Үзбәк хан

(Үзбәк (хан) битеннән юнәлтелде)

Үзбәк хан (tat. lat. Üzbäk xan(үле сылтама), اوزبیک , як.1283-1342) - Алтын Урда ханы (1312-1342). Тогрыл улы, Мәнгүтимернең оныгы, Туктай дәвамчысы.

Үзбәк хан
Алтын Урданың бишенче ханы
Вазыйфада
1312 – 1342
Аңа кадәр Туктай
Дәвамчысы Тәнибәк
Җучи Олысының унынчы хакиме
Туган 1283
Олуг Олыс
Үлгән 1342
Сарай-Бату, Олуг Олыс
Җефет Тайдулла
Балалар Тимербәк, Тәнибәк, Җанибәк, Тулунбәк, Иринбәк, Тугдыбәк, Хызр-бәк
Әти Тогрыл

Үзбәк хан—иң озак идарә иткән (13121342) һәм Алтын урда тарихында иң зур эз калдырган хан. Ул ил белән идарә иткән дәвердә Алтын Урда гаҗәеп көчле-кодрәтле дәүләткә әверелә, мәдәнияте искиткеч нык үсеш ала. Әүвәл вак-вак илләрне бергә кушудан оешкан гади бер мәмләкәт Үзбәк хан заманында бөтен Евразия күләмендәге иң зур дәүләтләрнең берсе буларак таныла.

 
Алтын Урда чәчәк ату дәверендә, 1312-1357 ел

Хакимияткә килү

үзгәртү

Анасы Баялуни һәм бәкләр бәге Котлыгъ Тимер ярдәмендә Алтын Урда тәхетен яулап ала.

Эчке сәясәт

үзгәртү

Мәмләкәтне ныгыту, үзәкләштерү сәясәтен үткәрә, исламны дәүләт дине буларак кабул итә.

Аның заманында Сарай әл-Җәдид төзелеп бетә, салым җыю тәртипкә салына, акча кулланышы тотрыклана.

Фән, уку-укыту, мәдәният, сәнгать үсешенә уңай шартлар тудырыла. Урыннарга баскаклар билгеләү тәртибе бетерелә, буйсынулы биләмәләрнең бәк һәм кенәзләре (ханның вассаллары) салымны үзләре җыеп тапшыралар.

Польша (1337-38) белән Иран илханнары (1318-19, 1326) җирләренә берничә мәртәбә уңышлы яулар оештыра. Византия, Һиндстан һәм Көнбатыш Европа илләре, Мисыр мәмлүкләре белән илчелек мөнәсәбәтләре урнаштырыла. Үзбәк хан идарә иткән 30 ел эчендә Алтын Урда иң югары үсеш чорын кичерә.

Үзбәк хан казанышлары

үзгәртү

Ибне Баттута 1333 елны Үзбәк ханны күреп сөйләшкәннән соң: «Ул җиһандагы иң бөек, иң кодрәтле патшаларның берсе»,—дип, югары бәя биргән.

Үзбәкнең хакимлеге гомуми таныла, мәркәздә генә түгел, читтәге төбәкләрдә дә ханның дәрәҗәсе бик нык үсә. Ибне Баттута аны Мәгъриптә дә, Мәшрикъта да—бөтен дәүләт белән бердәй оста идарә итүче хаким дип атый. XIV—XV йөзләрдәге тарихи географиядә гарәп-фарсы галимнәре Җучи улусын еш кына «Үзбәк улусы», «Үзбәк иле», «Үзбәк йорты» дип атыйлар [1].

Дәүләт белән үзәктән торып оста идарә итү, һәр төбәктә, шәһәрдә һәм җәйләүдә хакимлекне таныту, гомумән, сәяси эшләрне җайга салу нәкъ шул заманга туры килә. Монголия империясеннән арынгач һәм тулысынча мөстәкыйльлеккә ирешкәч, Алтын Урданың көчле хакимияте, җиңелмәс гаскәре, тотрыклы хуҗалыгы була, мәдәнияте зур үсеш ала, тышкы элемтәләре бик нык көчәя.

Үзбәк хан идарә итүе төрле чыганакларда

үзгәртү

Бу дәүләттә иминлек хөкем сөргәнен читтән килүчеләр дә исбатлыйлар. Италия сәяхәтчесе һәм сәүдәгәре Франческо Пеголотти 1340 елда язган «Сату-алу эшләре» дигән китабында: Дон буйларыннан Кытайга бара торган юл Алтын Урда аркылы уза, анда көндез дә, төнлә белән дә тып-тыныч, имин, дип яза. Алтын Урдада бераз соңрак булып кайткан гарәп сәяхәтчесе һәм тарихчысы Ибне Гарәбшаһ дәүләтнең аеруча ныгып киткән чагы турында болай ди:

 

«Харәземнән кәрваннар чыгар иде дә, Кырымга барып җиткәнче, өч айга сузылган бу сәфәрдә курку-шөбһәләнунең нәрсә икәнен дә белмичә, тыныч кына олауларында барырлар иде».

