Эльвира Әхмәтова
Эльвира Әхмәтова, Эльвира Фәнис кызы Әхмәтова (Эльвира Фанисовна Ахметова, 1978 елның 9 мае, СССР, РСФСР, ТАССР, Әгерҗе районы, Кырынды) ― Татарстан Җөмһүрияте Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы (2024 елның 14 ноябреннән)[1], 2015 елның 1 декабреннән 2024 елның 14 ноябренә кадәр «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары[2]. Россия һәм Татарстан Журналистлар берлекләре әгъзасы. Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре (2014). 1нче класслы Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе.
Эльвира Әхмәтова | |
---|---|
ТР МК Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы | |
Вазыйфага керешкән 2024 елның 14 ноябре | |
Аңа кадәр | Гөлшат Нигъмәтуллина |
«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары | |
Вазыйфада 2015 елның 1 декабре – 2024 елның 14 ноябре | |
Шәхси мәгълүмат | |
Туган | 9 май 1978 (46 яшь) СССР, РСФСР, ТАССР, Әгерҗе районы, Кырынды |
Сәяси фирка | Бердәм Россия |
Белем | Алабуга дәүләт педагогика институты |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1978 елның 9 маенда Татарстан АССРның Әгерҗе районы Кырынды авылында туган[3]. Педагогик белеме бар: 2000 елда Алабуга дәүләт педагогика институтын «филология» белгечлеге буенча тәмамлаган[4]. Төрле югары уку йортларында, шул исәптән «Цифрлы трансформация» буенча яңадан һөнәри әзерлек узган.
Хезмәт юлы
үзгәртү2000―2004 елларда ― «Алабуга радиостудиясе» һәм «Ал-медиа» ААҖ корреспонденты, татар редакциясе җитәкчесе, мәгълүмат хезмәте җитәкчесе.
2002―2004 елларда ― «Татарстан» радиосының штаттан тыш корреспонденты.
2003―2004 елларда ― «БИТ–ТВ» телеканалының яңалыклар хезмәте җитәкчесе.
2004 елдан 2012 елга кадәр Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында әйдәп баручы белгеч, баш белгеч, массакүләм мәгълүмат чаралары бүлеге җитәкчесе булып эшләгән.
2012 елның февраленнән октябренә кадәр «Татарстан китап нәшрияты»нда баш мөхәррир урынбасары булган.
2013 елдан Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының эшләр белән идарә итүче вазыйфасын башкарган.
2024 елның 14 ноябреннән ― Татарстан Республикасы Рәисенең 2024 елның 14 ноябрендәге 866 номерлы Указы белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы (2024 елның 21 мартында вазыйфасыннан азат ителгән Гөлшат Нигъмәтуллина урынына)[5].
Татарстанның Хокук бозуларны профилактикалау буенча хөкүмәт комиссиясе, шулай ук республикада милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр мәсьәләләре буенча ведомствоара эш төркеме составы әгъзасы булып тора. Зур халыкара чараларның матбугат үзәкләрен, шулай ук төрле дәрәҗәдәге сайлау кампанияләрен җитәкләгән.
Шагыйрә, татар һәм башкорт эстрадасы җырларының сүзләре авторы буларак билгеле (халык арасында популяр булган 100 дән артык җыр авторы, җырларын Гүзәлия, Артур Минһаҗев, «Ямьле» төркеме һ.б. башкара). 2024 елда «Үзең булып кал!» дигән беренче шигырьләр җыентыгы чыккан. Аның җырлары берничә мәртәбә милли музыкаль премияләргә лаек булган[6].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- 2014 ― «Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре» ― массакүләм мәгълүмат чараларын үстерүдәге казанышлары өчен
- 2017 ― Россиядә FIFA 2018 футбол буенча Дөнья чемпионатын Оештыру комитетының Рәхмәт хаты
- 2018 ― Россия Президентының Рәхмәт хаты ― FIFA футбол буенча Дөнья чемпионатын әзерләүгә һәм уздыруга керткән зур өлеше өчен
- 2019 ― Россия Президентының Мактау грамотасы
- 2019 ― «Фидакарь хезмәт өчен» медале ― һөнәри эшчәнлектәге казанышлары һәм нәтиҗәле хезмәте өчен
- 2023 ― Россия Федерациясе Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгының Мактау грамотасы ― массакүләм коммуникацияләр һәм телерадиотапшырулар, нәшрият һәм полиграфия эшчәнлеген үстерүдәге казанышлары, күпьеллык намуслы хезмәте өчен
- 2024 ― «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале ― Татарстанның социаль-икътисади потенциалын ныгытуга зур өлеш керткәне өчен
- 2024 – Татарстан мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе
Шәхси тормышы
үзгәртүӘтисе Фәнис, әнисе Миңниса Мөхәммәтнур кызы (?―2024)[7].
Кияүдә, кызы һәм улы бар.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Елена Бритвина. Премьер-министр Татарстана Алексей Песошин представил нового руководителя Управления ЗАГС. Официальный Татарстан, 14.11.2024
- ↑ Главой ЗАГСа Татарстана назначена Эльвира Ахметова. РБК, 14.11.2024(рус.)
- ↑ Успехи земляков.(үле сылтама) Портал муниципальных образований РТ
- ↑ Ахметова Эльвира Фанисовна ― начальник Управления записи актов гражданского состояния кабмина РТ. Бизнес-Онлайн
- ↑ Регина Шафиева, Анастасия Гусева. Коррупционный скандал в загсе: Гульшат Нигматуллина уволена на фоне задержания подчиненных. Бизнес-Онлайн, 22.03.2024
- ↑ Анна Скрып, Ева Малиновская. «Умеет организовать и заставить»: нового главу загса РТ нашли в ведомстве Айдара Салимгараева. Бизнес-Онлайн, 2024(рус.)
- ↑ Кайгы уртаклашу. «Ватаным Татарстан», № 133, 19.11.2024, 3нче бит
Сылтамалар
үзгәртү- Эльвира Әхмәтова Татарстан Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе җитәкчесе итеп билгеләнде. Татар-информ, 14.11.2024
- Эльвира Фәнис кызы Әхмәтова. 2022 елның 12 май көнендә архивланган. zags.tatarstan.ru