Кая Каллас

Эстония премьер-министры

Кая Каллас (эст. Kaja Kallas; 1977 елның 18 июне, СССР, Эстония ССР, Таллинн) — эстон юристы, сәяси һәм дәүләт эшлеклесе. Эстония реформалар фиркасе рәисе. 2021 елның 26 гыйнварыннанЭстония Эстония Хөкүмәте башлыгы (премьер-министр). 2014—2018 елларда — Европа парламенты депутаты.

Кая Каллас
Эстония премьер-министры
Вазыйфага керешкән
2021 елның 26 гыйнвары
Аңа кадәр Юри Ратас
Эстония Реформалар Фиркасе рәисе
Вазыйфага керешкән
2018 елның 14 апреле
Аңа кадәр Ханно Певкур
Европа парламенты депутаты
Вазыйфада
2014 елның 1июле – 2018 елның 5 сентябре
Шәхси мәгълүмат
Туган 18 июнь 1977(1977-06-18) (46 яшь)
СССР, Эстония ССР, Таллинн
Сәяси фирка ЭРФ
Җефет Arvo Hallik[d]
Әни Кристи Каллас
Әти Сийм Каллас
Белем Тарту университеты;
Эстония бизнес мәктәбе

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1977 елның 18 июнендә Таллиннда, Реформалар фиркасенең элекке рәисе һәм Европа комиссиясенең элекке вице-президенты Сийм Каллас(рус.) гаиләсендә туган.

1995 елда Кая Каллас өлгергәнлек аттестатына имтихан тапшыра. 1999 елда Тарту университетының(рус.) юридик факультетын хокук өлкәсендә бакалавр дәрәҗәсе белән тәмамлый, шуннан соң көндәшлек өлкәсендә Европа һәм Эстония законнарында махсуслашкан адвокат булып эшли (адвокатлык эшчәнлегенә хокукы 2011 елда чыккан). 1996 елдан театр режиссеры ярдәмчесе буларак һөнәри рәвештә эшли.

2007 елда ул Эстония бизнес мәктәбенә укырга керә, анда 2010 елда икътисадта EMBA (эшлекле идарә итү магистры) дәрәҗәсен ала[1].

Кая Калаас эстон, инглиз, рус, фин, француз телләрен камил белә.

Сәяси карьерасы үзгәртү

2010 елда Каллас Эстония реформалар фиркасенә(рус.) кабул ителә һәм 2011 елда 7157 тавыш җыеп, Эстония парламентына (Рийгикогу) сайлана[2]. XII чакырылыш Эстония парламентында (2011 елдан 2014 елга кадәр) икътисадый мәсьәләләр комитетын җитәкли.

2014 елда Европа парламентына(рус.) сайланганда, 21 498 тавыш җыя[3]. Европа парламентында Каллас Сәнәгать, тикшеренүләр һәм энергетика комитеты составына керә һәм Эчке базар һәм кулланучылар хокукларын яклау комитетының запас әгъзасы булып тора. Европа Берлеге — Украина парламент хезмәттәшлеге комитетында делегация рәисе урынбасары, шулай ук «Евронест» Парламент ассамблеясе һәм АКШ белән мөнәсәбәтләр буенча делегацияләр әгъзасы була. Моңа өстәп, Каллас цифрлы көн тәртибе буенча Европарламентның депутатлар төркеме әгъзасы[4] һәм Яшьләр төркеме рәисе урынбасары булып тора[5].

2017 елның 13 декабрендә Эстония реформалар фиркасе рәисе Ханно Певкур(рус.) бу вазыйфага сайланмаячагын игълан итә һәм үз урынына Калласны сайларга тәкъдим итә[6]. 15 декабрьдә Каллас тәкъдимне кабул итә һәм фирка башлыгы сайлауларында катнашырга ризалаша[7]. 2018 елның 14 апрелендә Каллас Реформалар фиркасе рәисе вазыйфасын үтәүгә керешә.

