Данияр Мөштәри
Данияр Мөштәри (Данияр Хәмит улы Мөштәри, 10 апрель 1945, Казан, РСФСР, СССР — 15 октябрь 2013 (68 яшь), Казан, Россия) — математик, физика-математика фәннәре докторы (1984), профессор (2003), ТР ФАнең мөхбир әгъзасы (1992), ТР атказанган фән эшлеклесе (2000).
Данияр Мөштәри | |
---|---|
Туган | 10 апрель 1945 Казан, РСФСР, СССР |
Үлгән | 15 октябрь 2013 (68 яшь) Казан, Россия |
Күмү урыны | Яңа бистә зираты |
Яшәгән урын | Мөштәри урамы, Казан[1] |
Ватандашлыгы | СССР Россия |
Әлма-матер | Казан (Идел буе) федераль университеты |
Һөнәре | галим |
Эш бирүче | Казан (Идел буе) федераль университеты |
Ата-ана |
|
Биографиясе
үзгәртүКазан дәүләт университетын (1966) тәмамлый, 1970 елда кандидатлык диссертациясен, 1983 елда докторлык диссертациясен яклый. 1945 елда туган. Физика-математика фәннәре докторы (1983), ТР ФА әгъза-корреспонденты (1992). Казан дәүләт университетының математик анализ кафедрасы профессоры, КДУ каршындагы математика һәм механика фәнни-тикшеренү институтының ихтималы теориясе һәм математик статистика бүлеге мөдире. Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе.
Дәрәҗәләре
үзгәртүФизика-математика фәннәре кандидаты — 1970.
Физика-математика фәннәре докторы — 1983.
Мактаулы исемнәре
үзгәртүТатарстан Республикасы Фәннәр Академиясе әгъза-корреспонденты;
Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе.
Вазифалары
үзгәртүКазан дәүләт университетының математика анализы кафедрасы профессоры;
КДУ каршындагы математика һәм механика фәнни-тикшеренү институтының ихтималы теориясе һәм математик статистикасы бүлеге мөдире;
"Известия вузов. Математика" журналының редколлегия әгъзасы;
"Lobachevskii Journal of Mathematics" журналының редколлегия әгъзасы.
Фәнни тикшеренү юнәлешләре
үзгәртүБанах киңлекләрендә һәм линия топология киңлекләрдә ихтималлык теориясе чаралары;
коммутатив булмаган чаралар теориясе;
метрик һәм нормалләтерелгән киңлекләрдә ихтималлык теориясе.
Хәтер
үзгәртүКазанның Татар зиратында җирләнгән.
Искәрмәләр
үзгәртүЧыганаклар
үзгәртү- Казанский Государственный Университет 2010 елның 26 ноябрь көнендә архивланган.
- Академия наук Республики Татарстан(үле сылтама)Калып:Недоступная ссылка
- Общероссийский математический портал
- Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе(үле сылтама)