Дамир Бикбов
Дамир Бикбов (Дамир Мансур улы Бикбов, 9 сентябрь 1945, Казан (мәгънәләр) — 3 июль 2012 (66 яшь), Казан, Россия) — дәүләт эшлеклесе, футболчы, ТРның атказанган икътисадчысы (1995).
Дамир Бикбов | |
---|---|
Туган | 9 сентябрь 1945 Казан (мәгънәләр) |
Үлгән | 3 июль 2012 (66 яшь) Казан, Россия |
Күмү урыны | Юдино зираты[d][1] |
Әлма-матер | Казан дәүләт финанс һәм икътисад институты |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү- 1964-1966 – Куйбышев синтетик каучык заводында (Тольятти) аппаратчы.
- 1968-1970 – Горбунов ис. Казан авиация заводында һөнәри берлек рәисе.
- 1969-1970 – Казан «Рубины» футболчысы.[2]
- 1970-1976 – Казан химия комбинатының баш хисапчысы урынбасары.
- 1976-1984 – Казанның Ленин ис. фәнни-җитештерү берләшмәсендә шул ук вазыйфада.
- 1985-1987 – Казан төгәл машиналар төзү заводының баш хисапчысы.
- 1987-1989 – ТАССР МШның комплекслы социаль-икътисади үсеш бүлеге башлыгы урынбасары.
- 1989-1991 – Казанның исәпләү техникасы җитештерү берләшмәсе директоры урынбасары.
- 1991-1995 – ТР дәүләт милке белән идарә итү дәүләт комитеты рәисе урынбасары (1992 елдан 1 нче урынбасар).
- 1995-1996 – ТР дәүләт милкен хосусыйлаштыру дәүләт комитеты рәисе
- 1996-1998 – ТР икътисад министры.
- 1999-2012 – «Татфондбанк»та җитәкче вазыйфаларда.