Ризык (гар. رزق) (азык яки ашамлык) — ашала алынган әйбер[2] — тере тормыш затларының үз яшәүләрен тәэмин итүләре өчен зарур булган энергия һәм матдәләр алмашы химик реакцияләрнең нормаль агуы өчен кирәкле ингредиентлар (аксымнар, майлар, күмерсулар, витаминнар, минераллар һәм микроэлементлар) запасларны тутыру өчен ашау һәм эчүдә кулланыла алган бар матдәләр.[3]  

Ризык
Сурәт
Кайда өйрәнелә кулинария сәнгате[d] һәм ризык фәне[d]
Материал төре азык ингредиенты[d]
Телгә алынган хезмәтләр Civilization V[d], Warcraft[d] һәм StarCraft[d]
Һәштәге food, foodstagram, foodpics, 먹스타그램[1], 맛스타그램[1] һәм 냠냠[1]
Моның каршысы ризык булмаганнары[d]
Тема җәгърафиясе ризык географиясе[d]
Нинди вики-проектка керә Проект:Кулинария[d]
Диапазон в Юникоде U+2615,U+1F33D,U+1F345-1F37C,U+1F382
Commons-logo.svg Ризык Викиҗыентыкта
Һинд ризыклары

Җәмәгать туклануы — халык хуҗалыгы тармагы, кулинария продукциясен җитештерү, сату һәм куллануны оештыру белән шөгыльләнүче предприятиеләр җыелмасы.

Кейтеринг — ерак нокталарда хезмәт күрсәтү белән бәйле, үз эченә компанияләр хезмәткәрләренең һәм шәхси затларның туклануын оештыру һәм күчмә хезмәт күрсәтү буенча подрядчы хезмәтләр күрсәтүче барлык предприятиеләр һәм хезмәтләрне, шулай ук төрле билгеләнештәге чараларга хезмәт күрсәтүне һәм әзер кулинария продукциясен ваклап сатуны гамәлгә ашыручы җәмәгать туклануы тармагы[4].

Бу язмада тормышыбызда азыкның ролен карап китик. Ул бик күп төрле була. Азык белән безнең организмга җитәрлек күләмдә аксым, май, углевод, минераль матдәләр, төрле витаминнар һәм су керергә тиеш.

Аксым безгә йомырка агы буенча таныш. Сыр белән эремчек тә саф аксым диярлек. Иттә, балыкта аксым бик күп. Галимнәр аксымны протеин дип атаганнар, протеин — грекча «беренче урындагы» дигән сүз. Чыннан да аксымнан башка тереклек юк. Гәүдәнең барлык күзәнәкләре дә аксымнан төзелгән.

Майлар төрле-төрле була: атланмай, туңмай, дуңгыз мае. Сыек үсемлек майлары да бар: зәйтүн, мамык, көнбагыш, миндаль майлары.

Азыкның өченче өлеше—углеводлар. Болар — һәркемгә таныш крахмал белән шикәр. Углеводлар боткада, икмәктә, бәрәңгедә, җиләк-җимештә, яшелчәләрдә күп. Майлар, углеводлар организмда таркалып, углекислотага һәм суга әйләнә. Алар безнең орган һәм мускулларның эшчәнлеге өчен кирәкле энергия бүлеп чыгара. Орган һәм мускуллар ныграк эшләгән саен, безгә майлар һәм аеруча углеводлар күбрәк кирәк.

Минераль матдәләр барлык органнарда, тукымаларда, сыеклыкларда бар. Гәүдәнең бер генә органы да, бер генә күзәнәге дә натрий, калий, фосфор, кальций һәм башка минераль матдәләрдән башка яши алмый.

Гадәттә, алар тозлар составында була, мәсәлән, натрий белән хлор — аш тозында, бүтән катлаулы кушылмалар составында бар.

Витаминнар яшелчәдә, җиләк-җимештә, сөттә, ит һәм башка про­ дуктларда күп була.

Кешегә тәүлегенә кимендә ике литр су кирәк: гәүдәнең 2/3 өлеше судан гыйбарәт. Су запасын тулыландырып тормаганда, кеше 3-4 көннән үлергә мөмкин.

Кешегә көненә күпме азык кирәк соң? 100 г аксым, 85 г майлар, 400 г углевод таләп ителә. Азык төрлеләндерелсә, сез кирәкле барлык минераль матдә һәм витаминнар белән тәэмин ителгән булырсыз. «Бар да ашаудан башлана»,—ди халык. Чынлап та тормыш ашказаныннан башлана микәнни? Безнең сәламәтлек, иҗади, җитештерү өлкәсендәге уңышлар ашауга шулкадәр бәйлеме?

