Микалоюс Чюрлёнис

Микалоюс Чюрлёнис, Микалоюс Константинас Чюрлёнис, литв. Mikalojus Konstantinas Čiurlionis, пол. Mikołaj Konstanty Czurlanis (1875, Варена — 1911, Пустельник) — Литва рәссамы һәм композиторы. Литва милли классик музыкасына нигез салучы. Беренче литва симфоник поэмалары һәм камера-инструмент өчен әсәрләре авторы. Поляк телендә әдәби әсәрләр язган[1] .

Микалоюс Чюрлёнис
Туган телдә исем Микалоюс Константинас Чюрлёнис
литв. Mikalojus Konstantinas Čiurlionis
Туган 22 сентябрь 1875(1875-09-22)
Варена (хәзерге Литва)
Үлгән 10 апрель 1911(1911-04-10) (35 яшь)
Пустельник (Варшава яны)
Үлем сәбәбе пневмония
Күмү урыны Расу[d]
Милләт литвалы
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
Әлма-матер Лейпцигская высшая школа музыки и театра[d], Фредерик Шопен исемендәге музыкаль унверситет[d] һәм Академия изящных искусств[d]
Һөнәре композитор, рәссам
Җефет София Кимантайте-Чюрлёнене (18861958), язучы
Балалар кызы Дануте
Ата-ана
  • Константинас Чюрленис, органчы (әти)
  • Аделе Мария Магдалена Радманайте–Чюрленене (әни)
Кардәшләр Стасис Чюрлёнис[d], Йонас Чюрлёнис[d] һәм Ядвига Чюрлёните[d]

 Микалоюс Чюрлёнис Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1875 елның 10 (22) сентябрендә Вильно губернасы Ораны (Варена) шәһәрендә туган, балачагы Друскининкайда узган. Музыкага сәләте бик кечкенәдән сизелә. Аның беренче музыка укытучысы да әтисе (авыл чиркәвенең органчысы) була. 7 яшендә музыка грамотасына өйрәнә, 13 яшендә, кенәз Микола Огинскийның оркестр мәктәбендә флейта дәресләре алганда (1889-1993), беренче музыка әсәрләрен иҗат итә. Варшава музыка институтында (фортепиано классы) укыганда (1894-1899) җитди әсәрләре (хор һәм оркестр өчен кантата, рояль өчен фугалар, пьесалар) барлыкка килә. «Ноктюрн фа-диез минор» әсәре «Меломан» музыка әлманахында басыла (1901). Лейпциг консерваториясендә музыкага өйрәнә (1901-1902).

Бу чорда иң яхшы дөньяны табу турында хыяллана. Идеалистик философия, теософия белән кызыксына. Бетховен, Бах, Вагнер, П.И. Чайковский аның яраткан композиторларына, ә Достоевский, Гюго, Һофман яраткан язучыларына әйләнә. Литва халык музыкасы белән кызыксына, беренче язган «Урманда» симфониясендә үк туган халкының меланхолик-кайгылы милли көйләре урын ала.

Туган ягының гүзәл табигате белән соклану хисе үзенең күңел тойгыларын, кичерешләрен чагылдырган сынлы сәнгать әсәрләре иҗат итүгә этәрә. Ул төсләргә гаҗәеп бай дөнья матурлыгын музыкада гына түгел, ә сынлы сәнгать мөмкинлекләре (төс, линияләр, пластик форма) аша да тотып алырга һәм әсәрләрендә бирергә омтыла. Музыкант һәм композитор рәссамга әверелә. Сынлы сәнгать гграмотасына ныграк өйрәнү максатында, 26 яшендә Я. Каузикның рәсем мәктәбенә сынлы сәнгать классына укырга керә.

Друскининкайга каникулга кйткан вакытта натурадан этюдлар күп ясый, антик статуялардан гипс күчермәләр ала. Чюрлёнисның фантастик күзаллауларын киндергә майлы буяу белән ясаган иң беренче эшендә — «Урман музыкасы» картинасында күрергә мөмкин була. Алга таба күбрәк кәгазьдә темпера һәм пастель техникасында эшли.

Символист-рәссам буларак, Чюрлёнис табигатьтә йөрәгең аркылы, күңел белән генә күреп-тоеп була торган яшерен матурлыкны эзли. «Корольләр әкияте» шәкелендә литва фольклоры образлары һәм мотивларын куллануы ачык күренә. Чюрлёнис музыкаль исемнәр кушылган («Фуга», «Сонаталар») лирик пейзажлары белән данлыклы була: аларда музыка һәм сынлы сәнгать бербөтен булып берләшкән. «Зодиак тамгалары», «Дөньяның яратылуы» шәкелендәге композицияләре зур тәэсир итү көченә ия. «Җайдак» әсәрендә Литваның борынгы гербын файдаланып, киләчәккә омтылган Ватан образын бирә.

Чюрлёнисның иҗатына М. Горький, И. Стравинский, А. Скрябин, «Мир искусства» берлеге рәссамнары, А. Бенуа, М. Добужинский, А. Остроумова-Лебедева югары бәя бирәләр.

Хәтер үзгәртү

 
M. Чюрлёнисның сынлы сәнгать музее. Каунас

Сынлы сәнгать әсәрләре үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү