Мунчәли вулысы (тат. مونچەلى ۋولىٰسىٰ, рус. Мочалеевская волость) — Сембер губернасына һәм Татарстан АССРга кергән административ-территориаль берәмлек.

Мунчәли вулысы
Үзәк Мунчәли
Халык саны 9906 кеше  (1913)

Шамкай, Тархан, Шомырша, Яңа Кәкерле, Чүпрәле һәм Гарадишчы вулыслары белән чиктәш булган (1890). 16[1] торак пунктта 9906 кеше яшәгән.[2] 1920-елларның уртасында бетерелә.

Искәрмәләр үзгәртү