Чыннан да, бу шулай, чөнки тормыш тукланудан башлана. Бер күзәнәкле организмнарга карагыз, аларның ашказаны гына бар. Ми һәм и нерв системасы югарырак үсеш стадиясендә барлыкка килгән. Кешегә | тормышны ничектер алып барырга кирәк. Ничек? Әлбәттә, ризык, туклану I ярдәмендә. «Кешенең йөрәгенә юл ашказаны аркылы бара», — дип юкка |гына әйтмибездер, мөгаен. Чөнки ризык — тормышның бик мөһим ягы.

Билгеле, ач торырга да мөмкин, тик озак яшәп булмый.

Кешедә якынча 4-5 метр нечкә һәм 1,5 метр тирәсе юан эчәкләр була. Эчәк­ ләр — бик нәфис органнар. Безнең аркада аларга күпме түзәргә туры килә! Соңгы елларда ватандашларыбыз экзотик кухнялар белән мавыга баш- : лады. Тик бу мавыгуларның барысы да файдалы түгел, киресенчә, зыянлы да әле. Әгәр юан эчәк авырулары турында сөйләсәк, алар тиренең нинди төстә, кешенең нинди милләттән булуына түгел, ә нәрсә ашауга, : ризыкның үзлегенә, структурасына бәйләнгән. Кытайлылар, вьетнамлылар, японнарның төп ризыгы — дөге, ә ненецлар күбрәк балык ашап яши. Ә менә без ул продуктларны гына ашап яши алмыйбыз. Туклану — бик традицион нәрсә. Бу традиция һәрбер халыкта үзенчәлекле матдәләр , алмашы тудыра. Әгәр без мексиканнар азыгы белән туклансак, күпмедер [' вакыттан гастрит яки башка төр ашказаны-эчәк тракты авыруларына дучар булыр идек. Шул ук вакытта көньяк кешеләренә безнең азык төче булып ! тоела — аларның андый ризыкка карата ашказаны согы бүленеп чыгуы да , җитәрлек дәрәҗәдә булмый. Шуны истә тотып, шушы төбәк өчен гадәти ; азык белән тукланырга тырышырга кирәк. Ә экзотик аш — экстремаль ял ! кебек кенә, бер эпизод, рәхәтлек булып калырга тиеш... Ашкайнату турында сөйләгәндә, без бар ашказаны-эчәк трактын күз алдында тотарга тиеш: тешләрдән башлап арт юлга кадәр! ( Тешләр ризыкны чәйнәп ваклыйлар, үңәч ашказанына озата. Ашказа- с- нында ризыкны тупас эшкәртү башлана. Анда ашказаны согы бүленеп I чыга. Уникеилле эчәккә ашказаны асты сыекчасы, үт сыекчасы керә. Нечкә Е эчәктә азык аминокислотага кадәр таркатучы ферментлы эшкәртелү уза.

Калган барлык нәрсә юан эчәккә килеп эләгә.

Әгәр без модага ияреп, гадәттәгечә тукланмый башласак, бу корсакта ; ярсуга китерә. Бу очракта эч китү (яхшы дигәндә) яки тагын да начары — агулану афәте күзәтелергә мөмкин. Без тормышыбызга соңгы елларда гына кергән ризыклар белән туклана башладык. Консервантлар, генетик үзгәрешле продуктлар, азыкка өс- ! тәмәләр — бүгенге чынбарлык. Кеше өчен чизбургерлар, гамбургерлар — азык түгел, ә ачыгудан «ашыгыч ярдәм», җан саклау чарасы. Натураль сөт I күп дигәндә өч көннән әчергә тиеш. Әчемәсә, аны сөт дип атамаска да була. Төрле өстәмәләр кушылган казылык берничә атна буе бозылмый тора, : тышкы яктан да матур күренә. Генетик үзгәргән продуктлар да организм . өчен эзсез генә узмый, нәтиҗәдә организмда төрле тайпылышлар килеп чыгу куркынычы туа.

Юан эчәк авырулары елдан-ел артып тора. Специфик булмаган җәрәхәтле юан эчәк ялкынсынуы, Крон авырулары, эчәклек яман шеше элек сирәк очраган булса, хәзер мондый авырулар бик еш күзәтелә башлады.

