Ма́рко По́ло (итал. Marco Polo; 15 сентябрь 1254 ел, Венеция (башка фараз буенча Корчула шәһәре), — 8 гыйнвар 1324 ел, Венеция) — итальян сәүдәгәре һәм сәяхәтчесе. 12711295 елларда әтисе һәм аның бертуганы Маффео белән Азия буенча кылалар. Истәлекләрен «Дөньяның төрлелеге турында китап»та (итал. Il Milione) язып калдыра. Аның бу әсәре XIVXVI гасырлар сәяхәтчеләренә, географларына зур тәэсир ясый. Шулай ук бу әсәрне Христофор Колумбның Һиндстанга юл эзләгән вакытта үзе белән алуы билгеле.

Марко Поло
Туган телдә исем итал. Marco Polo
Әйтелеш
Туган 15 сентябрь 1254(1254-09-15)
Венеция
Үлгән 8 гыйнвар 1324(1324-01-08) (69 яшь)
Венеция
Күмү урыны Сан-Лоренцо чиркәве[d]
Ватандашлыгы  Винисә җөмһүрияте[d]
Һөнәре сәүдәгәр, сәяхәтче
Җефет Доната Бадоер[d]
Балалар Фантина Поло[d] һәм Аньезе[d][1]
Ата-ана
  • Никколо Поло (әти)

 Марко Поло Викиҗыентыкта

Яшь чагы

үзгәртү

Марко Поло якынча 1254 елда Венеция республикасында сәүдәгәр гаиләсендә туа. Аның әтисе Көнчыгыш илләре белән сәүдә итә торган була һәм Марко туганчы ук ул бертуганы Маффео белән Азия буенча сәяхәт кылып йөргән була. Алар аннан 1269 елда гына әйләнеп кайталар.

Сәяхәтләре

үзгәртү

Марко Полоның сәяхәтләре 1271 елда башлана. Шушы елда Никколо һәм Маффео Кублай ханның үтенечен үтәр өчен яңадан сәяхәткә чыгалар. Бу юлы алар үзләре белән бергә яшь Марконы да алалар.

Аның сәяхәтләре турындагы хәтирәләре әтисенең һәм абыйсының Бәркә Хан яшәгән Болгар шәһәренә сәяхәте турындагы кереш өлеш белән башлана. Бер елдан соң алар Үкәк шәһәренә, аннары Бохарага юнәләләр. Анда Леванттан килүче илче сәяхәтчеләрне Кублай хан белән очрашырга чакыра. 1266 елда алар Кублай ханның Пекинда урнашкан сараенда хан белән очрашалар. Ул Марко Полоның әтисен һәм абыйсын кунакчыллык белән каршы ала һәм Европа илләре һәм халкы турында күпсанлы сораулар бирә. Шулай ук алар өстенә Рим папасына хат илтүне һәм Иерусалимдагы Гайсә пәйгамбәр кабереннән май китерүне йөкли. Хатта грамматика, риторика, логика, геометрия, санау сәнгате, музыка һәм астрономиядә белемнәре булган 100 христиан кешесен җибәрүне сорап язылган була. 1269 елда ватаннарына әйләнеп кайткач, алар Папа Климент IVнең үлгәнлеген беләләр һәм яңа папа сайлау озакка сузылганга, май китерү вазифасын тизрәк үтәр өчен, 1271 елда Марконы да алып Аккрага баралар.

 
Марко Полоның 1271-1295 еллардагы сәяхәте

Алар Кытайга диңгез буенча барырга телиләр, ләкин диңгез юлы хәтәр булганга күрә, алар бу юлны сайламыйлар. Багдад, Ормуз, Бәлех, Кашгар һәм башка күпсанлы шәһәрләр аркылы алар Шанду шәһәренә барып җитәләр. Монда ханның җәйге сарае урнашкан була. Сәяхәтчеләрнең Кытайга барып җитүе һәм хан белән күрешү вакыты төгәл билгеле түгел, бу вакыйга 1271 ел белән 1275 ел арасында була. Алар Иерусалимнан китерелгән майны һәм папаның җавабын ханга тәкъдим итәләр.

Марко Полоның китабының өченче өлешендә диңгез арты илләре: Япония, Һиндстан, Шри-Ланка, Көньяк-Көнчыгыш Азия һәм Африканың көнчыгыш яры турында сөйләнә.

Ханның кунакларны ватаннарына җибәрү теләге булмаганга, алар Кытайда 15 елга якын яшиләр. 1292 елда фарсы илханы Аргун хатын сорап Кублай ханга илчелек җибәрә, шул ук елда килен белән җавап буларак җибәрелгән 14 корабтан торучы илчелеккә Поло гаиләсенә дә кушылырга рөхсәт бирелә. Шул рәвешле, алар Ормузга килеп җитеп, аннары Иран һәм Кара диңгез аркылы 1295 елда Венециягә кайтып җитәләр.

 
Марко Поло купере.

Марко Полоның сәяхәттән соңгы тормышы турында аз мәгълүмат сакланган. 1323 елда ул нык авыру сәбәпле ятактан тора алмый ята. 1324 елның 8 гыйнварында ул вафат була.

Искәрмәләр

үзгәртү