Дәүләт түнтәрелеше

Дәүләт түнтәрелешедәүләттә гамәлдәге эш иткән конституцион һәм хокукый кануннарны бозу белән, гадәттә дәүләт үзәкләрен алганда көч куллану белән хакимият алыштыру. Еш дәүләт түнтәрелеше нәтиҗәсендә эш итүче дәүләт башлыклары изоляцияләнәләр — кулга алыналар яки үтереләләр.

Дәүләт түнтәрелеше
Сурәт
 Дәүләт түнтәрелеше Викиҗыентыкта
Сарай түнтәрелеше нәтиҗәсендә Павел Iне үтерү
Француз инкыйлабын туктаткан Термидориан түнтәрелешнең җитәкчеләре, В. И. Якоби «9-нче Термидор», (1861)

Инкыйлабтан аермалы буларак дәүләт түнтәрелеше чорында хакимият алыштыру тирән, сыйфат үзгәрешләренә китерми, нәтиҗәләре әһәмият буенча инкыйлаби булмыйлар.

Шулай ук "Сәнәгый борылыш" һәм "Сәнәгый инкыйлаб" аерылып торалар.

Сарай түнтәрелешләре

үзгәртү

Татар дәүләтләре

үзгәртү
  • Татар дәүләтләрендә аеруча Алтын Урдада чуалыш чорында сарай түнтәрешләре гаскәрләр куллану белән баралар. Бәрдибәк хан үлгәннән соң башлана, канунлы хан Туктамыш хакимияткә килүе белән тәмамлана.
  • Казан ханлыгында сарай түнтәрелешләре чит ил көчләре тыгылуы катнашында (Мәскәү кысылуы) узалар: мәсәлән Сафа Гәрәй бәреп төшерүне Мәскәү яклы фетнәчеләр берничә тапкыр оештыра, ләкин Мөхәммәд Әмин хакимияткә икенче килүе — Мәскәү бәйлелегеннән азат итү, Милли Азатлык өчен көрәш нәтиҗәсендә сарай түнтәрелеше булган.

Россия

үзгәртү

Күп кенә сарай түнтәрешләре Россиядә XVIII гасырда уза (Анна Иоан кызы, Елизавета II, Екатерина II, Александр I хакимияткә килү нәтиҗәсендә Петр III, Павел I үтерелә).

Инкыйлаби борылышлар

үзгәртү

Зур, тирән, сыйфат үзгәрешләренә китергән дәүләт түнтәрелешләре инкыйлаби борылышлар дип йөртелә. Масштаб, социаль нәтиҗәләр, кешеләр катнашу буенча иң зур инкыйлаби борылышлар:

Термидориан түнтәрелеш 1794 елда француз инкыйлабын туктата.

Хәрби түнтәрелешләр

үзгәртү

Гаскәрләр алга китерүче үзгәрешләр көче очракта хәрби түнтәрелеш бара. Мәсәлән Борынгы Римда "хәрби императорлар" 235-285 елларда.

Гаскәр кечкенә бер өлеше түнтәрелештә катнашу очракта дәүләт түнтәрелеше путч дип йөртелә, хакимиятне басып алучылар — хунта, тәртип — хәрби диктатура дип атала. Мәсәлән Чилидә хәрби түнтәрелеш нәтиҗәсендә Пиночет хакимияткә килә.

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү

Шулай ук карагыз

үзгәртү