Соңгы 12 ел дәвамында юан эчәк яман шеше белән авыручылар 40 %1 ка артты, бүгенге көндә 100 мең кешегә 20 авыру туры килә. 30 ел элек ч кешеләр бик белеп бетермәгән дивертикулез авыруы белән 60 яшьтән узган кешеләрнең 50 % ы интегә. Бу — эчәкнең капчыксыман бүлтәеп чыгуы.

Безнең тәртипсез туклануыбызга түзә алмыйча, эчәк бүлтәеп чыга. Санап киткән тайпылышлар туклану үзгәрүгә бәйле.

Соңгы елларда кечкенә балаларда ярсыган эчәклек синдромы еш очрый.

Бу халәт эч кибү, эч китү, авырту синдромы белән характерлана.

Русиядә 50 млн га якын кеше геморрой авыруыннан интегә. Кайбер авырулар табибларга күренүне кирәк тапмыйча, тизәккә чыккан канны геморрой билгесе дип исәпли. Ләкин асылда анда яман шеш авыруы 1 барлыкка килгән була. Кызганычка каршы, бу авыруның симптомнары бертөрлерәк, менә шул сәбәп игътибарсызлыкка китерә дә инде. Шуның өчен геморрой белән интеккән һәрбер кеше үз вакытында хирургка кү­ ренергә тиеш. 50 яшьтән соң елга бер тапкыр мәҗбүри рәвештә проктологка күренү зарур. Геморрой гына, дип йөреп вакытны сузарга ярамый.

Авыру кеше диета сакларга тиеш. Мәсәлән, шикәр диабеты белән авырган кешенең татлы ризыклардан тыелуы таләп ителә. Ә сәламәт кеше кинәт кенә ниндидер диетага күчә алмаска да мөмкин, чөнки моңа корсакның «рөхсәте» булмас. Кирәкле кадәр тукланмыйча эшләп булмый. Корсак бераз ял итсен өчен, атнасына бер тапкыр ашауны киметү көне уздыру : ярый. Бу көннәрдә дөге, алма һ.б. төр ризыкларга өстенлек бирү яхшырак.

Юан эчәкне чистартуга багышланган рекламаларны хәзер еш күрергә була. Кайберәүләр анда 15 кг га якын шлак җыела дип ышандырырга тырышалар. Тик боларның барысында чынга алу дөрес булмас. Чөнки эч йомшарта торган дару эчеп, колоноскопия тикшерүе уздырганда, эчәктә ; шлакны табып булмый, ул — чиста. Әгәр эчәк үткәрмәүчәнлеге булса, дөрестән дә анда үзенчәлекле утырма җыела.

Махсус чистарту кирәкме-юкмы икәнен табиб кына билгели. Чистарту функциональ бозылу яки авыру булганда гына уздырыла. Шуның өчен үз белдегең яки таныш-белеш киңәше белән профилактик чистарту уздырырга ярамый. Бу процедура сәламәтлеккә зыян китерергә мөмкин.

Физкультура белән шөгыльләнү корсакта киеренкелек тудыра. Корсак мускуллары ныгысын өчен, суда йөзү, чаңгыда, тимераякта шуу файдалы.

Авыр атлетика белән шөгыльләнү, бигрәк тә хатын-кызларга зыянлы булырга мөмкин. Бу спорт төре туры эчәк, аналык төшүенә китергән оч­ раклар бар.

Корсак проблемалары үсемлек клетчаткасына бай ризыкларны җитәрлек ашамаудан, чистартылган ризыкларга өстенлек бирүдән килә. Өстәвенә, ризык әзерләгәндә, без бик күп консервантлар, шулай ук тәмне көчәйтүче, исен, төсен яхшыртучы тәмләткечләр кулланабыз. Туклану режимын сакламыйбыз, бигрәк тә эш урынында. Аз хәрәкәтле тормыш рәвеше алып барабыз. Бик еш стресс халәтендә булабыз — болар барысы да күңелсез нәтиҗәгә китерә.

Рацион төрле булырга тиеш. Табыныгызда яшелчә, җиләк-җимеш булуы яхшы. Тозлы кәбестә ашагыз — анда витаминнар, микроэлементлар күп.Симез булмаган ит, төрле диңгез продуктларын ашау файдалы, әйтик, диңгез кәбестәсе эч кибүдән коткара.

Шулай ук карагызҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 https://myseouldream.com/2016/04/21/korean-hashtags-on-instagram/
  2. Ожегов С. И. Словарь русского языка. — 8-е изд., стереотип. — М.: «Советская энциклопедия», 1970. — С. 510. — 900 с. — 150 000 экз.
  3. Encyclopædia Britannica definition
  4. Тарих происхождения кейтеринг