 

Үзбәк ханның ни дәрәҗәдә оста дәүләт эшлеклесе, хөкемдар булганын Алтын Урда белән дустанә-тату яшәгән Мисыр солтанының сәркатибе вазифаларын үтәгән олуг галим әл-Гомәри язмалары буенча:

 

«Дәүләт эшләренә килгәндә, ул фәкать аларның асылына гына төшенә, һәммәсен дә тәгаенләп маташмый; күпме ясак җыйганнарын, күпмесен ничек тотканнарын аңа әйтәләр дә ул шуңа канәгать була, вакланып тормый»

 

Үзбәк хан турында кулъязмалар

үзгәртү

XIV—XV йөзләрдә яшәгән гарәп һәм фарсы авторлары Үзбәк ханны мактап кына телгә алалар. Шәрыкны аркылыга-буйга йөреп чыккан мөдәррис-профессор, ханның замандашы әл-Бирзали:

 

«Үзбәк хан утызларда булып, матур буй-сынлы, күркәм килеш-килбәтле, искиткеч акыллы шәхес»

 

Бераз соңрак яшәгән һәм үз заманын тасвирлап калдырган тарихчы әл-Мөфәддал Үзбәк ханны тасвирлый:

 

«... үзе япь-яшь, төскә-биткә бик матур, холкы-фигыле дә күркәм, менә дигән мөселман кыю вә гайрәтле шәхес»

 

Ә менә Мисыр солтаннарында баш казый һәм эчке көчләр җитәкчесе булып эшләгән, соңрак Каһирә мәдрәсәсендә география һәм тарих профессоры әл-Гайни Үзбәк хан турында болай яза:

 

«Ул узе гайрәтле вә тәвәккәл, диндар гали зат булып, хокук белгечләрен, гыйлем ияләрен олылый белә, аларга ышана, сүзләренә колак сала, үзләренә хөрмәт күрсәтә, шәехләрнең хәлен белеп йөри, аларга рәхим-шәфкать кыла иде».

 

XV йөздә яшәгән фарсы галиме Муинетдин Натанзи, төрки телдә язылган, ләкин безнең заманнарга килеп җитмәгән чыганактан файдаланып: «Ул гаҗәеп дәрәҗәдә вөҗданлы, гадел патша булган»,—дип әйтә.

 
Үзбәк ханын күмү урынына күрсәткеч. Актау шәһәреннән китү, Казакъстан

Үзәкләштерү сәясәте

үзгәртү

Тәхеткә утырганда баш күтәреп каршы чыккан күчмә феодалларның фетнәсен Үзбәк хан көч кулланып бастырган. Тәхеттә утыруының беренче елларында төрле төбәкләрдә хөкүмәткә каршы чыгышларны туктату өчен гаять каты ысуллар кулланганмы—кулланган. Шул ук вакытта аның мондый катылыгы аңлашыла да кебек: Илбасарны һәм аның яклыларны үз юлыннан алып ташламаган булса, бергә укмашып, хәйран зур көч туплаган нойоннар, ягъни күчмә монгол феодаллары, аның үзенең башына җиткән булырлар иде. Мондый фетнә әзер була инде.

Ислам дине - дәүләт дине буларак игълан ителү

үзгәртү

Тәхеткә утыру белән, Үзбәк хан Ислам динен бөтен дәүләт дине дип белдерә. Ә шаманлыкны дәгъвалап үзенә каршы чыгучыларны көч кулланып җиңә, исламны күтәрә.

Мәшһүр рус тарихчысы Лев Гумилев фикеренчә, әлеге үзгәрешнең әһәмияте зур: Үзбәк хан дала дөньясын сәүдәгәрләр дәүләтенә әверелдерә, Идел буе төрки дөньясы мөселман этносына, хәтта суперэтноска әйләнә.

Үзбәк хан үлгәч, варис булып калган олы малае Тәнибәк бик аз гына хан булып Алтын Урда хакимиятенә килә.

Моны да карагыз

үзгәртү
Элгәре:
Туктай
Алтын Урда ханы

13121342
Аннары:
Тәнибәк

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Равил Фәхретдинов. ТАТАР ХАЛКЫ ҺӘМ ТАТАРСТАН ТАРИХЫ.

Әдәбият

үзгәртү
  • Равил Фәхретдинов. ТАТАР ХАЛКЫ ҺӘМ ТАТАРСТАН ТАРИХЫ.
  • Мыськов Е. П. Политическая история Золотой Орды (1236—1313 гг.). — Волгоград: Издательство Волгоградского государственного университета, 2003. — 178 с. — 250 экз. — ISBN 5-85534-807-5
  • Почекаев Р. Ю. Цари ордынские. Биографии ханов и правителей Золотой Орды. — СПб.: ЕВРАЗИЯ, 2010. — 408 с. — 1000 экз. — ISBN 978-5-91852-010-9
  • Селезнёв Ю. В. Элита Золотой Орды. — Казань: Издательство «Фэн» АН РТ, 2009. — 232 с.