Төп менюны ачу

Гәрәбә — казылма сумала, органик матдәләр классыннан минерал. Бизәнү эшләнмәләр һәм дарулар ясауда кулланыла. Борынгы грек телендә “илектр” дип йөртелгән. Хәзерге киң кулланылыштагы электр сүзе шуннан алынган. Кешеләр гәрәбәдән ясалган муенса ефәк яки йон киемгә ышкылганда аннан очкыннар чыкканын күргәннәр. Бу таш тәнгә ышкылып йөргәндә дә электр корылмалары барлыкка килүе билгеле. Элек-электән хатын-кызлар, гәрәбә муенса тагып йөреп, зоб авыруын дәвалаганнар. Шуңа күрә гәрәбә муенсаның дәрәҗәсе зур булган.

Гәрәбә миллион еллар дәвамында зур басым астында нарат сагызыннан барлыкка килә. Ул, табигый казылма буларак, диңгез төбеннән һәм диңгез кырыенда казылган шахта-карьерларда табыла. Аны чит матдәләрдән аерып алу ысулы алтын юуга охшаган. Аерма бары шунда, алтын ком, таш, балчыктан авыр була, гәрәбә, киресенчә, җиңел казылма. Ул Җир шарының һәр почмагында очрый. Әмма дөнья күләмендә әлеге асылташ запасының 90 процентка якыны Калининград өлкәсенә туры килә. Аны табу һәм эшкәртү дә монда өстенлек алган. Дөньядагы бердәнбер “гәрәбә музее” да Калининград шәһәрендә. Әлеге музей 1979 елда ачылган.

ЧыганакларҮзгәртү