Кече манараБолгарның иң яхшы сакланган архитектура һәйкәле. Янындагы мәчет инде күптән җимерелеп беткән. Хан мәчетенең Олы манарасыннан аер­малы буларак, халык аны Кече манара дип атаган.

Кече манара

Аның биекле­ге 12 метр чамасы, 48 басмалы әйләнгеч таш баскыч өскә алып менә. Баскычны яктырту өчен сте­наларда кечкенә генә тәрәзәләр уелган.

Кече манара янында элек хан­нар зираты булган. Биредә әле хәзер дә «Хан төрбәсе» дип атал­ган мавзолей хәрабәләре саклана.

Чыганаклар үзгәртү