Ак мәчетБолгарда урнашкан мәчет. 2012 елның 10 июнендә Болгарда борынгы Болгар дәүләтендә Һиҗри тәкъвиме буенча 310 елның Рәҗәп аеның 16нче көнендә[1] Болгарның корылтаенда рәсми рәвештә Ислам динен дәүләт дине буларак кабул ителүгә карар бирелүенә 1123 ел тулуга[2] багышланган җыенда тантаналы төстә ачыла.

Ак мәчет
Нигезләнү датасы 2010
Сурәт
Нигезләүче Минтимер Шәймиев
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Болгар, Спас районы, Татарстан һәм Идел буе федераль округы
Бүләк итүче Алишер Усманов, Ринат Әхмәтов һәм Шәфәгать Тәхәветдинов
Рәсми ачылу датасы 10 июнь 2012
Хезмәтләндерүче Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте
Мәзһәб Хәнәфи мәзһәбе
Карта
 Ак мәчет Викиҗыентыкта

Мәчет дин тотучылар өчен дә, ислам белән бәйле булмаган башка кешеләр өчен дә ачык. Күп санлы экскурсияләр нәтиҗәсендә туристлар грандиоз архитектура комплексының тышкы кыяфәтен дә, интерьерын да бәяли, ыгы-зыгыдан Ерак Көнчыгыш атмосферага чума ала.

Төзелү тарихы үзгәртү

2010 елдан Болгарда Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев инициативасы белән Болгар һәм Зөяне саклау һәм үстерү буенча «Яңарыш " Республика фонды программасын киң масштаблы гамәлгә ашыру башланды.

Архитектурасы үзгәртү

Тулы бер комплекс тәшкил итә, мәчеттән тыш, биредә шәкертләргә белем бирүче уку йорты, мөфти резиденциясе дә урнашкан. Мәчетнең манаралары биеклеге – 46,5 метр, мәчет эчендәге гөмбәзнең диаметры 17 метрга кадәр җитә. Гыйбадәт бүлмәсенең мәйданы – 180 квадрат метр. Намаз бүлмәсендә диаметры белән 25 метрлы зур люстра урнаштырылган. Гыйбадәтханәне тышлар өчен 1200 тонна ак мәрмәр ташы кулланылган.

Мәчет төзелешенә Россиянең иң бай кешеләрнең берсе Алишер Усманов, Украинада яшәүче татар бае Ренат Әхмәтов һәм «Татнефть» ААҖ башлыгы Шәфәгать Тәхәүтдинов матди ярдәм күрсәттеләр. Ак мәчет мәрмәр белән бизәлгән. Бина өч купоны һәм ике 40метрлы минарасы бар. Мәчет стенасы эчендә традицион көнчыгыш декоратив элементлар:тюлҗпаннар,арабескалар һәм геометрик орнаментлар белән бизәлгән.

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Милади тәкъвиме буенча 922 елның 21 май көненә туры килә
  2. Милади тәкъвиме буенча 2012 елның 21 май көнендә 1090 ел тулды

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү