Лариса ГлуховаТатарстан Республикасы Президентының Дәүләт-хокук идарәсе башлыгы

Лариса Глухова
Туган телдә исем Глухова Лариса Юрьевна
Туган 30 август 1976(1976-08-30) (47 яшь)
ТАССР, Кукмара районы, Кукмара
Ватандашлыгы  Россия
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре юрист
Бүләк һәм премияләре Татарстан Республикасының атказанган юристы”, Татарстан Республикасы Президенты рәхмәте

 Лариса Глухова Викиҗыентыкта

Биография үзгәртү

Лариса Глухова 1976 елның 30 августында ТАССРның Кукмара районы Кукмара авылында (хәзер Кукмара шәһәре) туа.

1998 елда Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлый. Университетны тәмамлаганнан соң, төрле вазыйфаларда эшли.

Хезмәт эшчәнлеге үзгәртү

1996-2001 елларда Казан шәһәре администрациясенең кулланучыларның хокукларын яклау буенча Казан шәһәр комитетының әйдәп баручы белгеч-юристы, баш белгеч – юристы.

2001-2005 елларда Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгының юридик бүлегенең әйдәп баручы белгече, бүлек башлыгы урынбасары булып эшли.

2005-2012 елларда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты хокук идарәсенең дәүләт хокукы һәм икътисадны норматив көйләү секторы мөдире вазыйфасын башкара.

2012 елдан 2013 елның ноябренә кадәр “Татавтодор” ААҖ юридик бүлеге башлыгы булып хезмәт куя.

2013 елның ноябреннән 2017 елның июненә кадәр Татарстан Республикасы юстиция министры була.

2017 елның 23 июнендә Татарстан Республикасы Президенты Дәүләт-хокук идарәсе башлыгы вазыйфасына билгеләнә.

Мактаулы исемнәре һәм  бүләкләре үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү