Сычуань

(Сичүән битеннән юнәлтелде)


Сычуа́нь (||四川 Sìchuān) — Кытайның үзәк өлешенең көньягындагы провинция. Башкаласы һәм иң эре шәһәре -Чэнду. Халкы 80 418 200 кеше (провинцияләр арасында 4-енче урын, 2010 ел бирелгән мәгълүматы). Атамасы 川峡四路 («дүрт Чуанься өлкәсе») дигәннән кыскартылма һәм Сун империясе вакытында бу территориядә Чуанься өлкәсе булганга һәм соңыннан дүрт өлкәгә - "лу"га бүленгәнгә бәйле.

Сычуань
四川, Sìchuān
Халәт

вилаять

Административ үзәге

Чыңду

Иң эре шәһәре

Чэнду

Губернатор

Цзян Цзюйфэн

ККФ сәркатибе

Лю Цибао

Тулаем Эчке Продукт (2004)

655,6 млрд Кытай юане  (9-нче)

Халык (2010)

80 418 200 (4-нче урын)

Тыгызлык

163,74 кеше./км² (25-нче урын)

Мәйдан

491 146 км²
(5-нче урын)

Сычуань на карте

Аббревиатура

川 яки 蜀 (Chuān или Shǔ)

Код ISO 3166-2

CN-51

http://www.sichuan.gov.cn/
Сычуань на Викискладе

География үзгәртү

Провинция 491 146 км² мәйдан били (5-енче урын). Провинциянең үзәк һәм көнчыгыш өлеше Сычуань казанлыгы чикләрендә урнашкан. Төньякта Ганьсу белән, төньяк-көнчыгышта Шэньси, төньяк-көнбатышта Цинхай, көньякта Юньнань белән чиктәш.

Җир тетрәүләр үзгәртү

2008 елның 12 маенда Сычуаньда көчле җир тетрәү булган, ул провинция шәһәрләренең күп өлешен җимергән. Җир тетрәүнең магнитудасы 7,9 балл булган. 22 майга торыш буенча хөкүмәт 50 мең һәлак булган кеше турында мәгълүмат бирә.

Тарихы үзгәртү

Неолит һәм Бронза гасыры чорында монда Сансиньдуй мәдәнияте булган (безнең эрага кадәр III—I меңьеллык). III гасырда Сычуань территориясе Шу патшалыгының нигезен хасил иткән. IV гасырда монда Чэн варвар патшалыгы оешкан. V гасырда Сычуань өстеннән гегемония табгачларга күчкән.

1911 елда провинциядә Сычуань фетнәсе башланган, ул Синьхай инкыйлабына кадәр булган.

1939 елда Сычуань провинциясенең көнбатыш өлеше аерым Сикан провинциясенә аерылып чыгарылган. 1950 елда Сикан провинциясенең көнбатыш өлеше Тибет автномияле районы составына кертелгән, калган өлеше 1955 елда янә Сычуань составына кертелгән.

Административ-территориаль бүленеш үзгәртү

Провинция 21 административ-территориаль берәмлеккә бүленә: 17 шәһәр округына, 1 субпровинциаль әһәмиятле шәһәргә һәм 3 автономияле округка.

Карта Татарча атамасы Кытайча атамасы Пиньинь Статус
 
1 Гардзе-Тибет АО 甘孜藏族自治州 Gānzī Zàngzú Zìzhìzhōu автоном округ
2 Нгава-Тибет-Цян АО 阿坝藏族羌族自治州 Ābà Zàngzú Qiāngzú Zìzhìzhōu автоном округ
3 Мяньян 绵阳市 Miányáng Shì Шәһәр округы
4 Гуанъюань 广元市 Gǔangyúan Shì Шәһәр округы
5 Наньчун 南充市 Nánchōng Shì Шәһәр округы
6 Бачжун 巴中市 Bāzhōng Shì Шәһәр округы
7 Дачжоу 达州市 Dázhōu Shì Шәһәр округы
8 Яань 雅安市 Yǎ'ān Shì Шәһәр округы
9 Чэнду 成都市 Chéngdū Shì Субпровинция дәрәҗәсендәге шәһәр
10 Дэян 德阳市 Déyáng Shì Шәһәр округы
11 Суйнин 遂宁市 Sùiníng Shì Шәһәр округы
12 Гуанъань 广安市 Guǎng'ān Shì Шәһәр округы
13 Мэйшань 眉山市 Méishān Shì Шәһәр округы
14 Цзыян 资阳市 Zīyáng Shì Шәһәр округы
15 Лэшань 乐山市 Lèshān Shì Шәһәр округы
16 Нэйцзян 内江市 Nèijiāng Shì Шәһәр округы
17 Цзыгун 自贡市 Zìgòng Shì Шәһәр округы
18 Ибинь 宜宾市 Yíbīn Shì Шәһәр округы
19 Лучжоу 泸州市 Lúzhōu Shì Шәһәр округы
20 Ляншань-Ий АО 凉山彝族自治州 Liángshān Yízú Zìzhìzhōu автоном округ
21 Паньчжихуа 攀枝花市 Pānzhīhūa Shì Шәһәр округы

