Гарәпшаһ хан яки Гарәпшәһ Мөззаффар (рус чыгананакларында Арапша-хан) - Шейбани нәселеннән чыккан Алтын Урда ханы (1377-1380). Каһанбәк хан улы, Җучи ыругыннан, Шейбани ханы нәселеннән чыккан. Алтын Урданың низаглашу чорында идарә иткән хан.

Гарәпшаһ хан
Алтын Урданың 28-нче ханы
Вазыйфада
1377–1380
Аңа кадәр Каһанбәк хан
Дәвамчысы Туктамыш хан
Үлгән 1380
Әти Мир Пулад
Алтын Урда чәчәк ату чорында, 14 гасыр

1377 елда Гарәпшаһ хан җитәкчелегендәге гаскәр Пьяна янындагы сугышта Иван 2 Дмитрий улы җитәкчелегендәге бердәм рус гаскәрен тар-мар итә.

Тарих үзгәртү

1376 елда Мәскәү гаскәр башлыгы һәм Литва кенәзе Дмитрий Боброк-Волынский Урта Иделгә һөҗүм итә, талау явы нәтиҗәсендә 5000 сум ала.

1376 елда Гарәпшаһ рус талау һөҗүмнәрен туктатыр өчен Мамай морзаны яклап Новосильский кенәзлегенә каршы җавап явын оештыра.

Рус бөек кенәзе Дмитрий Иван улы зур гаскәр җыя, ләкин соңгы мизгелдә яшь кенәз Иван гаскәр башлыгы итеп билгеләнә.

Пьяна янындагы сугыш (1377) үзгәртү

1377 елда Гарәпшаһ хан җитәкчелегендәге гаскәр Пьяна янындагы сугышта Иван 2 Дмитрий улы җитәкчелегендәге бердәм рус гаскәрен тар-мар итә.

Татар гаскәренең саны зур булмаганга карамастан рус гаскәре бозыклыгы сәбәпле тар-мар ителә, менә рус чыганагыннан өземтә:

 

«начаша ловы за зверми и птицами творити, и потехи деюще, не имея ни малейшаго сомнения... Простые воины последовали их примеру: бросали оружие, предавались пьянству и бражничеству».

 

Сугыш барышында мордва кенәзләре татар гаскәренә юл күрсәтеп булышалар. 2 августта Гарәпшаһ хан һөҗүм итә башлый, руслар Пьяна елгасына таба кача һәм анда камап алынып бетерелә. Сугыш нәтиҗәсендә кенәзләр Семен Михаил улы, Иван Дмитрий улы вафат булганнар.

Гарәпшаһ рус талау яулары җавабына үч итә: 5-7 августта Түбән Новгород шәһәрен талап яндыра. Пьяна янындагы сугыштан соң Гарәпшаһ хан Түбән Новгород, Рязань шәһәрләрен басып ала.

Сарайда хакимлеге үзгәртү

Гарәпшаһ исемле тәңкәләр 1377-1378 елларда Сарай шәһәрендә сугыла.

1380 елда Туктамыш хан Сарай шәһәрен басып ала һәм Гарәпшаһ хакимлеге тәмамлана. Туктамыш хан Алтын Урда тәхетенә утырганнан соң Җанибәк хан үлгәннән соң башланган низаглашу чоры туктала.

Моны да карагыз үзгәртү

Элгәре:
Каһанбәк хан
Алтын Урда ханы

1377-1380
Аннары:
Туктамыш хан

Әдәбият үзгәртү

  • Равил Фәхретдинов. ТАТАР ХАЛКЫ ҺӘМ ТАТАРСТАН ТАРИХЫ.
  • Повесть о битве на реке Пьяне. Воинские повести Древней Руси. — Лениздат, 1985.
  • Татарский энциклопедический словарь. — Казань, 1999.
  • Мыськов Е. П. Политическая история Золотой Орды (1236—1313 гг.). — Волгоград: Издательство Волгоградского государственного университета, 2003. — 178 с. — 250 экз. — ISBN 5-85534-807-5
  • Почекаев Р. Ю. Цари ордынские. Биографии ханов и правителей Золотой Орды. — СПб.: ЕВРАЗИЯ, 2010. — 408 с. — 1000 экз. — ISBN 978-5-91852-010-9
  • Селезнёв Ю. В. Элита Золотой Орды. — Казань: Издательство «Фэн» АН РТ, 2009. — 232 с.