Тимур Саматов (1992)
Тимур Саматов, Тимур Илгиз улы Саматов (1992 елның 4 апреле, РФ, ТР, Казан) – дәүләт эшлеклесе, Луганск Халык Җөмһүрияте сәнәгать һәм сәүдә министры (2022 елдан), Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары (2016-2022 елларда), икътисад фәннәре кандидаты[1].
Тимур Саматов | |
---|---|
Луганск Халык Җөмһүрияте сәнәгать һәм сәүдә министры | |
Вазыйфага керешкән 2022 елның 20 августы | |
Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары | |
Вазыйфада 2016 ел – 2022 ел | |
Туган | 4 апрель 1992 (32 яшь) РФ, ТР, Казан |
Белем | Г. В. Плеханов исемендәге Россия икътисад университеты[d] |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1992 елның 4 апрелендә Казанда туган. Г. В. Плеханов исемендәге Россия икътисад университетын «сәүдә сәясәте һәм халыкара сәүдә» белгечлеге тәмамлаган (2015). Икътисад фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган.
Хезмәт юлы
үзгәртү2013-2016 елларда – Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы авиация сәнәгате департаментының хәрби-техник һәм халыкара хезмәттәшлек бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты.
2016 елда – Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының авиация сәнәгате департаментының хәрби-техник һәм халыкара хезмәттәшлек бүлеге баш белгеч-эксперты.
2016-2022 елларда – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары[2].
2022 елның августыннан – Луганск Халык Җөмһүрияте сәнәгать һәм сәүдә министры[3][4].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- 2019 – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Мактау грамотасы
- 2020 – Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Мактау грамотасы
- 2020 – Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте
- 2022 – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәте [2]
- 2022 – «Фидакарь хезмәт өчен» медале ― социаль-икътисади үсешкә һәм нәтиҗәле хезмәткә зур өлеш керткәне өчен[5]
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Луганск Халык Республикасы сәнәгать министры итеп Татарстаннан Тимур Саматов билгеләнде. Татар-информ, 20.08.2022
- ↑ 2,0 2,1 Саматов Тимур Ильгизович. 2021 елның 5 март көнендә архивланган. Министерство промышленности и торговли Республики Татарстан
- ↑ Тимур Саматов. Татцентр.ру
- ↑ Пасечник назначил замминистра из Татарстана главой минпромторга ЛНР. Бизнес-Онлайн, 20.08.2022
- ↑ Миңнеханов Луганскига эшкә күчкән Саматовны «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләде. Татар-информ, 29.08.2022
Сылтамалар
үзгәртү- Саматов Тимур Ильгизович. Официальный Татарстан