Икмәк музее (Болгар)

Икмәк музее (рус. Музей хлеба) — 2012 елда Татарстанның Спас районы үзәге Болгар шәһәреннән көнчыгышта урнашкан музей-тыюлык янәшәсендә ачылган, борынгы заманнардан XXI гасыр башына кадәр хәзерге Татарстан территориясендә игенчелек тарихына һәм икмәк пешерү традицияләренә багышланган интерактив музей. Төп бурычы — икмәк үстерүнең тулы барышын күрсәтеп бирү һәм музейга килүчеләргә уракчы, икмәк пешерүче, тимерче һәм тегермәнче булып карарга мөмкинлек бирү. Монда ипи пешерүнең традицион технологияләре белән танышырга, эшләп утыручы тегермәннәре булган реконструкцияләнгән тегермәнче каралты-курасына сәяхәт ясарга була[1].

Икмәк музее
Икмәк музее территориясе күренеше
Икмәк музее территориясе күренеше
Нигезләү датасы 2012
Урын 423600 Татарстан байрагы, Спас районы, Болгар, Кол Гали ур., 3
Сайт http://www.bolgar.info bolgar.info
 Икмәк музее Викиҗыентыкта
Тышкы рәсемнәр
Икмәк музееннан фоторәсемнәр.
Тышкы рәсемнәр
Икмәк музееннан фоторәсемнәр.

Тарих үзгәртү

Болгар музей-тыюлыгына илтүче түбән керү юлы янындагы кече шәһәрчек территориясендә 3,7 га (төзелеш мәйданы 3836 кв.м.) мәйданда урнашкан. Төзелеш эшләре 2010 елның маенда башланган. 2012 елның 21 маенда Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгы кул астында ике ел барган төзелеш тәмамлана. Музейны ачу тантанасында ТР Президенты Р. М. Миңнеханов, ТР Дәүләт киңәшчесе М. Ш. Шәймиев, ТР Дәүләт шурасы рәисе Ф. Х. Мөхәммәтшин, ТР хөкүмәте башлыгы И. Ш. Халиков, ТР авыл хуҗалыгы министры М. Г. Әхмәтов һ. б. катнаша[2]

Тасвирлама үзгәртү

 
Икмәк музеена керү юлы

Икмәк музее составына төп күргәзмә, тегермәнче утары, җил һәм су тегермәннәре, икмәк пешерү йорты (рус. пекарня), тимерчелек, авыл хуҗалыгы техникасы ачык күргәзмәсе, халык кәсепләре осталарының сәүдә рәтләре керә.

Хуҗалык эшчәнлеге белән бәйле археология ядкәр-комарткылары (артефактлар), этнография предметлары, документлар һәм видеоматериаллар бронза һәм тимер гасырларда кулланылган казу таягы һәм китмәннән алып урта гасырларда барлыкка килгән сука һәм хәзерге заман авыл хуҗалыгы машиналарына кадәр булган игенчелек үсеше һәм игенчеләрнең эш кораллары яхшыру тарихын күрсәтергә мөмкинлек бирә[3].

Күргәзмәдә Идел буе Болгары чорына аерым игътибар ителә. Болгар шәһәрлеге территориясендә алып барылган археолоик казынулар вакытында табылган авыл хуҗалыгы коралларының өлешләре, сошниклар, төрән, сабан кискечләре, урып-җыю һәм игенне эшкәртү кораллары Татарстан җирлегендәге иген игүнең тарихи тамырлары турында сөйли. Күргәзмәнең иген игүчеләргә багышланган иң чагу өлеше — Сабан туе бәйрәме.

Күргәзмә иген игүченең авыр хезмәте, авыл эшчәннәренең көндәлек эш-мәшәкатләре турында сөйли. Күргәзмә интерьерында шулай ук астрономия белеме тарихы, иген игү системасының һәм агротехниканың камилләшүе тарихы да урын алган. Әлеге бүлекнең үзәгендә торучы кунакчыл өйнең ипи-тозлы өстәленең җыелма образы музей белән танышучыларны заманча технологияләр аркылы Татарстан халыкларының камыр ризыклары белән таныштыра. Камыр ризыкларының рецептларын да алырга була.

Күргәзмә ахырында интерактив зал урнашкан. Монда музейга килүчеләр иген игүченең авыр хезмәтен «Сөрү» һәм «Урып-җыю» электрон корылмаларында җир сөрүче һәм тракторчы ролендә тоеп-сынап карый ала. Махсус балалар мәйданчыгында музейга килгән балалар «Икмәк агачы» белән таныша ала, Колобок һәм Камыр батыр янында кунакта була ала.

Тегермәнче өендә ТР милли музее фондларында сакланган фотосурәтләрдән карап, татар йорты интерьеры корылган. Йортта XIX гасыр азагы — XX гасыр башы көнкүреш әйберләре, кием-салым, хезмәт кораллары үрнәкләре урнаштырылган.

Су һәм җил тегермәннәре аерым урын тота. Җил тегермәне эчендәге күргәзмәдә бөртекне тегермәндә тарту барышы белән танышырга мөмкин. Шулай ук XIXXX гасырларда Спас өязендә эшләгән тегермәннәр турында мәгълүмат алырга була. Амбар һәм ындыр икмәкне саклау һәм эшкәртү турында өстәмә мәгълүмат бирә.

Ипи пешерү йортында (пекарняда) икмәк пешерү һәм татарча чәй эчү гореф-гадәтләре турында сөйләүче экспонатлар урнаштырылган: өй җиһазы, ипи савытлары, савыт-саба. Музей караучылар камыр ризыклары әзерләү барышы белән таныша ала һәм кайнар хуш исле ипидән авыз итә дә ала[4].

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү