Алексей Толстой (1883)

Алексей Константин улы Толстой белән бутамагыз

Алексей Толстой

Тугач бирелгән исеме: Алексей Николай улы Толстой
Псевдонимнар: Красный граф, Граф Алешка
Туу датасы: 10 гыйнвар 1883(1883-01-10)
Туу урыны: Самар губернасы Николаевск
Үлем датасы: 23 февраль 1945(1945-02-23) (62 яшь)
Үлем урыны: Мәскәү
Милләт: рус
Ватандашлык: Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Эшчәнлек төре: язучы
Иҗат итү еллары: 1907-1945
Юнәлеш: проза, драматургия, публицистика
Жанр: повесть, роман
Иҗат итү теле: рус теле
Дебют: «Лирика» (1907)
Премияләр: Сталин премиясе Сталин премиясеСталин премиясе
Бүләкләр: Ленин ордены «Хөрмәт Билгесе» ордены Хезмәт Кызыл Байрагы ордены
Имза:

Алексей Толстой, Алексей Николай улы Толстой (рус. Алексей Николаевич Толстой, 1882 елның 29 декабре (1883 елның 10 гыйнвары), Самар губернасы, Николаевск1945 елның 23 феврале, Мәскәү) — рус совет әдәбияты классигы, прозаик, драматург, публицист, җәмәгать эшлеклесе, ССРБ ФА академигы (1939). 1936-1938 елларда СССР язучылар берлеген җитәкли. Рус язучылары Л. Н. Толстой (1828-1910) һәм А. К. Толстой (1817-1875) белән борынгы бабалары (Петр I нең иярчене булган граф П. А. Толстой) уртак. Өч мәртәбә беренче дәрәҗә Сталин премиясе (1941, 1943, 1946 — вафатыннан соң) лауреаты. 1нче чакырылыш ССРБ Югары Шурасы депутаты.

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

  Тышкы рәсемнәр
  Китаплары.

1882 елның 29 декабрендә (1883 елның 10 гыйнварында) Самар губернасы Николаевск (хәзерге Сарытау өлкәсе Пугачев) шәһәрендә туган. Самар асылзатларының әйдәүчесе булган әтисе граф Николай Александр улы Толстой (1849-1900) баласын үстерү-тәрбияләүдә катнашмый, чөнки декабрист Н. И. Тургеневның туганнан туган оныгы, язучы һәм гыйлемле хатын-кыз булган әнисе Александра Леонтий кызы Толстая (кыз фамилиясе Тургенева, 1854-1906), иренең кырыс-авыр холкына түзә алмыйча, өч өлкән баласын иренә калдырып, биш айлык көмәне белән иреннән аерылып китә һәм ярлы алпавыт, губерна чиновнигы булып хезмәт итүче Алексей Аполлон улы Бостром (1852-1921) белән язмышын бәйли[1]. Булачак язучының балачагы үги әтисенең Сосновка хуторындагы (хәзерге Самар өлкәсе Красноармейски районы Павловка бистәсе) утарында уза. Үзара яхшы мөнәсәбәтләр хөкем сөргән, әдәбият белән кызыксыну көчле булган гаиләдә Алексей өй шартларында үз заманына күрә яхшы белем-тәрбия ала. Үги әтисе йогынтысында 10 яшеннән Н. А. Некрасов, Л. Н. Толстой, И. С. Тургенев иҗаты белән таныша. Балачагы узган Сосновка хуторындагы тормышы турында соңрак «Никитаның балачагы» (рус. Детство Никиты, 1922) повестен яза. 1897-1898 елларда әнисе белән Сызран шәһәрендә яши, реальный укуханәдә укый. 1898 елдан Самарда яши.

Беренче рус инкыйлабын (1905) Алексей Толстой Петербург технология институты (ru) студенты буларак каршылый. Укучы яшьләрнең инкыйлаби хәрәкәтендә катнаша, шул ук вакытта иҗат кешеләре белән якыннан таныша, театрга мәхәббәте уяна. Символизм белән мавыга. Аурупага (Алмания, Италия) барып кайту һуманитар фәннәрне яратуын арттыра. Институтны тәмамлаганда, ул үзенең алга таба инженер түгел, ә язучы булачагын аңлый.

Иҗаты үзгәртү

А. Н. Толстой әдәбиятка шагыйрь буларак аяк баса. 1907 елда «Лирика» исемендә өйрәнчек, ияреп язылган беренче шигырьләре тупланган китабы басылып чыга. 1911 елда басылып чыккан «Зәңгәр елгалар артында» (рус. За синими реками) китабында рус халык авыз иҗаты сюжетларын һәм каһарманнарын кулланып язылган шигырьләре урын ала. Башлап язучы яшь шагыйрьне рус символистлары (бигрәк тә Валерий Брюсов) матбугатта хуплап каршы алалар. Ләкин А. Н. Толстой шигърияттән читләшә, прозага тартыла. Прозадагы беренче тәҗрибәсе дип, язучы кырыклап рус халык әкиятен эшкәртеп язылган «Саескан әкиятләре» (рус. Сорочьи сказки) җыентыгын (1910) атый.

1910 елда Идел арты (Самар һәм Сембер губерналары) алпавытлары тормышына багышланган «Повестьлар һәм хикәяләр» җыентыгы басылып чыга (соңрак чыккан басмаларда китапның исеме «Идел аръягы» (рус. Заволжье), совет чорында «Карт юкәләр астында» (рус. Под старыми липами) дип үзгәртелә). Әлеге китапка беренче булып Максим Горький уңай бәя бирә.

