Татарлар: халык исәбен алу һәм сәясәт

Татарлар: халык исәбен алу һәм сәясәт - Дамир Исхаковның 2010 елда Татарстан китап нәшриятында басылган китабы. Татар халкының этник тарихына багышланган бу хезмәттә татарларның барлыкка килүе, аларның Урта гасырларда һәм милләт оешу дәверендәге этник үсеш проблемалары турында сүз бара. Китапта гомуммилли этноним һәм милли үзаң формалашу мәсьәләсенә, аларны үстерүдә татар зыялыларының тоткан урыннарына игътибар бирелә. Моннан тыш татарлар арасында XVIII-XX гасырларда барган демографик процессларга күзәтү ясала, 2002 елгы Бөтенрусия халык исәбен алу мәгълүматлары анализлана. Китап ике телдә (татар һәм рус) басыла. Китапның тиражы 2000 д.

Татарлар: халык исәбен алу һәм сәясәт
Башка исемнәр:
Татары: перепись и политика
Автор:

Дамир Исхаков

Жанр:

фәнни-популяр басма

Оригинал теле:

татар , рус

Нәшер итүче:

ТКН

Чыгарылыш:

2010 ел

Битләр:

79 бит

ISBN:

978-5-298-01920-0

Сылтамалар

үзгәртү