Хәмид Мөштәри

татар галиме, физик
(Мөштәри битеннән юнәлтелде)

Хәмид Мозаффар улы Мөштәри (1900 елның 22 июле1981 елның 23 гыйнвары) — күренекле татар галиме. Физика өлкәсендә зур уңышка ия булган. Татарлар арасында беренче физика-математика докторы, профессор.

Хәмид Мөштәри
Туган телдә исем Хәмид Мозаффар улы Мөштәри
Туган 22 июль 1900(1900-07-22)
Ырынбур
Үлгән 23 гыйнвар 1981(1981-01-23) (80 яшь)
Казан, РСФСР, СССР
Күмү урыны Яңа бистә зираты
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия
Әлма-матер А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты
Һөнәре физика галиме
Балалар Данияр Мөштәри
Ата-ана
Бүләк һәм премияләре Ленин ордены Хезмәт кызыл байрагы ордены
Гыйльми дәрәҗә: физика-математика фәннәре докторы[d]

 Хәмид Мөштәри Викиҗыентыкта

Биографиясе

үзгәртү

Хәмид Мөштәри 1900 елның 22 июлендә Ырынбурда укытучы гаиләсендә туа. Ул башта приют каршындагы мәктәптә, соңрак Казанның 2нче ир-балалар гимназиясендә укый. 1918 елда гимназияне алтын медальгә тәмамлый. Мөштәри 1918 елда Казан университетының физика-математика факультетына укырга керә. Әмма, сәламәтлеге какшау сәбәпле, 1920 елда Ташкәнт шәһәрендәге Урта Азия университетына күчә. Университетны 1923 елда тәмамлаганнан соң, ул яңадан Казанга кайта. 1925 елда Мөштәри Мәскәү университетының аспирантурасына укырга керә. Дөньякүләм танылган академик С.А.Чаплыгин, фәнни җитәкчесе буларак, аның алдына математика, физика, механика фәннәрен тирәтен өйрәнү бурычын куя. 1929 елда ул кандидатлык диссертациясен яклый һәм, шушы елдан башлап, Мөштәринең фәнни һәм педагогик эшчәнлеге тулысынча Казан белән бәйләнгән. Ул Казан коммуналь төзелеш институтының теоретик механика һәм эластиклык теориясе кафедрасын, соңрак Казан химия-технология институтының теоретик механика кафедрасын җитәкли.

1934-1938 елларда ул юка кабырчыкның нәсызыкча теориясенә нигез сала, ә 1938 елда Мәскәү университетында шушы теориягә багышланган гыйльми эшләре буенча докторлык диссертациясен яклый.

1946-1972 елларда Х.Мөштәри СССР ФА Казан филиалының физика-техника институты директоры була, шуның белән бергә, 1976 елга кадәр институтның кабырчык теориясе бүлеген һәм Казан химия-технология институтның теоретик механика кафедрасын җитәкли.

Х.Мөштәри бик күп шәкертләр тәрбияли, алар арасында 8 фән докторы, 30дан артык фән кандидаты бар. Х.Мөштәри 100дән артык гыйльми хезмәт яза, аның хезмәтләре югары бәяләнә. Ул Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы, Мактау Билгесе орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә, Русиянең һәм Татарстанның атказанган фән һәм техника эшлеклесе дигән мактаулы исемнәргә лаек була.

Х.Мөштәринең нәсызыкча механикасы буенча язган хезмәтләре безнең илдә генә түгел, чит илләрдә дә яхшы мәгълүм. Аларда булган идеяләр бүген дә әһәмиятен югалтмыйлар, фәннең бу өлкәсен үстерүгә һаман да зур өлеш кертә бирәләр.

Х.Мөштәри 1981 елның 23 гыйнварында вафат була.

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү

Шулай ук карагыз

үзгәртү