1911 елда «Чудаки» (баштагы исемнәре — «Ике тормыш» (рус. Две жизни), «Җир хәзинәләре» (рус. Земные сокровища)) романы басылып чыга. 1912 елда «Аксак алпавыт» (рус. Хромой барин) романы чыга (баш каһарманның прототибы итеп үги әтисе А. А. Бодромны алган). Әлеге романнарында автор мәхәбәтне «кешене яхшы якка үзгәртергә сәләтле рухи кыйммәт» итеп күрсәтә. Инкыйлабка кадәр Мәскәү театрларында А. Н. Толстойның элек үзе язган повесть һәм хикәяләре сюжетларына нигезләнгән җиде пьесасы уйналып килә: «Көчләүчеләр» (рус. Насильники, Мәскәүнең Кече театры, 1913), «Касатка» (1915, «Грибоедов премиясе» ала) һ.б.

Беренче бөтендөнья сугышы башлану язучыны публицистика жанрына мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр итә. «Русские ведомости» газетасының хәрби хәбәрчесе буларак, хәрәкәттәге армиядә булып, 1914-1915 елларда «Волынь буйлап» (рус. По Волыни), «Галиция буйлап» (рус. По Галиции), «Кавказда» (рус. На Кавказе) кебек очерклар циклын һәм «Гади кеше» (рус. Обыкновенный человек), «Тауда» (рус. На горе), «Су астында» (рус. Под водой) хикәяләрен яза. Әлеге әсәрләрендә язучы сугышны халык өчен фаҗига итеп күрсәтә, хәрбиләр арасындагы иҗтимагый каршылыкларны күреп, язучының тормышка карашы да үзгәрә. 1915 елда декадентлыкка, ясалма сәнгатькә каршы юнәлтелгән «Гаваньдә» (рус. В гавани), «Төнге күренешләр» (рус. Ночные видения), «Вернисажда» (рус. На вернисаже), «Егор Абозов» (соңыннар автор роман итеп үстерә) хикәяләрен бастыра. 1914 елда «Правда» газетасы аның исемен М. Горький, Иван Бунин исемнәре белән янәшә куеп, «әсәрләрендә чын тормышны күрсәтә», дип язып чыга.

Февраль һәм Октябрь инкыйлаблары тәэсирендә «Үтеп баручы кеше хикәясе» (рус. Рассказ проезжего человека, 1917), «Беренче террорчылар» (рус. Первые террористы) очеркы, «Күз алды томалану» (рус. Наваждение, 1918), «Петрның көне» (рус. День Петра, 1918) кебек хикәяләре языла.

Мөһаҗирлектә үзгәртү

1918-1923 елларда мөһаҗирлеккә китә, Истанбулда, Берлинда, Парижда яши, иҗат белән шөгыльләнә. Советлар Союзына кире кайту үтенечен большевиклар хуплап каршы ала, илдә аңа яшәү һәм иҗат итү өчен зур мөмкинлекләр тудырыла.

1922-1941 елларда «Михнәтле заман» (рус. Хождение по мукам) трилогиясен яза.

1929-1945 елларда «Петр патша» (рус. Петр I) тарихи романын яза.

1922-1923 елларда «Аэлита» һәм 1925-1927 елларда «инженер Гаринның гиперболоиды» (рус. Гиперболоид инженера Гарина) фәнни фантастика классикасына әверелгән әсәрләрен яза.

Бөек Ватан сугышы елларында 60 тан артык публицистик әсәр яза.

1935 елда балалар өчен «Алтын ачкыч, яки Буратино маҗаралары» әкиятен (Карло Коллоди (it) әсәре буенча) яза.

1945 елның февралендә Мәскәүдә үпкә рагыннан вафат була. Новодевичье зиратында җирләнгән.

Гаилә хәле үзгәртү

  • 18 яшьтә өйләнгән беренче хатыны (1901-1907 елларда) Юлия Рожанская, уллары Юрий (биш яшендә вафат).
  • Икенче хатыны яһүдә (соңрак православие диненә күчә) рәссам Софья Дымшиц, кызлары Марианна.
  • Өченче хатыны (1914-1935 елларда) Наталья Крандиевская, уллары Никита, Дмитрий.
  • Дүртенче хатыны (1935-1945 елларда) Людмила Крестинская-Баршева.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Хәтер үзгәртү

РФ язучылар берлеге тарафыннан А. Н. Толстой исемендәге әдәби премия булдырылган[2].

Чыганаклар үзгәртү

  1. Большая российская энциклопедия. В 32 томах. Том 32 (Те-Ул). М.: НИ БРЭ, 2016.ISBN 978-5-85270-369-9
  2. Русские писатели. Библиографический справочник (под редакцией П. А. Николаева). В 2-х частях. Ч. 2 (М-Я). М: «Просвещение», 1990. ISBN 5-09-003934-8

Әдәбият үзгәртү

  1. Полное собрание сочинений. В 15 т. М., 1946-1953.
  2. Собрание сочинений. В 10 т. М., 1958-1961.
  3. Собрание сочинений. В 8 т. М., 1972.
  4. Собрание сочинений. В 10 т. М,. 1982-1987.

Китаплар үзгәртү

Татар теленә тәрҗемәләр үзгәртү

Толстой, Алексей. [1] / Г.Гобәй тәрҗ.;Худож.Д.Шмаринов. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1966. — 343 б.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Алексей Варламов. Граф Алексей Толстой: свидетельство о происхождении. «Топос» (литературно-философский журнал), 18.03.2006
  2. сайт Российской государственной библиотеки