татар китабы дип исәпләнә.1917 нче елгы революциягә кадәр татарлар Русиядә китап бастыру буенча руслардан кала икенче урында торган. Революциягә кадәр татар телендә 15 мең исемдә 5 миллионнан артык данә китап басылып чыккан.

Галим, академик Әбрар Кәримуллин "История татарской книги в контексте «Запад-Восток» дигән хезмәтендә язганча, Русиядә типографияләр барлыкка килгәч, татарлар патша галиҗәнапләренә басмаханәләр ачарга рөхсәт сорап мөрәҗәгать итә башлый. 1783 елдагы ирекле типографияләр ачарга рөхсәт итү турындагы фәрман да татарлар файдасына булмый. «Ирекле» басмаханәләрне Русиядә яшәүче башка ил вәкилләренә һәм рус милләтеннән булган кешеләргә генә ачарга хокук бирелә. Екатерина II татарларның китап бастыруга бәйле заказларын үз максатларында файдалана. Аның кушуы буенча басылган Коръәннең һәр данәсе 200 сум тора. Ул заманнарда атның бәясе исә 2 сум булган.

Ниһаять, 1797 елда Павел I татарларның үз басмаханәләрен булдыруга юл ачкан фәрманга кул куя. "Татар, фарсы, гарәп телләрендә дәреслекләр һәм халыкның белемен күтәрүгә кирәкле башка китаплар нәшер итү өчен ирекле татар басмаханәсе"н отставкадагы прапорщик, беренче нашир Габделгазиз Бурашев оештырырга алына. Аңа Сенат басмаханәсеннән гарәп язуы шрифтларының бер өлешен һәм станнар саталар. Элекке прапорщик бу җиһазларны Казанга алып кайта һәм гимназия бинасында татарның беренче типографиясен ачып җибәрә. Бу типографиядә 1801 елда беренче татар китаплары дөнья күрә.[6]

Татар матбагалары үзгәртү

Татар китабын бастыру белән Казан наширләреннән тыш шөгыльләнгән басмаханәләрнең кайберләрең атыйк. Уфа губернасында: губернатор типографиясе (1905—1908: 16 исемдәге татар китабын 47,3 мең данәдә бастырган), Стәрлетамактагы «Нур» (1910—1913: барысы 30 китап, гомуми тиражы — 52 мең данә), Уфадагы «Шәрекъ матбагасы» (1908—1917: 200 китап, 578 мең данә һәм «Тормыш» (1914—1916: 11 китап, 42,4 мең данә) типографияләре; Ырынбурда: Ф. Кәрими җитәкчелегендә татар китабына хезмәт иткән матбагалар (барлыгы 1 миллион данә булып басылган 384 татар китабы); мулла һәм сәүдәгәр М.Хөсәенов ачкан «Дин вә мәгыйшәт» басмаханәсе (1906—1917: 180 мең данә тираж белән 104 китап нәшер ителә); Семипалатинскида «Ярдәм» матбагасы (1910 елларда төзелә, Ырынбур, Казан, Уфадагы татар наширләренең заказын үти); Әстерханда Габдрахман Гомәрев типографиясе (1907—1914; 58 исемдәге 124 меңгә якын китап); Петербургта Ильяс Бораганский типо-литографиясе (1894—1910; Казан татарлары, кырым татарлары, казакъ, гарәп, фарсы телләрендә әдәбият бастыра; нәшер ителгән китаплар саны — 119 исемдә, 430 мең данә) һ.б. Әлеге нәшрият һәм басмаханәләр татар көндәлек матбугатын оештыру һәм бастыру өлкәсендә дә зур хезмәт күрсәтә.[7]

Кызыклы фактлар үзгәртү

Гутенберг инҗиле Европаның китап нәшер итү тарихында иң беренчесе дип исәпләнә. Ул 1456 елда дөнья күрә. Барлыгы 180 данәдә, аныү 45е — пергамент, ә калганнары су билгеләре белән расланган Италия кәгазендә бастырыла. Басма башка китаплардан бизәлеш сыйфаты белән аерылып тора. Безнең көннәргә мондый китапның тулы эчтәлекле вариантының 21е генә килеп җитә. Экспертлар бу китап өчен 25-30 миллион доллар сорый.[8]

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү