Тевтон ордены
Тевтон ордены (алман. Deutscher Orden) — католик дини-алпарлык хәрби оешмасы. 12 гасыр азагында тәре яулары чагында Фәләстиндә нигез салынган. 13 гасыр — 1525 елларда Балтыйк буенда, орден тарафыннан прусслар, литвалар, поляклардан тартып алынган җирләрдә Тевто ордены дәүләте пәйда булган. Орден 1410 елда Грүнвалд сугышында тар-мар ителгән. 1466 елдан Польша вассалы. 1525 елда аның Балтыйк буендагы җирләре дөньяви Пруссия һерцоглыгына әйләндерелгән.