Төп менюны ачу

Сартак Бату улы (tat. lat. Sartaq, монг. Сартаг)(?-1256) - Җучи Олысының өченче хакиме. Батуның өлкән улы.

Сартак
Җучи Олысының өченче хакиме
1256-1256
Туган билгесез
Үлгән 1256(1256)
Балалар Туктува, Хукчы, Улакчы
Әни Боракчин-хатын
Әти Бату
Алтын Урда чәчәк ату дәверендә

Сартак христиан динен (несторианлык) тоткан (Инокентий IV папасы кулъязмасы буенча).

ТарихҮзгәртү

1252 елда Владимир кенәзе Андрей (Александр Невский бертуганы) Алтын Урданың дошманы - Даниил Галицкий белән берләшмәне төзегән. Сартак гаскәр башлыгын - Неврүйне фетнәне бастырырга җибәргән. Нәтиҗәдә Андрей Швецияга качкан, ә югары ярлык Алтын Урданы яклаган Александр Невскийгә бирелгән. Бөек рус тарихчысы Лев Гумилев буенча Сартак белән Александр Невский туганлашкан (туганлашу йоласы).

1253 елда Сартак ханына Константинополь аша Франция патшасы Людовик IX илчелеге килгән. Илчелекне монах Гийом Рубрук җитәкләгән. Сартак илтифат белән илчелекне кабул иткән, ләкин сөйләшүләрдән баш тартып, Бату ханга җибәргән.

Сартакның кызы (чукынганнан соң Феодора) Ростов кенәзе Глеб Василий улы кияүдә булган. Шулай итеп Чыңгызхан нәселле - Сартакның нәселендә хәтта Явыз Иван һәм күп башка рус аксөякләре булганнар.

Бату хан үлгәннән соң, 1255-1256 елда Алтын Урда хакиме вазифасына баскан, ләкин Каракорым шәһәреннән кайтканда үлгән.

Моны да карагызҮзгәртү

ӘдәбиятҮзгәртү

  • Джиованни дель Плано Карпини. История Монгалов. Гильом де Рубрук. Путешествие в Восточные страны / Перевод А. И. Малеина. — М.: Государственное издательство географической литературы, 1957.
  • Гумилёв Л. Н. Поиски вымышленного царства (Легенда о «государстве пресвитера Иоанна»). — М.: Айрис-пресс, 2002. — С. 432. — ISBN 5-8112-0021-8