Хубилай
Хубилай (монголча Хубилай хаан; кытайча 忽必烈,1215-1294) — Монгол империясенең ханы (1260-1271), Юань дәүләтенә нигез салучы, Юань династиясеннән Кытайның беренче императоры.
Хубилай | |
---|---|
Монгол империясенең Бөек ханы | |
Вазыйфада 1260 – 1271 | |
Аңа кадәр | Мәңге хан |
Дәвамчысы | дәүләт таркала |
Юань династиясеннән Кытайның 1-нче императоры | |
Вазыйфада 1271 – 1294 | |
Аңа кадәр | империя нигез салынган |
Дәвамчысы | Тэмур |
Туган | 23 сентябрь 1215 Монгол империясе |
Үлгән | 18 февраль 1294 (78 яшь) Ханбалык[d], империя Юань[d][1] |
Җефет | Tëgülun[d], Чаби[d], Намбуй хатан[d], Talahai khatun[d], Nuhan[d], Баяуджин-хатун[d], Khökhlun Khatan[d], Qoruchin Khatun[d] һәм Sugedasi[d] |
Әни | Сорхахтани[d] |
Әти | Толуй[d][2] |
Марко Поло китапларында Кублай-хан исеме астында телгә алына.
Хубилай - Чыңгызхан оныгы, Толый һәм кереит патшабикәсе Сорхахтани-бикә улы, Мәңге, Хулагу, Арыг-Буга бертуганы.
Тарих
үзгәртү1251 елда абые Мәңге бөек хан тәхетенә утырганнан соң, Хубилайга Төньяк Кытайда бар басып алынган җирләрне идарәгә бирә.
1253 елда бөек хан Мәңге Хубилайга Көньяк Кытайдагы Сун династиясенә каршы сугыш чараларын оештырырга куша.
1253 елда Хубилай җитәкләгән гаскәр Хуанхэ елгасы аша чыгып, Шәнси һәм Сичүән вилаятләренә һөҗүм итә, соңрак Юньнән вилаятендәге Дали патшалыгын яулап ала.
Хубилай Кытайда Кайпин - Шәндү (Югары башкала) шәһәренә нигез сала.
1258 елда Мәңге җитәкләгән гаскәр Сун империясенә каршы яңа һөҗүм башлый. Хубилай бу сугышта Янҗи буена яу белән бара.
1259 елда Хубилай Һәчүән шәһәрен камап алганда, бөек хан Мәңгенең вафаты һәм Арыг-Буга буш тәхеткә утыру тырышуы турында хәбәр ала. Нәтиҗәдә, Хубилай Сун көчләре белән солых килешүен имзалый һәм Каракорымга ашыгып бара.
Ватандашлар сугышы
үзгәртү1260 елда Кайпин шәһәрендә тиз җыелган корылтайда Хубилай бөек хан итеп игълан ителә, ә айдан соң Каракорымда җыелган корылтайда Арыг-Буга бөек хан дип игълан ителә.
Арыг-Буга ягында Алтын Урда ханы Бәркә (Җүчи нәселеннән), Алгы (Чагатай нәселе) һәм Мәңге нәселеннән бүтән вәкилләр, Хубилай ягында - Хулагу булган.
1260-1264 елларда ике бертуган арасында хакимият өчен сугыш бара.
1260 елда Хубилай Монгол империясенең башкаласын Каракорымнан Ханбалык (соңрак Пекин исеме бирелгән) шәһәренә күчерә.
1260 елда Хубилай Каракорымга яу белән бара, 1261 елда Хубилай Арыг-Буга гаскәрен җиңә һәм бөтен Монголияне контроль астына ала.
Арыг-Буга әсирлеккә бирелә һәм 1266 елда төрмәдә үлә.
Көньяк Кытайны яулап алу
үзгәртү1267-1273 елда Хубилай Хубэй вилаятендәге Сәньян кирмәнен камалышка алып буйсындыра.
1273 елда Хубилай Баян ны сәргаскәр итеп билгели.
1275 елда Баян җитәкләгән гаскәр Янҗи елгасы аша чыгып, үзәндәге бар шәһәрләрне Нанкинга кадәр яулап ала.
1276 елда Сун империясенең Ханҗоу шәһәре яулап алына, император мөһере Хубилайга тапшырыла.
1279 елда Кантон шәһәрен басып алып, Хубилай бөтен Сун империясен яулый. Соңгы Сун императоры Җао Бин Ямынь диңгез бәрелешендә һәлак булган.
Хубилай Кытайдагы яңа династиягә Юань исемен бирә.
Соңрак Хубилай Бирма, Камбоҗа, Корея илләрен үз хакимиятенә буйсындыра, ләкин Япониягә һөҗүм (Камикадзе җиле) һәм Вьетнамга каршы яулар уңышсыз булган.
1291 елда Хубилай бөтен империяне 12 вилаяткә бүлә.
Дини карашлары
үзгәртүХубилай дин иреген таныган, аның сараенда христианнар, мөселманнар, буддистлар хезмәт иткәннәр. Аеруча буддизмны яклаган.
Хубилай шигырьлар язган. Кытай тарихында Ши-җу (始祖) исеме астында калган.
Хәтер
үзгәртү2006 елда Монголиянең башкаласы Улан-Батор шәһәрендә Хөкүмәт сарае алдында Хубилайга һәйкәл ачылган. Элегрәк анда Чыңгызхан, Үгәдәй һәйкәлләре урнаштырылган.
Әдәбият
үзгәртү- Равил Фәхретдинов. ТАТАР ХАЛКЫ ҺӘМ ТАТАРСТАН ТАРИХЫ.
- Россаби Моррис. Золотой век империи монголов. СПб. 480с. 2008 ISBN 978-5-8071-0326-0
- Кадырбаев А. Ш. Хубилай-хан — завоеватель или объединитель Китая? // Общество и государство в Китае: XXXIX научная конференция. М.: Восточная литература, 2009.- С.56-75.
- Хафизов Г. Распад Монгольской империи и образование улуса Джучи
- ↑ 1,0 1,1 Хубилай // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / мөхәррир А. М. Прохорова — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1969.
- ↑ Китайская биографическая база данных