Пьяна янындагы сугыш
Пиана янындагы сугыш — 1377 елда Гарәпшаһ хан җитәкчелегендәге гаскәр Пиана елгасы янындагы сугышта Иван-2 Дмитрий улы җитәкчелегендәге бердәм рус гаскәрен тар-мар итә.
Пиана янындагы сугыш | |||
Дата | |||
---|---|---|---|
Урын |
Пиана елгасы | ||
Нәтиҗә |
Татар гаскәренең җиңүе | ||
Көндәшләр | |||
| |||
Сәргаскәрләр | |||
| |||
Яклар көчләре | |||
| |||
Югалтулар | |||
| |||
Сәбәпләр
үзгәртү1376 елда Мәскәү гаскәр башлыгы һәм Литва кенәзе Дмитрий Боброк-Волынский Урта Иделгә һөҗүм итә, талау явы нәтиҗәсендә 5000 сум ала.
1376 елда Гарәпшаһ рус талау һөҗүмнәрен туктатыр өчен Мамай морзаны яклап Новосильский кенәзлегенә каршы җавап явын оештыра.
Әзерләнү
үзгәртүРус бөек кенәзе Дмитрий Иван улы зур гаскәр җыя, ләкин соңгы мизгелдә яшь кенәз Иван гаскәр башлыгы итеп билгеләнә.
Сугышның барышы
үзгәртү1377 елда Гарәпшаһ хан җитәкчелегендәге гаскәр Пьяна янындагы сугышта Иван-2 Дмитрий улы җитәкчелегендәге бердәм рус гаскәрен тар-мар итә.
Татар гаскәренең саны зур булмаганга карамастан рус гаскәре бозыклыгы сәбәпле тар-мар ителә, менә рус чыганагыннан өземтә:
«начаша ловы за зверми и птицами творити, и потехи деюще, не имея ни малейшаго сомнения... Простые воины последовали их примеру: бросали оружие, предавались пьянству и бражничеству». |
Сугыш барышында мордва кенәзләре татар гаскәренә юл күрсәтеп булышалар. 2 августта Гарәпшаһ хан һөҗүм итә башлый, руслар Пиана елгасына таба кача һәм шунда камап алынып, бетерелә. Сугышта кенәзләр Семен Михаил улы, Иван Дмитрий улы һәлак булганнар.
Нәтиҗәләр
үзгәртүГарәпшаһ рус талау яулары җавабына үч итә: 5-7 августта Түбән Новгород шәһәрен талап яндыра. Пьяна янындагы сугыштан соң Гарәпшаһ хан Түбән Новгород, Рязань шәһәрләрен басып ала.
Әдәбият
үзгәртү- Повесть о битве на реке Пьяне. Воинские повести Древней Руси. — Лениздат, 1985.
- С. М. Соловьёв . История России с древнейших времен. Том 3. Глава 7. Княжение Димитрия Иоанновича Донского (1362—1389) 2016 елның 29 ноябрь көнендә архивланган.