Түлә-Буга
Түлә-Буга (tat. lat. Tülä-Buğa(үле сылтама), توله بوغا) - Алтын Урда ханы (1287—1291). Тарбуның улы, Батуның туруны [1], Туда-Мәнгү дәвамчысы.
Түлә-Буга | |
---|---|
Алтын Урданың өченче ханы | |
Вазыйфада 1287 – 1291 | |
Аңа кадәр | Туда-Мәнгү |
Дәвамчысы | Туктай |
Җучи Олысының сигезенче хакиме | |
Туган | XIII гасыр Олуг Олыс |
Үлгән | 1291 |
Әти | Тарбу |
Тарих
үзгәртүХакимияткә килү
үзгәртүМәнгүтимер үлгәннән соң тәхет өчен көчле көрәш башлана. Мәнгүтимер васыятендә хан тәхетен үзенең туганының улы Түлә-Бугага багышлаган булса да, аның васыятен үтәмичә, тәхеткә үз энесе Туда-Мәнгү (1282—1287) менеп утыра. Туда-Мәнгүнең дәүләт белән идарә итә алмавы хан варислары—Мәнгүтимернең энеләре һәм уллары арасында ризасызлык хисе уята. Аны тәхеттән ваз кичәргә мәҗбүр итәләр. Васыятьне үтәп, тәхеткә Түлә-Буга килә (1287—1291).
Яулар
үзгәртүТүлә-Буга белән Туда-Мәнгү Маҗарстанга һәм Польшага яуларда катнашкан (1285-1287).
1288 елда Рязань һәм Мөрәм кенәзлекләренә яу белән бара, күтәрелешне бастыра.
Үлем
үзгәртүБәкләрибәк Нугайга каршы көрәштә вафат булган: Нугай Мәнгүтимернең Туктай дигән улы белән дуслашып ала да Түлә-Буганы да, Туктайның ир туганнарын да үтертеп бетерә.
Түлә-Буга идарә итү чоры - Алтын Урданың чуалыш дәвере. Эчке чуалышлар сәбәбе - төмән Нугайның эшчәнлеге һәм мәкерләре.
Түлә-Буга үтергәннән соң тәхеткә Туктай утыра һәм 1291—1312 елларда идарә итә.
Моны да карагыз
үзгәртүЭлгәре: Туда-Мәнгү |
Алтын Урда ханы 1287–1291 |
Аннары: Туктай |
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ оныгының улы
Әдәбият
үзгәртү- Равил Фәхретдинов. ТАТАР ХАЛКЫ ҺӘМ ТАТАРСТАН ТАРИХЫ.
- Вернадский Г. В. Монголы и Русь = The Mongols and Russia / Пер с англ. Е. П. Беренштейна, Б. Л. Губмана, О. В. Строгановой. — Тверь, М.: ЛЕАН, АГРАФ, 1997. — 480 с. — 7000 экз. — ISBN 5-85929-004-6
- Мыськов Е. П. Политическая история Золотой Орды (1236—1313 гг.). — Волгоград: Издательство Волгоградского государственного университета, 2003. — 178 с. — 250 экз. — ISBN 5-85534-807-5
- Почекаев Р. Ю. Цари ордынские. Биографии ханов и правителей Золотой Орды. — СПб.: ЕВРАЗИЯ, 2010. — 408 с. — 1000 экз. — ISBN 978-5-91852-010-9
- Селезнёв Ю. В. Элита Золотой Орды. — Казань: Издательство «Фэн» АН РТ, 2009. — 232 с.