Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсеТатарстан Республикасы хөкүмәте составындагы мөстәкыйль структур бүлекчә, гражданлык хәле актларын дәүләт теркәвенә алу эшчәнлеген җитәкләү функциясен башкаручы ТР башкарма хакимияте органы, ведомство[1]. 1999 елның 23 декабрендә ТР МК ЗАГС бүлеген идарә итеп үзгәртү юлы белән барлыкка илгән. Идарәнең төп бурычы — Татарстан җирлегендә гражданлык хәле актларын дәүләт теркәвенә алу (ГАТХ, рус. ЗАГС) эшчәнлеге белән идарә итү.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе
Мәгълүмат
Барлыкка килгән 1999, 23 декабрь
Буйсына Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты
Урнашу урыны 420021 Казан, Әхтәмов урамы, 14
Җаваплы зат
Сайт zags.tatarstan.ru

Идарә башлыгы үзгәртү

ГАТХ тарихы үзгәртү

Инкыйлабка кадәр РИ ватандашлары өчен бер булган никахлашу турында кануннар җыелмасы булдырылмаган. Никахлашу кануннары дини тәртипләр нигезендә төзелгән, төрле диндәге кешеләр үз дине кагыйдәләренә буйсынган.

1917 елда гаилә кануннары җыелмасына ике мөһим реформа үткәрелгән. РСФСР ХКШ гражданнарның никахы, балалар һәм гражданлык хәле китапларын булдыру турында декрет кабул итә. Әлеге декрет буенча ир белән хатын тигез хокуклы дип билгеләнә. «Чиркәүнең дәүләттән һәм мәктәпнең чиркәүдән аерылуы турында» декрет кабул ителгәннән соң, гражданлык хәле актларын теркәү (ГХАТ, рус. ЗАГС) бүлекләре барлыкка килә. Әлеге бүлекләрнең эшчәнлеген көйләүче норматив актлар РСФСР юстиция, эчке эшләр халык комиссариатлары, Баш архив тарафыннан кабул ителгән. ГХАТ органнары белән җитәкчелек итүне РСФСР ЭЭХК каршындагы ЗАГС үзәк бүлеге башкарган. 1918 елның 22 октябрендә гражданлык хәле актлары, никах, гаилә һәм опекунлык турында кануннар Кодексы кабул ителә. 1926 елда никах, гаилә һәм опекунлык турында яңа кануннар Кодексы кабул ителә.

1944 елның 8 июлендә 1926—1944 елларда никах укыткан кешеләргә никахларын дәүләт органнарында теркәргә, никахлашу көнен һәм уртак балаларны күрсәтергә боерган Указ кабул ителә. Әлеге Указ аерылышу тәртибен катлауландыра: ир белән хатынны суд кына аера башлый.

Бөек Ватан сугышыннан соң үзгәртү

1946 елда НКВД ЭЭМ итеп үзгәртелә. 1946 елның 8 гыйнварында РСФСР ХКШ «Гражданлык хәле актларын теркәүне тәртипкә салу турында» Карар чыгара. 1956 елның 25 октябреннән ЗАГС бүлекләре ЭЭМ на буйсынудан туктый, хезмәт ияләре депутатларының җирле шурасына тапшырыла. 19561971 елларда ЗАГС органнары белән җитәкчелекне РСФСР юстиция министрлыгы башкара. 1969 елның 30 июлендә РСФСРның никах һәм гаилә Кодексы кабул ителә. Әлеге кодекс буенча, ЗАГСта теркәлгән никах кына таныла.

Яңа тарих үзгәртү

1995 елның 8 декабрендә РФ Дәүләт Думасы Гаилә кодексын, 1997 елның 22 октябрендә гражданлык хәле актлары турында Федераль канун кабул итә.

Хәзерге көндә ЗАГС органнарына караган мәсьәләләрне РФ субъектлары мөстәкыйль хәл итә. Татарстанда ГХАТ вәкаләтләре авыллардан башлап җирле үзидарә органнарына тапшырылган. Татарстанда гражданлык хәле актларын дәүләт теркәвенә алу эшчәнлеген гомуми җитәкләүне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе тормышка ашыра.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. ТР МК Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе. 2019 елның 11 ноябрь көнендә архивланган. Татарстан Республикасы хөкүмәте порталы