Дворяннар

Дворяннар, шулай ук Асыл затлар[1]XVIII йөз башына кадәр дөньяви феодаллар катлавы төркемнәре, соңрак дөньяви җирбиләүчеләрнең, югары һәм урта дәрәҗәле дәүләт хезмәткәрләренең өстенлекле катлавы.

Дворяннар төшенчәсе берничә мәгънәдә кулланыла:

  1. мирас өстенлекләренә ия булган дөньяви җирбиләүчеләр. Бу мәгънәдә термин Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә кулланылган;
  2. XVXVII йөзләрдә Рус дәүләтендә — утарлары һәм биләмәләре булган, социаль һәм вазифаи статуслары б-н аерылып торган һәм документларда «ватан йомышлылары» дип йөртелгән йомышлы кешеләр. Совет әдәбиятында дворяннар еш кына хаксыз рәвештә феодаллар сыйныфының югары катлавы булган боярларга каршы куелды. Дворяннар, йомышлы катлау буларак, Россиядә Новгород феодаль республикасын Рус дәүләтенә кушканнан соң (1478) һәм Мәскәү кешеләренә Новгород җирләреннән күпләп биләмәләр бирә башлагач оеша башлый. Дворяннар ополчениесе Россия дәүләтенең һәм дәүләт аппаратының төп кораллы көчләрен (воеводалар, судьялар, салым җыючылар һәм башкалар) тәшкил итә. XVI йөзнең 2 нче яртысында дворяннар ополчениесе акрынлап «яңа строй полклары» б-н алыштырыла, аларда дворяннарның стандарт буенча кораллануы һәм Европача өйрәтелүе зарур була. Элеккеге Казан ханлыгы территориясендә XVI йөзнең 2 нче яртысында биләмәләр һәм утарлар күпләп бирелә, рус дворяннарының күпсанлы җирле корпорацияләре (чыганакларда — Казан һәм Зөя «йомышлы шәһәрләре») барлыкка килә. Казан төбәгендәге рус дворяннарының күпчелек өлеше Түбән Новгород якларыннан һәм Россиянең үзәк районнарыннан чыккан кешеләрдән тора. Рус дворяннары арасында XIV йөздә бөек рус кенәзләренә хезмәт иткән һәм чукынган татар аксөякләре дә була. Аларның кайберләре (кенәз Мещерскийлар, Урусовлар, Юсуповлар һәм башкалар) Россиянең иң югары аристократиясе составына керә. Йомышлы татарлар (ш. и. руслашмаган яңа чукынганнары да) XVI—XVII йөзләрдә дворяннар б-н кушылмаган өстенлекле аерым төркем тәшкил итәләр;
  3. Россия империясендә XVIII—XX йөз башында юридик яктан рәсмиләштерелгән хакимлек итүче катлау. XVIII йөзнең 1 нче яртысында аларны күбрәк «шляхталар» дип атыйлар. XVIII йөздә дворяннарның өстенлекләре (аеруча крепостной крестьяннар өстеннән хакимлек итү хокуклары) арттырыла, әмма алар гомер буе хәрби хезмәт итәргә тиеш була. Дворяннарның XVI—XVII йөзләрдә урнашкан территориаль корпорацияләре — «йомышлы шәһәрләр» — җимерелә. «Дворяннарның иреклелеге турында» Манифесты нигезендә (1762) дворяннарның дәүләт алдында нинди дә булса бурычы калмый. Шуның нәтиҗәсендә, бер яктан, дворяннарның крепостнойларга карата башбаштаклыгы көчәя, икенче яктан, дворяннар арасында ирекле фикер йөртү башлана, Мәгариф идеяләре тарала (А. Н. Радищев, Н. И. Новиков, декабристлар). Дворяннарны башка катлаулардан чыккан кешеләр хисабына тулыландыруның төп механизмы — XVIII йөздән — түрәләрнең «Ранглар турында табель» (1722) буенча үсүе, XIX йөздән югары уку йортларында хезмәт итүеннән гыйбарәт. Дворяннар катлавының үзидарә органнары Дворяннар җыеннары була. Дворяннар үз өстенлекләренең шактый өлешен (судтагы, хәрби хезмәттәге, җир биләүдәге) 1860 еллардагы реформалар вакытында югалта, әмма аларның дәүләттәге рәсми төп роле 1917 елгы Февраль революциясенә кадәр саклана.

XVIII йөздә дворяннар составына элеккеге йомышлы татарларның зур булмаган, нигездә, чукынган, акрынлап руслашкан өлеше генә керә; XVIII йөзнең 2 нче яртысында башкорт аксөякләренең шактые дворяннар хокукы алуга ирешә. XVIII йөз ахыры — XIX йөз башында күп кенә татарлар, Алтын Урданың һәм Казан ханлыгының затлы ыруг нәселләре варислары дворяннар хокукын суд аша раслатырга тырышалар, әмма моңа кайберәүләр генә ирешә (кенәзләр: Вятка губернасындаЯушевлар, Бөгелмә өязендәНадыйровлар һәм башкалар). Танылган мөселман ыругы нәселеннән булган кешеләргә дворяннар исемен Уфа губернасында күпләп бирәләр (Еникиевлар, Енгалычевлар, Терегуловлар һәм башкалар). Татар дворяннарының төп өлеше крәстиян тормышы алып баруын һәм дәүләт җирләреннән файдалануын дәвам иттерә, җан башына төшкән салымнардан тыш, крәстияннәргә тиешле барлык йөкләмәләрне башкара. XIX йөз — XX йөз башында мөселман татарларның бик азы гына хезмәт һәм белем цензы буенча дворяннар составында була. Польша-Литва җирләрен Россиягә кушкач, Россия дворяннар составына Польша-Литва татарларыннан кенәзләр Тупальскийлар, Крычыньскийлар, Туган-Барановскийлар һәм башкаларның гаиләләре кертелә. XIX йөз ахырында төрле губерналарның шәҗәрә китапларында 400 дән артык мөселман дворян ыругы теркәлгән була.

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. Татарско-русский словарь. М.: «Советская энциклопедия», 1966, стр.42

ӘдәбиятҮзгәртү