Халкы үзгәртү

Провинция халкының күпчелеген Хань милләте кешеләре тәшкил итә (атап ук әйткәндә кытайлар). Шулай ук провинциядә и, наси, тибетлылар һәм цян халыклары яши. Тибетлылар, наси һәм и халкының провинция чикләрендә үз автономияле округлары бар - Гардзе-Тибет автономияле округы, Нгава-Тибет-Цян автономияле округы һәм Ляншань-Ий автономияле округы. Үз вакытында монда кайбер мәгълүматларга караганда верификацияләнмәгән озак яшәүче ЛиЦиньюнь булган, ул 256 ел яшәгән.

Икътисады үзгәртү

Провинциядә авыл хуҗалыгы үскән - дөге һәм бодай үстерелә; провинция Кытай провинцияләре арасында дуңгыз ите җитештерү буенча беренче урынны һәм тут ефәк тукучы коконнары җыю буенча икенче урынны алып тора. Илдә хәмер җитештерүнең провинциянең өлеше 20%-тан артык. Провинция территориясендә Кытай Халык Җөмһүриятендә ванадий, кобальт һәм титан ятмаларының яртыдан артыгы һәм шулай ук әһәмияткә ия тимер руда һәм башка минераль казылмалар запаслары бар. Провинциядә сәнәгатьнең автомобил, аэрогаләм, металлургия, азык-төлек тармаклары үскән. Провинция Кытайның саклау сәнәгате һәм фәнни-техник потенциал үсеше ягыннан стратегик булып тора.

Мәдәният үзгәртү

 
Лэшаньда Будда сыны

Сычуань провинциясендә 3000 ел элек булган корылмаларның бер комплексы табылган, ул 250 квадрат метрдан артык мәйдан били. Бу Цзиньша җимерекләрендә табылган иң зур һәм камил архитектур корылма дип фараз ителә. Табылган бина борынгы Цзиньша шәһәренең төньяк-көнчыгышында урнашкан. Казылмаларның мәйданы 2000 квадрат метр били. Археологлар сүзләре буенча ул Шан династиясенең хөкем итүенең соңында 3000 ел элек безнең эрага кадәр 1600-1100 елларда төзелгән булган. Озынлыгы 23 м һәм киңлеге 10 м булган борынгы бина биш киң бүлмәдән тора, шул ук вакытта гади кешенең торагы ул вакытта 5 метрга 3 метр алып торган. Экологик туризм карашы ягыннан төп карарга лаек урын булып Чэнду даирәләрендәге пандаларның тыюлыгы һәм питомнигы һәм панда Институты тора.

Дөнья мирасы үзгәртү

ЮНЕСКОның Дөнья мирасы исемлегенә провинция территориясендә булган түбәндәге объектлар кертелгән:

Чжан Цюнь үзгәртү

Бу провинциядә Кытай Республикасының премьер-министры һәм чит эшләр министры Чжан Цюнь туган. Кытай хөкүмәтенең иң озак яшәүче җитәкчесе, ул 100 елдан артык яшәгән 12 дәүләт һәм хөкүмәт җитәкчеләре исемлегенә керә. Ул 7 ел (1940-1947) провинциянең губернаторы булган.

Тугандаш өлкәләр үзгәртү

Татарстан-Сычуань Бизнес Форумы үзгәртү

2016 елның 4 маенда Татарстан-Сычуань Бизнес Форумы узды[1]. Анда Казан Университетлары ректорлары һәм Сычуань университетлары ректорлары арасында килешүләргә имза куелган. Сычуань икътисады, мәдәнияте турында сөйләнгән. Форум "КОРСТОН" үзәгендә үткән.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү