Туда-Мәнгү
Туда-Мәнгү, кайбер чыганакта Тәдән Мәнгү (tat. lat. Tuda-Mängü(үле сылтама), تودا منکو) - Алтын Урда ханы (1282—1287). Туканның өченче улы, Батуның оныгы, Мәнгүтимер дәвамчысы.
Туда-Мәнгү | |
---|---|
Алтын Урданың икенче ханы | |
Вазыйфада 1282 – 1287 | |
Аңа кадәр | Мәнгүтимер |
Дәвамчысы | Түлә-Буга |
Җучи Олысының җиденче хакиме | |
Вазыйфада 1282 – 1287 | |
Туган | 1282 Олуг Олыс |
Үлгән | 1287 |
Әни | Хучухадунь[d] |
Әти | Тукан |
Тарих
үзгәртүХакимияткә килү
үзгәртүМәнгүтимер үлгәннән соң тәхет өчен көчле көрәш башлана. Мәнгүтимер васыятендә хан тәхетен үзенең туганының улы Түлә-Бугага багышлаган булса да, аның васыятен үтәмичә, тәхеткә үз энесе Туда-Мәнгү (1282—1287) менеп утыра. Ул йомшак холыклы, ихтыярсыз кеше була, Алтын Урданың иң дәрәҗәле төмәннәреннән [1] берсе Нугай теләге белән хан булырга ризалык бирә.
Эчке сәясәт
үзгәртүТуда-Мәнгү үз акчаларын—тәңкәләрен суга.
Туда-Мәнгү идарә итү чорында баскак системасы рус кенәзлекләрендә кертелгән.
1283 елда Туда-Мәнгү Ислам динен кабул итә.
Яулар
үзгәртү1285 елда Туда-Мәнгү хан һәм Нугай төмәнче Карпатларга яу белән барганнар.
1286-1287 елда Туда-Мәнгү хан һәм Нугай төмәнче Польшага каршы сугышканнар.
Тәхеттән бәреп төшерү
үзгәртүТуда-Мәнгүнең дәүләт белән идарә итә алмавы хан варислары — Мәнгүтимернең энеләре һәм уллары арасында ризасызлык хисе уята. Аны тәхеттән ваз кичәргә мәҗбүр итәләр.
1287 елда тәхеттән бәреп төшерелгән.
Васыятьне үтәп, тәхеткә Түлә-Буга килә (1287—1291).
Моны да карагыз
үзгәртүЭлгәре: Мәнгүтимер |
Алтын Урда ханы 1282–1287 |
Аннары: Түлә-Буга |
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Төмән — ун мең кешелек гаскәр куя алырдай эре феодал, күп санлы күчмә хуҗалык тотучы тархан. Сугыш вакытында үз гаскәренең башлыгы була. Кайбер төмәннәрнең гаскәре ун мең белән генә дә чикләнмәгән. Андыйлардан зур сугыш осталары, атаклы гаскәр башлыгы чыккан. Хан нәселеннән булмау сәбәпле үзләренең тәхеткә утырырга хаклары булмаса да, сәяси һәм хәрби дәрәҗәләре белән ханга тиңләшкәннәр, хан итеп үзләренә кулай кешене утыртканнар. Мәсәлән: Нугай, Мамай, Идегәй.
Әдәбият
үзгәртү- Равил Фәхретдинов. ТАТАР ХАЛКЫ ҺӘМ ТАТАРСТАН ТАРИХЫ.
- Вернадский Г. В. Монголы и Русь = The Mongols and Russia / Пер с англ. Е. П. Беренштейна, Б. Л. Губмана, О. В. Строгановой. — Тверь, М.: ЛЕАН, АГРАФ, 1997. — 480 с. — 7000 экз. — ISBN 5-85929-004-6
- Мыськов Е. П. Политическая история Золотой Орды (1236—1313 гг.). — Волгоград: Издательство Волгоградского государственного университета, 2003. — 178 с. — 250 экз. — ISBN 5-85534-807-5
- Почекаев Р. Ю. Цари ордынские. Биографии ханов и правителей Золотой Орды. — СПб.: ЕВРАЗИЯ, 2010. — 408 с. — 1000 экз. — ISBN 978-5-91852-010-9
- Селезнёв Ю. В. Элита Золотой Орды. — Казань: Издательство «Фэн» АН РТ, 2009. — 232 с.