2019 елның 3 мартында узган парламент сайлауларында 20 083 тавыш җыеп, янә депутат мандатын ала — бу кандидатлар арасында иң яхшы нәтиҗә. Реформалар фиркасе сайлауларда 28,9 % тавыш белән ота һәм Рийгикогуда 34 урын ала. 5 апрельдә Эстония президенты Керсти Кальюлайд Калласка яңа хөкүмәт төзергә тәкъдим итә. Әмма фирка коалиция формалаштыра алмый һәм хөкүмәт төзү хокукы Юри Ратаска күчеп, ул илнең премьер-министры була. Реформалар фиркасе оппозициядә кала.

2021 елның 13 гыйнварында, Юри Ратас Хөкүмәте отставкага киткәннән соң, Эстония президенты Керсти Кальюлайд янә Реформалар партиясе лидеры Калласка яңа хөкүмәт төзүгә керешергә тәкъдим итә[8][9]. 14 гыйнварда президент Керсти Кальюлайд, 2019 елның мартында узган парламент сайлауларында иң күп урын алган фирка рәисе буларак, Калласны премьер-министр вазыйфасына кандидат итеп билгеләргә дигән карарга кул куя[10]. 2021 елның 25 гыйнварында, Рийгикогу әгъзаларының 70 тавышын җыеп, Каллас Хөкүмәт формалаштыруга парламент фатыйхасын ала[11].

2021 елның 26 гыйнварында Эстониянең беренче хатын-кыз премьер — министры була[12][13]. Шунысы игътибарга лаек, Каллас Хөкүмәтендә 14 министрның 7се хатын-кызлар, бу — Эстония өчен рекорд, Эстония президенты шулай ук хатын-кыз (Керсти Кальюлайд)[14].

Гаилә хәле үзгәртү

2002—2006 елларда Эстония Диңгез академиясе хезмәткәре Роомет Лейгерда кияүдә булган.

2011—2014 елларда Эстония финанс министры булган (2003—2005 елларда) Таави Вескимяги белән гаилә кора. 2011 елда уллары туган.

2018 елның сентябрендә банкир Арво Халликка ("Arvo Hallik") кияүгә чыккан.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Kaja Kallas | LinkedIn.
  2. Biography. әлеге чыганактан 2016-06-16 архивланды.
  3. Archived copy. әлеге чыганактан 2016-06-16 архивланды. 2016-06-16 тикшерелгән.
  4. Members 2016 елның 8 гыйнвар көнендә архивланган. European Parliament Intergroup on the Digital Agenda.
  5. European Youth Forum. әлеге чыганактан 2016-05-04 архивланды. 2016-04-18 тикшерелгән.
  6. Pevkur not to run for Reform lead again, Kallas not announcing yet. ERR (13 December 2017). 22 December 2017 тикшерелгән.
  7. Kaja Kallas to run for Reform Party chair. ERR (15 December 2017). 22 December 2017 тикшерелгән.
  8. Видео ⟩ Кая Каллас: я не вижу особых возможностей формировать правительство с EKRE (2021-01-13). 2021-01-13 тикшерелгән.
  9. ERR (2021-01-13). Керсти Кальюлайд предложит сформировать новое правительство Кае Каллас. 2021-01-13 тикшерелгән.
  10. Блог ⟩ Президент поручила Кае Каллас сформировать правительство (2021-01-13). 2021-01-14 тикшерелгән.
  11. Каллас: цель нового правительства – по возможности сохранить Эстонию открытой, чтобы взрослые могли работать, а дети – учиться (2021-01-25). 2021-01-25 тикшерелгән.
  12. ERR (2021-01-26). Новое правительство Эстонии вступило в должность. 2021-01-26 тикшерелгән.
  13. Галерея ⟩ Правительство Каи Каллас принесло присягу (2021-01-26). 2021-01-26 тикшерелгән.
  14. Эстония стала единственной страной в мире, которой управляют женщины (1611656835). 2021-01-26 тикшерелгән.

Сылтамалар үзгәртү