Кристен Михал
Кри́стен Ми́хал (эст. Kristen Michal; 1975 елның 12 июле, СССР, Эстония ССР, Таллин) ― эстонияле сәясәт һәм дәүләт эшлеклесе. 1996 елдан Реформалар партиясе[d] әгъзасы[1]. 2024 елның 23 июленнән Эстония Премьер-министры[2].
Кристен Михал | |
---|---|
Эстония премьер-министры | |
Вазыйфага керешкән 2024 елның 5 июле | |
Аңа кадәр | Кая Каллас |
Эстониянең әйләнә-тирә мохит министры | |
Вазыйфада 2023–2024 | |
Дәвамчысы | Йоко Алендер |
Шәхси мәгълүмат | |
Туган | 12 июль 1975 (49 яшь) СССР, Эстония ССР, Таллинн |
Сәяси фирка | Реформалар партиясе[d] |
Белем | Таллинн университеты[d] |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1975 елның 12 июлендә Таллиннда туган. Таллинның 17нче урта мәктәбендә укыган, аны 1993 елда тәмамлаган. 1994―1998 елларда «дәүләт идарәсе» белгечлеге буенча Таллиннда, педагогика университетының[d] социаль фәннәр факультетында укыган. 2009 елда Норд академиясенең юридик факультетын тәмамлаган. Таллинн университетының[d] Юридик академиясе магистратурасында хокук өйрәнгән[1].
Сәяси карьерасы
үзгәртү1996 елдан 2002 елга кадәр Реформалар фиркасендә төрле дәрәҗәдәге киңәшче булып эшләгән. 2002 елда премьер-министр Сийм Каллас[d] киңәшчесе булган. Бер ел Таллин шәһәр үзәге өяз башлыгы (эст. maavanem, рус. старейшина, 2002―2003) вазыйфасын башкарган. 2003 елда Реформалар партиясенең Генераль сәркатибе итеп билгеләнгән һәм бу вазыйфаны 2011 елга кадәр биләгән. 2005 елдан 2011 елга кадәр һәм 2012 елдан 2015 елга кадәр Рийгикогу депутаты булган.
2011 елның 6 апрелендә, Реформалар партиясе вәкиле Рейн Лангны алыштырып, юстиция министры итеп билгеләнгән. 2012 елның 10 декабрендә отставкага киткән. Аны юстиция министры вазыйфасында Ханно Певкур алмаштырган.
2015 елның 9 апреленнән 2016 елның 23 ноябренә кадәр Икътисад һәм инфраструктура министры булып торган[3].
2023 елның 17 апрелендә Кая Калласның өченче хөкүмәтендә әйләнә-тирә мохит министры вазыйфасын алган[4].
Кая Калласның өченче хөкүмәте 2024 елның 15 июлендә отставкага киткәннән соң[5], 22 июльдә Эстония Президенты (2021 елдан) Алар Карис һәм Рийгикогу тарафыннан премьер-министр вазыйфасында расланган[6]. Хөкүмәт 23 июльдә ант биргән[2].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртүШәхси тормышы
үзгәртүКристен Михал гражданлык никахы белән яши. Аның өч улы бар[8].
Туган теле: эстон теле. Шулай ук инглиз, фин, немец һәм рус телләрендә сөйләшә[8].
Эстония Саклану Көчләренең запастагы офицеры. Яраткан шөгыле: әдәбият, спорт һәм балык тоту[8].
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 Резюме Кристен Михала в министерстве юстиции. әлеге чыганактан 2012-02-08 архивланды. 2024-11-28 тикшерелгән.
- ↑ 2,0 2,1 Valitsus andis Riigikogu ees ametivande. Riigikogu (2024-07-23).
- ↑ 101 biographies. The ... Riigikogu, nr. 2, juuni 2019.
- ↑ В Эстонии в должность вступило новое правительство (2023-04-17).
- ↑ Михал: я буду баллотироваться на пост премьер-министра (2024-06-28).
- ↑ ФОТО: президент утвердил правительство Кристена Михала (2024-07-22). 2024-07-22 тикшерелгән.
- ↑ Par apbalvošanu ar Triju Zvaigžņu ordeni
- ↑ 8,0 8,1 8,2 Премьер-министр Кристен Михал. Eesti Vabariigi Valitsus(рус.)