Кече Литва (литв. Mažoji Lietuva; алман. Kleinlitauen; пол. Litwa Mniejsza; рус. Máлая Литвá) яки Пруссия Литвасы (литв. Prūsų Lietuva; алман. Preußisch-Litauen, пол. Litwa Pruska; рус. Прусская Литвá) — Алманиянең (Пруссия, соңрак Көнчыгыш Пруссия) Нәмунас (Неман) елгасының пруссия литвалары яшәгән түбәнге агымында урнашкан тарихи этнографик төбәге.

Литваларның тарихи яшәү өлкәсенең этномәдәни төбәкләре.
     Кече Литва      Жемайтия      Аукштайтия      Сувалкия      Дзукия

Хәзерге вакытта Кече Литва җирләре Литва байрагы Литва (Клайпеда шәһәре, тирә-ягы белән), Россия байрагы РФ (Калининград өлкәсе), Польша Польша (Вармия-Мазуры воеводалыгы) дәүләтләре арасында бүленгән.

Тарих үзгәртү

 
Преголя елгасы — XIX гасырда Литва җирләренең көньяк чиге

Кече Литва Тевтон орденының 1442 елгы Мелно солыхы (en) шартлары буенча аңа бирелгән һәм прусслар һәм литваларның аерым бер этномәдәни төркеме (үзатамалары летувининкай (lietuvininkai)) яши торган өлешендә XVI гасыр башында (1525 елга кадәр) барлыкка килә.

«Кече Литва» термины беренче мәртәбә Симон Грюнау һәм Л. Давидның XVI гасыр башы (15171526) «Пруссия хроникалары»нда телгә алына.

Тевтон орденына секуляризация (дини йогынтыдан азат итү) үткәргәч, Кече Литва җирләре Пруссия герцоглыгы (1525-1618), Бранденбург-Пруссия герцоглыгы (1618-1701), Пруссия корольлыгы (1701-1871), Алмания (1871-1945) составында була. Литвалар күпләп яши торган төп җирләрдән дәүләт чиге белән аерылып торган.

Мәдәният үзгәртү

 
Тилзитта басылган Аушра газетасы

Кече Литва җирләрендә литва әдәби теле зур үсеш ала. Моңа Пруссиянең дәүләт дине итеп лютеранлыкны кабул итүе мөмкинлек бирә (ягъни дини йолаларны латин теле урынына җирле телләрдә уздырырга мөмкинлек ачыла). Халыкка таянып хакимлек итәргә омтылган герцог Альбрехт Бранденбург-Ансбахлы (de) (1490-1568) литвалар мәгарифенә һәм китап басу эшчәнлегенә хәерхаһлы булган. 1547 елда Кенигсбергта Мартинас Мажвидас (en) литва телендә беренче китап булган Катехизисны, 1653 елда Д. Клейн литва теленең беренче грамматикасын бастырып чыгара. 1579-1590 елларда Й. Бреткунас беренче мәртәбә Библияне литва теленә тәрҗемә итә (басылмый кала). XVIII гасырда Кристионас Донелайтис (en) литва телендә беренче «Ел фасыллары» поэмасын иҗат итә. XIX гасырның I яртысында литва телендә беренче газеталар нәшер ителә башлый.

Халкы үзгәртү

XVIII гасыр башына кадәр Кече Литва халкының күпчелеген литвалар тәшкил итә. Кече Литвада яшәүче прусслар XVIII гасырның I яртысында алман ассимиляциясенә бирешәләр. Литваларның саны, король Фридрих Вильгельм I (en) 1709-1711 еллардагы ваба кизүе вакытында кимегән халыкны Австриядән, алман дәүләтләреннән, Швейцариядән, Нидерландлардан китерелгән колонистлар исәбенә тулыландыргач, нык кына кими. 1871 елда Алмания империясе төзелгәч, җирле халыкны алманлаштыру көчәя. Шуңа карамастан, литва телендә китаплар һәм вакытлы матбугат чыгуын дәвам итә.

Беренче бөтендөнья сугышы үзгәртү

Беренче бөтендөнья сугышы тәмамлангач, Кече Литваны Литва җөмһүриятенә бирү таләбе үтәлми. 1919 елгы Версаль солыхы шартлары буенча, Кече Литваның зур өлеше Алмания кул астында кала. 1923-1939 елларда Литва составына Клайпеда төбәге генә керә.

Кече Литваның Алмания кул астындагы көнбатыш өлешендә 1934 елдан җирле халыкны (пруссларны) тулысынча алманлаштыру сәясәте уздырыла. Алманлаштыру сәясәте 1939 елда Алмания тарафыннан басып алынган Клайпеда төбәгенә дә җәелдерелә.

Икенче бөтендөнья сугышы үзгәртү

Икенче бөтендөнья сугышы тәмамлангач, 1945 елгы Берлин (Потсдам) конференциясе (en) карары белән Кече Литва җирләре ССРБ (Литва ССР һәм РСФСРга тапшырыла) һәм Польша арасында бүленә.

Галерея үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. Большая российская энциклопедия. В 35 томах . Том 17 (Ла-Ло). М.: НИ БРЭ, 2011. ISBN 978-5-85270-350-7

Әдәбият үзгәртү

  1. Восточная Пруссия: С древнейших времен до конца второй мировой войны. Калининград, 1996.
  2. Mažosios Lietuvjs enciklopedija. Vilnius, 2000-2007. T.1-3.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү